Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашаповны күзәтү астында тоту карары көчтән чыгарылган


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

5 октябрь Коми Югары мәхкәмәсе утырышында татар милләтпәрвәре Рәфис Кашаповка карата 3 ел күзәтү астында тоту турында шикаятен төрмә идарәсе кире алды. Ул арада төрмәдә утыручы Кашапов җәмәгатьчелеккә туган телгә кагылышлы мөрәҗәгатен җиткерде.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Рәфис Кашапов утырган ИК-19 төрмәсе идарәсе быелның 11 июлендә Ухта шәһәр мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде. Анда Рәфис Кашаповны азат ителгәч тә күзәтү астында тоту каралган иде. Ухта мәхкәмәсе төрмә идарәсе шикаятен карап, Кашаповка 3 ел күзәтү астында тоту карары чыгарган иде.

Коми хокук яклаучылары, шулай ук татарстанныкылар да бу карарны Коми Югары мәхкәмәсендә кабат каратуга иреште. 5 октябрь шушы эш буенча мәхкәмә утырышы узды. Биредә Рәфис Кашаповка күзәтү таләп иткән колония идарәсе вәкилләре үзләренең шикаятеннән баш тарткан. Бу хакта Азатлыкка Комидагы хокук яклаучы Эрнест Мезак хәбәр итте.

Эрнест Мезак
Эрнест Мезак

"Коми Югары мәхкәмәсе утырышында татар активисты Рәфис Кашаповка карата булган 3 ел күзәтчелек астында тоту турындагы шикаятен төрмә идарәсе кире алды. Чөнки ул шикаять һәм Ухта шәһәре мәхкәмәсе карары да кануннарга каршы килә иде", диде Мезак.

Баштарак Ухта шәһәре мәхкәмәсе Рәфис Кашаповка 8 ел күзәтчелек билгеләү турында карар чыгарды дигән хәбәр таралган иде. Монысы хөкем карарын гаепләнүчегә вакытында бирмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан булган.

Шунысын да искәртик, Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. Аның эше белән Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсе кызыксына. Бу да хөкем карары чыгаручыларга тәэсир ясаган булуы мөмкин.

Төрмәдә мәхкәмә тормышы белән яшәүче Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов җәмәгатьчелеккә, республика һәм Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр дә юллый. Шушы көннәрдә Чаллыга килеп ирешкән соңгы мөрәҗәгате милли җәмгыятьләргә, Русия халыкларының иҗтимагый-сәяси оешмаларына аталган һәм туган телгә кагылышлы.

Рәфис Кашапов мөрәҗәгате
Рәфис Кашапов мөрәҗәгате
Җирле халыкларның телләрен бетерсәң, ул халыкларның үзаңнары да юкка чыгачак һәм алар шовинист сәясәтчеләр корбанына әвереләчәк

Әлеге язмасында Рәфис Кашапов туган телнең һәркем өчен балачактан ук мөһим булуын, тел байлыгына ирешү зарурлыгын, баланың теле туган телендә, әти-әни дип ачылуын бәхет ди. Ул күпмилләтле һәм күптелле Русияне шушы яктан гаҗәеп ил дип саный. Шул ук вакытта "дәүләт дигәнебез күпсанлы милләтләрнең телен саклау һәм үстерү өчен нәрсә дә булса эшлиме?" дигән сорауны да күтәрә. "Җирле халыкларның телләрен бетерсәң, ул халыкларның үзаңнары да юкка чыгачак һәм алар шовинист сәясәтчеләр корбанына әвереләчәк", дип яза Кашапов.

Мөрәҗәгатьтә һәр елның 21 февралендә Халыкара Ана теле көне билгеләнүен, аның Бангладеш студентларының туган телләрен яклау чаралары, кан белән тууын искә ала. ЮНЕСКОның 21 февральне Ана теле көне итеп билгеләвен ул азсанлы милләтләрне яклау гамәле дип кабул итә.

Тулы бер халыкларга юкка чыгу куркынычы янавын күзәтүе бик авыр. Без үз-үзебезне җиңеп, рухи кыйммәтләргә кайтуны максат итеп куярга тиешбез

“Русиядә яшәүче хөрмәтле асаба халыклар вәкилләре! Безне тарихи тамырлар гына түгел, кеше хокуклары өстенлеге дә, азсанлы милләтләргә хөрмәт хисләре дә бәйли. Тулы бер халыкларга юкка чыгу куркынычы янавын күзәтүе бик авыр. Без үз-үзебезне җиңеп, рухи кыйммәтләргә кайтуны максат итеп куярга тиешбез”, ди Рәфис Кашапов һәм алга таба эш итү турында кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерә.

Коми төрмәсендә утыручы Чаллы ТИҮе рәисе 2018 елның 21 февралендә халыкара хокук кысаларында, асаба халыклар телләре проблемнарына багышлап Казанда, Мәскәүдә яки Петербурда корылтай җыярга тәкъдим итә. Корылтай эшенә күзәтүчеләр сыйфатында Русиянең Федерация шурасы, Дәүләт думасы депутатларын һәм БМО, ЮНЕСКО, ОБСЕ вәкилләрен чакырырга кирәклеген белдерә. Оештыручыларның эше нәтиҗәлерәк барсын өчен, мөрәҗәгатьтә сайт булдыру зарурлыгы да әйтелә.

Белешмә

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG