Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:38

1 октябрь бик зур каршылыклар белән Каталониядә бәйсезлек референдумы үтте, килгән халыкның 90 проценты азатлыкны яклап тавыш бирде. Ягъни, каталаннар Испаниядән аерылып чыгып, үз бәйсез дәүләтләрен төзергә тели, моның өчен иң демократик юлны – референдумны сайладылар.

Әлбәттә, Мадрид моңа теше-тырнагы белән каршы чыкты, хәтта тавыш бирергә килгән кешеләрне кыйнауларга хәтле барып җиттеләр. Испания хөкүмәте үзенең агрессив-ерткыч йөзен бар дөньяга күрсәтте. Кайда монда демократия дә, кайда монда кеше хокуклары? Барысын да җиргә салып таптадылар.

Ярый, хуш, шушыларны туры эфирда карап торган дөнья җәмәгатьчелеге, Европа берлеге, Берләшкән милләтләр оешмасы нигә дәшми? Ул гына да түгел, әле референдумга кадәр үк бу чараны гаепләп чыктылар, дәүләт бөтенлеге милләт хокукларыннан өстен булып чыкты.

БМО бер кулы белән дәүләтләрнең бөтенлеген якласа, икенче кулы белән милләтләрнең үзбилгеләнергә хаклары барлыгын раслый

Әйе, Берләшкән милләтләр оешмасының үз документлары да каршылыклы – бер кулы белән ул дәүләтләрнең бөтенлеген яклап карарлар язса, икенче кулы белән милләтләрнең үзбилгеләнергә, ягъни, үз дәүләтләрен төзергә хаклары барлыгын раслый. Югыйсә, "дәүләт бөтенлеге" дигән норма Совет берлеге һәм Югославия таркалганда чәлпәрәмә килде бит инде, бу очракта милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы өстенлек алды. Нигә алайса Европа берлеге һәм БМО соңгы вакытларда үткән референдумнарга бик сак карый башлады соң, киресенчә, аларны гаепләү юлына басты? Моның төп сәбәбе - Кырым, Украинадагы хәлләр белән бәйле булырга тиеш, алар референдум алымының башка бер илне басып алу өчен файдаланылуын күрделәр. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырым референдумын танымады, Донбасс турында инде әйткән дә юк, алар моны Русиянең Украинага карата агрессиясе дип бәяләделәр һәм шул фикерләрендә торалар.

Инде килеп шушы хәлләрдән соң Каталония референдумын якласаң, үз принципларыңа каршы чыгу булыр иде. Әмма монда Европа берлеге дә, БМО да "милләт" белән "халык-население" төшенчәсен бутый кебек. Ягъни, бары тик милләтләрнең генә үзбилгеләнергә хокуклары бар, халык-населениенең моңа хакы юк.

Әмма монда Европа берлеге дә, БМО да "милләт" белән "халык-население" төшенчәсен бутый

Кырым мәсьәләсендә дә бары тик кырымтатарларның гына бу җирдә үзбилгеләнергә хокуклары бар иде, чөнки алар биредә асаба халык, кайчандыр монда үз бәйсез дәүләтләре булган, кырымтатарларның башка бер җирдә дә дәүләтләре юк. Ә ярымутрауда 80 процент халыкны тәшкил иткән урысларның Кырымда референдумнар уздырып, үзбилгеләнергә хаклары юк, чөнки урыс милләте инде Русиядә үзбилгеләнеп, үз дәүләтен төзегән.

Донбасс белән дә шул ук хәл – күпме генә референдумнар уздырсалар да, урыслар монда үз дәүләтләрен төзи алмыйлар, чөнки аларның милләт буларак Русиядә үз дәүләтләре бар инде. Дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан урысларның бу хәрәкәтләре сепаратизм дип билгеләнәчәк, бу очракта дәүләт бөтенлеге принциплары якланачак.

Каталаннар гомер буе бәйсезлеккә омтылды һәм аны алмыйча туктамаячаклар

Әмма Каталония референдумына мондый аршин белән килергә ярамый, чөнки каталаннар һәм испаннар – икесе ике милләт, телләре дә, тарихлары да, хәтта менталитетлары да аерым. Каталаннар – борынгы гот һәм аланнарның нәсел дәвамчылары, инде моннан мең ел элек үз дәүләтчелекләре булган. Кайбер галимәр әйтүенчә, аларда Атилла яугирләреннән калган борынгы төрки-һун каны да булырга тиеш.

Ни булса да, каталаннар гомер буе бәйсезлеккә омтылды һәм аны алмыйча туктамаячаклар. Бәйсезлекне богаулап булмый, Испания күпме генә каршы торса да, дөнья харитасында Каталония дәүләте пәйда булачак дип уйлыйм. Әмма монда Европа берлегенең, БМОның ашыгыч рәвештә бу мәсьәләдә үз сүзен әйтүе, Каталониядәге референдум нәтиҗәләрен тануы кирәк булачак.

Без – татарлар да аерым милләт, безнең дә бәйсез дәүләтебез булган, димәк, 1992 елгы референдум нәтиҗәләре нигезендә Татарстанның да бәйсез дәүләт булырга хакы бар

Каталониянең бәйсезлек референдумы нәтиҗәләре танылуы безгә, Татарстанга да яңа мөмкинлекләр ачачак. Без – татарлар да аерым милләт, биредә безнең бәйсез дәүләтләребез булган, бездә дә шушы мәсьәлә турында моннан 25 ел элек референдум булды, халыкның 61 проценттан артыгы аны яклап тавыш бирде. Димәк, 1992 елгы референдум нәтиҗәләре нигезендә, Татарстанның да бәйсез дәүләт булырга тулы хакы бар.

Әйе, һәр милләтнең үз бәйсез дәүләтен төзергә хакы бар, иртәме-соңмы дөнья моны танырга мәҗбүр булачак. Әйе, кайдадыр моңа канкойгыч сугышлар, зур югалтулар аша ирешерләр, кайдадыр сөйләшүләр-килешүләр, референдумнар юлы белән хәл ителер.

Кытай, Русия кебек империяләр үзләрендә яшәгән милләтләрнең дәүләтчелеккә хокукларын беркайчан да танымаячак, аларның бәйсезлеккә омтылышларын тамырдан корытырга тырышачаклар. Әмма милләт буларак башкача исән калу юлы юк – йә син үзеңне басып алган халык арасында эреп юкка чыгасың, йә син көрәшеп дәүләтле буласың, милләт буларак исән каласың. Иртәме-соңмы татар халкы да шушы сорау алдында калачак, ике юлның берсен сайларга мәҗбүр булачак.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

омментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG