Accessibility links

"Әлиф" спектакле белән "Алтын битлек" бәйгесе кызыксынган


"Әлиф" спектакленнән бер күренеш
"Әлиф" спектакленнән бер күренеш

"Әлиф" спектакле "Алтын битлек" театраль бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Номинант буларак катнашу тәкъдиме белән спектальне куючыларга "Алтын битлек" комиссиясе үзе чыккан.

28 октябрьгә кадәр "Әлифне" сәхнәдән җанлы килеш карар өчен бәйгене оештыручылар килергә тиеш. Бу хакта Азатлыкка спектакльдә төп рольне башкаручы, биюче Нурбәк Батулла хәбәр итте. Гадәттә, "Алтын битлек" бүләгенә дәгъва кылыр өчен иң элек оештыручыларга видеоязма җибәрергә кирәк. Аннан соң гына экспертлар шурасы теге яки бу әсәрне сайлап алып, аны сәхнәдән карый. Ләкин бу юлы бәйге комиссиясе "Әлиф"нең бер өлешен генә күргән хәлдә дә, аны уникаль проектка тиңләп, "Алтын битлек" номинантлары исемлегенә кертергә мөмкин, диде Нурбәк Батулла.

20 сентябрь Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Әлиф" дип аталган хореографик спектакль премьерасы узды. "Калеб" проекты һәм "Иҗади мохит" ("Творческая среда") фондлары, Камал театры ярдәме белән оештырылган "Әлиф" спектакленең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкарды. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG