Accessibility links

Сүриядә Русиянең Су-24 очкычы казасында очучылар һәлак булды


Су-24 очкычы
Су-24 очкычы

Сүриядә Хмеймим хәрби базасыннан очып киткәндә Русиянең Су-24 һөҗүм очкычы казага очрап очучылар һәлак булды.

10 октбярьдә Су-24 очкычы һавага күтәрелер алдыннан юлдан чыгып киткән, очучылар катапульта җайланмасын кулланырга өлгермәгән дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы.

Беренче мәгълүматларга караганда, каза һөҗүм очкычының төзексезлеге сәбәпле чыккан булырга мөмкин.

Бу Сүриядә казага очраган очкычларның өченчесе. 2016 елда "Адмирал Кузнецов" очкыч йөртүче корабына төшкәндә МиГ-29К һәм Су-33 очкычлары җимерелгән иде. Ике очракта да очучылар исән калды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG