Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:48

Комиссия әгъзалары Мидхәт Шаһиәхмәтовны рәис вазифасына бертавыштан хуплады.

29 сентябрьдә Татарстанның яңа төзелгән Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе сайланды. Комиссия әгъзалары Татарстан Дәүләт банкының элекке рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовны бу вазифага бертавыштан хуплады. Бу турыда комиссия бинасыннан "Idel.Реалии" хәбәрчесе белдерде.

Комиссия рәисенең урынбасары итеп Татарстан президентының республика төбәкләре белән эшләү идарәсе рәис урынбасары Олег Скворяков сайланды. Моңарчы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре булган Надежда Борисова үз вазифасында калачак.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе әлекке рәис Әгъзам Гобәйдуллины Татарстанның яңа Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим итмәде. Аның урынына Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим ителде.

27 сентябрьдә Русия Үзәк сайлау комиссиясе Шаһиәхмәтовны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазифасына тәкъдим итте. Бу комиссия 21 сентябрьдә төзелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG