Accessibility links

Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония парламенты сессиясен уздыруны тыйды


Карлес Пучдемон
Карлес Пучдемон

Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония парламентының 9 октябрьгә билгеләнгән утырышын уздыруны тыйды. Утырыршта каталаннар беръяклы тәртиптә төбәкнең бәйсезлеген игълан итәргә җыена иде.

Моңа кадәр Испания премьер-министры Мариано Рахой Каталония хакимиятләрен канунны үтәргә һәм автономиягә мөстәкыйльлек бирү идеясеннән баш тартырга чакырды Испания патшасы Фелипе VI да каталаннар "канунны хөрмәт итми торып", сөйләшүләр алып бару мөмкин түгел, дип белдерде.

Каталония башлыгы Карлес Пучдемон патша "миллионнарча каталанның мәнфәгатьләрен читкә кага", дип әйтте. Пучдемон сүзләренчә, төбәк Мадрид белән сөйләшүләр алып барырга омтыла, ләкин үзәк хакимият әлеге омтылышларны игътибарсыз калдыра. Каталония башлыгы кризисны чишәр өчен арадашчылар чакыруны сорый.

1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Мадрид референдумны канунсыз дип атады. Полиция белән бәрелешләрдә меңләп кеше яраланды. Испания хөкүмәте полиция гамәлләре акланган иде, дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG