Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 02:16

14 октябрь Хәтер көненнән соң Идел-Урал төбәге зыялылары милли мәгариф торышына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырырга җыена. Анда Татарстан, Чуашстан, Мари Иле, Мордва республикаларындагы милли хәрәкәт вәкилләре бүгенге каршылыклы вазгыятьнән кануннар нигезендә чыгу юлын караячак.

Түгәрәк өстәл оештыручыларының берсе, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка сөйләвенчә, чараның төп темасы – милли мәгариф проблемнарын чишү юлларын эзләү. Түгәрәк өстәл ахырында резолюция кабул ителәчәк. Аның проекты инде әзер. "Резолюциядә милли мәгарифләрнең торышы һәм Русиядә сайлау алдындагы вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр күтәреләчәк", ди Айсин.

Чарада Чуашстан, Мари Иле, Мордвадан вәкилләр катнашачак."Русиядә барган милли сәясәттән аларның да башлары каткан. Уртак гамәлләр кылырга кирәк дигән фикергә килдек", ди Айсин. Удмуртлар һәм башкортларның килү мәсьәләсе әлегә ачык кала. Берничә чыгыш ясалачак һәм алар нигезендә фикер алышу, бәхәс булачак.

Түгәрәк өстәлнең төп оештыручысы – күптән түгел оешкан Татар халкы голәмә шурасы.

Айсин моны сәяси чара буларак карарга кирәкми, ди. "Беренче чиратта, бу эшлекле сөйләшү. Конституция, кануннар нигезендә эш итәбез. Хокукларыбыз бар. Бергә эшләсәк, бердәм йорт таркалмас," ди ул. Сәясәт белгече шул ук вакытта ниндидер провокацияләр килеп чыгуына, тыюлар булуына әзер торулары турында да әйтте. "Хәтер көненә дә киртәләр куялар, без дә тыюларга әзер", диде Руслан Айсин.

Татар халкы голәмә шурасына башлыча татар галимнәре: тарихчылар, тел белгечләре, журналистлар керә. Күптән түгел шура Владимир Путинга төбәкләрдә ана телләрен саклап калуны сорап мөрәҗәгать юллаган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG