Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгарифне торгызу өчен Миңнеханов боерыгы җитә


Татарстанда 1нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка хәтле татар телендә белем алучылар саны 1 процентка да тулмый
Татарстанда 1нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка хәтле татар телендә белем алучылар саны 1 процентка да тулмый

Республикада милли мәгарифне торгызырга президент Рөстәм Миңнехановның һәм аңа турыдан-туры буйсынган шәһәр, район башлыкларының вәкаләтләре дә, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Катгый боерык кына кирәк.

Быел Татарстан мәгариф министрлыгыннан татар телендә белем бирү турында бердәнбер дөрес сан чыкты. 9нчы сыйныфта фәннәрдән имтиханны татар телендә нибары 400гә якын укучы биргән булган икән. Димәк, Татарстанда 1нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка хәтле татар телендә белем алучылар саны 1 процентка да тулмый булып чыга.

Ашыгыч рәвештә хәлиткеч чаралар күрәсе урында Татарстан җитәкчеләре халыкны гаиләдә татарча сөйләшергә өндәү белән мәшгуль. Һәм үрнәк итеп һаман саен фин татарлары мисалын китерә. Әнә, гаиләдә телне саклыйлар, янәсе...

Ашыгыч рәвештә хәлиткеч чаралар күрәсе урында Татарстан җитәкчеләре халыкны гаиләдә татарча сөйләшергә өндәү белән мәшгуль

Фин татарлары туган телне гаиләдә саклый дип әйтү – бу, әллә белеп, әллә белмичә, ялган тарату. Баксаң, туган тел сакланышының сәбәбе гади: алар дәүләт эчендә чын милли "дәүләт" булып яши. Бу дәүләттә үзләре сайлаган милләт җанлы җитәкчеләре бар. Татар теленә яраклы латин әлифбасын кулланалар. Финляндия дәүләте эчендә татарларның автоном икътисад, акча җыю системы булдырылган. Милли бюджетка кергән акчаның бөтенесе диярлек телне, динне, мәдәниятне саклауга тотыла. Милли, дини идеология һәм тәртип нык куелган. Татар телен белү мәҗбүри. Татарча иркен сөйләшә алмаган татар бу милли дәүләткә кабул ителми. Катнаш никахлар хупланмый. Андый хәл була калса, катнаш никах коручының гаиләсе әлеге дәүләттән читләштерелә.

Фин татарлары элитасы балалар туган телдә аралашсын өчен милли мохит булдыру, татар телендә белем бирү әһәмиятен аңлый. Шул җәһәттән җәйге каникулда балалар өчен милли мохитле лагерьлар оештырыла. Мәчетләрдә балаларга дини белем татар телендә бирелә. Татар телендә якшәмбе мәктәбе һәм бакчасы эшли.

Конституция нигезендә дәүләт булып исәпләнгән Татарстанда боларның берәрсе бармы? Берсе дә юк! Республикада татар телен белү мәҗбүри түгел, хәтта дәүләт оешмасында эшләүченең ике дәүләт телен дә камил белергә тиешлеге турында канун юк. Татар телен саклауга "өч тиен" акча бүленеп бирелә. Дәүләтнең бөтен "милли" идеологиясе Париж Сабантуйлары уздыруга кайтып кала.

Гаиләдә тел саклауны милли мәгариф системыннан өстен кую – наданлык

Республиканың дәүләт корылышында гап-гади тәртип юк. Әйтик, мәгариф һәм фән министры бар. Аңа шәһәр һәм район мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә һәм, әлбәттә, мәктәп директорлары да буйсынмый. Министрның аларны билгеләргә дә, эштән алырга да вәкаләте юк. Андый вәкаләт муниципаль берәмлеккә тапшырылган. Шуңа күрә министрның татар мәктәпләрендә татар телендә белем бирергә дигән таләбе үтәлми.

Татарстанның күпчелек мәчетләрендә балаларга дини белем урыс телендә бирелә. Татар укучылары өчен оештырылган җәйге лагерьларда аралашу теле – урысча. Шәһәрләрдә татар бакчаларының, мәктәпләренең милли “җаны” инде калмады.

Чагыштырудан күренгәнчә, фин татарлары җитәкчеләре телне гаиләдә саклап булмаганын аңлап эш йөртсә, Татарстанда киресенчә, татар телен саклауны гаиләгә йөклиләр. Нәтиҗәдә: Финляндиядә татарның саны аз булса да ул сакланып килә, ә Татарстанда – тәмам урыслаша.

Фин татарларының 1970нчы елларга хәтле башлангыч мәктәбе дә эшләп килә. Ләкин бала саны кимү сәбәпле ул ябылган. Финляндиядә татар саны 900 артмый һәм ул ел саен кими бара.

Телне гаиләдә саклап була дип фин татарларын үрнәк итеп күрсәтеп язган татар журналистлары милли мәгарифнең төбенә балта чаба

Американың Көнчыгыш-Мичиган һәм Һавай университеты галимнәре исәпләвенчә, тел саклануына куркыныч тумасын өчен әлеге телдә аралашучылар саны 100 меңнән дә ким булмаска һәм шул ук вакытта бу тел барлык социаль өлкәдә: дәүләт органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, мәктәптә һәм эш урынында кулланылырга тиеш. Фин татарлары аз санлы булу сәбәпле боларның барысын, шул исәптән татар телендә белем бирүче мәгариф системасын оештыра алмый, әлбәттә. Димәк, мондый исән калуның да вакыты чикле булуны аңларга кирәк.

Татарстанда исә телне саклау өчен АКШ галимнәре әйткән шартларны тудырып була. Моның өчен, беренче чиратта, телне гаиләдә саклап була дигән уйдырма төшенчәдән арынырга кирәк. Милли мәгариф системы булган халыкның гына теле мәңгелек. Гаиләдә генә кулланылган тел бер-ике буыннан барыбер юкка чыга. Гаиләдә тел саклауны милли мәгариф системыннан (бакча-мәктәп-югары уку йорты) өстен кую, яисә аны хәлиткеч чара дип санау – наданлык дип бәялим. Бу телләрнең юкка чыгу тарихын белмәүдән килә. Телне гаиләдә саклап була дип фин татарларын үрнәк итеп күрсәтеп язган татар журналистлары да, мәсьәләнең асылына төшенмичә милли мәгарифнең төбенә балта чаба.

Гаиләдә генә кулланылган тел бер-ике буыннан барыбер юкка чыга

ЮНЕСКО классификациясе буенча да гаиләдә генә кулланылган тел – зәгыйфь сакланган телләр рәтенә керә. Әгәр өйдә балалар туган телдә аралашмый башлый икән, андый тел юкка чыгып баручы дип санала. Белгечләр әйтүенчә, мондый телне коткарып булмый икән.

Татарстанда да татарча аралашкан балалар гомумән калмады диярлек. Мәсәлән, быел Чаллыда 1нче сыйныфка әзерлек курсларына килгән татар балаларының барысы да урысча гына аралаша. Чөнки алар бакчадан ук урыслашып килә. Быел балалар бакчаларындагы мәктәпкә әзерлек төркемнәренең тәрбиячеләре хәтта татарча методик әсбаплар белән дә тәэмин ителмәгән.

Миңнехановтан боерык кына булсын, без барлык фәннәрне дә татарча укытырга әзер ди укытучылар

Узган ел Татарстан хөкүмәте кабул иткән милли мәгарифне үстерү концепциясе тормышка ашырылмый: татар мәктәпләре урысча укытуны дәвам итә. Концепция проектында 1нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка кадәр татар балаларына барлык фәннәрдән татарча белем бирүгә ирешү каралган иде, ә кабул ителгән вариантында андый пункт күренми. Димәк, мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән проект өстәгеләр тарафыннан бик нык киселгән булып чыга.

Республикада милли мәгарифне торгызырга президент Рөстәм Миңнехановның һәм аңа турыдан-туры буйсынган шәһәр, район башлыкларының вәкаләтләре дә, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Катгый боерык кына кирәк. Путинның Йошкар-Олада ясаган мәгълүм чыгышыннан соң, бу турыда укытучылар да әйтә башлады хәзер. Миңнехановтан боерык кына булсын, татар мәктәпләрендә барлык фәннәрдән дә татар телендә белем бирәчәкбез, ди алар.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG