Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина телевидениесендә тапшыруларның 75 проценты украин телендә булырга тиеш дигән канун гамәлгә керде


13 октябрь Украинада украин телен яклаучы яңа канун үз көченә керде. Хәзер ил телевидениесендәге тапшыруларның 75 проценты украин телендә булырга тиеш.

Яңа документ нигезендә, украин телендә булган тапшырулар һәм фильмнар өлеше дәүләт каналларында 75 процентка кадәр, ә төбәк һәм җирле телеканалларда 60 процентка кадәр җитәргә тиеш.

Украина җирле халыклары телләрендә сөйләүче телеширкәтләр эфирның 75 процентын дәүләт телендә һәм җирле халык телендә тутырырга тиеш. Шул ук вакытта украин теле өлеше 30 проценттан ким булмаска тиеш, диелә документта. 1991 елга кадәр төшерелгән тапшырулар һәм фильмнарны тәрҗемә итәргә кирәкми, ләкин аларның дәүләт телендә субтитрлары булырга тиеш. Алып баручылар украин телендә сөйләргә мәҗбүр булачак, ә тапшыруга килгән кунаклар нинди телдә сөйләшсәләр дә ярый диелә.

Тел квоталарын бозган телеширкәтләргә штрафлар каралган. 12 айлык күчү чоры билгеләнгән.

Президент Петр Порошенко бу канунны имзалау турында 2017 елның июненедә Журналистлар көнендә игълан иткән иде.

25 сентябрьдә Прошенко украин телен яклаучы "Мәгариф турында" канунын да имзалады. Канунга ярашлы, 2020 елдан Украина мәгариф системы тулысынча украин телле булачак. Аны кайбер илләр, шул исәптән Русия дә тәнкыйтьләп чыкты. 12 октябрьдә әлеге канун ПАСЕ утырышында да тәнкыйтьләнде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG