Кырымтатар яшьләре Ильми Умеровның мәхкәмәдә ясаган чыгышыннан өзекләр укыдылар, “Ильми Умеровка - азатлык!” дигән язуларны тотып шул сүзләрне кычкырып тордылар.
Чарада катнашучылар, безнең йортларыбызга Кырымда ФСБ көтелмәгәндә төнлә басып кереп кешеләребезне алып киткән кебек, без дә Русиянең илчелеге каршына шулай эшләп төнлә чыктык, диделәр.
Илчелек каршындагы мәйданчыкта каршылык акциясе катнашучылары кызыл буяу түгеп, Путин режимы Кырымга нәрсә китергәнен күрсәттеләр.
27 сентябрь Кырымның Акмәчәт район мәхкәмәсе Русиядә тыелган Мәҗлес рәисенең урынбасары Ильми Умеровны ике ел колониягә хөкем карарын чыгарганнан соң аны азат итүне таләп иткән акцияләр үткәрелә башлады.
Британиянең Украинадагы илчелеге Ильми Умеровның позициясе халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан якланганын белдереп, Русия Кырым аннексиясен танымаган кешеләрне эзәрлекләүне дәвам итүен белдерде. “Без Кырым аннексиясен танымадык һәм бервакытта да танымаячакбыз”, диелә Британиянең Украинадагы илчелеге белдерүендә.
Ильми Умеров Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруларда гаепләнә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.