Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ел ахырына кадәр беренче мөселман кабель телеканалы ачылачак


Мөфти Камил Сәмигуллин
Мөфти Камил Сәмигуллин

Русиянең "Хузур ТВ" дип аталган беренче ислам телеканалы Татарстанда кабель челтәрләрендә ел ахырына эшли башлаячак. Тапшырулар татар һәм урыс телләрендә барачак, диелә.

"Хузур ТВ" каналының ел ахырына кадәр эшли башлавы турында, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренә сылтанып, ТАСС яза. Әлеге вакытта контент эшләнә, тапшырулар татар һәм урыс телләрендә булачак, дигән мөфти.

"Хузур ТВ" каналы Татарстан мөслеманнарының диния нәзарәте һәм "Таттелеком" ширкәте белән берлектә оештырыла.

Июль аенда әлеге элемтә ширкәте мөселманнар өчен "Азан" дип аталган мобиль тариф планын да эшләтеп җибәргән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG