Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы язучылары җыенында төрки дәүләтләргә мөрәҗәгать итү тәкъдиме яңгырады


Җыелышта катнашучылар
Җыелышта катнашучылар

27 сентябрь Чаллы язучылары җыелышы үтте. Утырышта тел, матбугат язмышы турында сөйләшү булды. Язучы Рафис Сәлимҗанов тел мәсьәләсендә ярдәм сорап төрки дәүләтләргә мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте.

Чаллы язучылары җыенының көн тәртибендә татар теле язмышы, матбугатка язылу һәм Татарстан язучылар берлегенә яңа әгъзалар тәкъдим итү торды.

Чаллы берлеге рәисе Факил Сафин күптән түгел Казанда булуын, татар телен укытуга каршы булган хат, татар телен яклап язылган җәмәгатьчелек хаты, Путинга булган язучылар мөрәҗәгатенә үзе һәм Чаллы язучыларының да имза куюларын әйтте.

Факил Сафин
Факил Сафин

"Татар һәм урыс телләрен укытуда тигезлек моңарчы да әллә ни булмады. Аны хәзер урыс теле ягына тагын да авыштыралар. Инде мәктәп програмнары кабат карала. Мәгарифтә милли кадрлар әзерләү күптән бетте. Шушы шартларда меңъеллык тарихлы телебезне үзебезнең куллар белән бүген бетерергә тиеш түгелбез”, дип белдерде ул.

Татар теленә куркыныч янаган шушы чорда язучы Рәфис Сәлимҗанов төрки дәүләтләргә мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте.

Рәфис Сәлимҗанов
Рәфис Сәлимҗанов

"Урыс телен милләтара аралашу теле диләр. Русиядә генә 20ләп милләт төрки телдә сөйләшә. Кырымда, Себердә, Алтай-Ногайда һәм бик күп төбәкләрдә, кая карама - кардәшләр. Тирә-ягыбызда биш төрки дәүләт. Татар теле дә урыс теле кебек үк милләтара аралашу теле саналырга тиеш. Төрки дәүләтләр бездәге вазгыятьне белеп торырга тиеш”, диде язучы.

Рәфис әфәнде фикеренчә, 1917 елгы түнтәрештән соң, зур кан коюлардан соң халыкларга ирек биреп яши алмагач, Русия кабат элекке империя юлына кереп китмәкче. “Элек тә бер халык, бер дин, бер патша” сәясәте булган. Ул хәзер кабат күтәрелә. Менә тагын Русияне шул үтелгән юлга сөйрәп кертмәкчеләр. Көлке дә, милләтләр өчен аяныч та бу” диде ул.

Җыенда татар теле язмышы мәсьәләсендә төрки дәүләтләргә мөрәҗәгать итү тәкъдиме яңгырады, бу тәкъдимне хуплаучылар булды, ләкин эш шуннан ары китмәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG