Accessibility links

Сибайда башкорт телен яклап митингка чыгучыларга штраф салынган


Сибайда башкорт телен яклау чарасы. 8 октябрь 2017
Сибайда башкорт телен яклау чарасы. 8 октябрь 2017

Сибайда башкорт телен яклап митингка чыккан кайбер кешеләргә карата мәхкәмә эшләре узды. Активистларның күпчелегенә штраф салынган, икесенә мәҗбүри эш билгеләнгән.

Шушы көннәрдә Сибай шәһәре мәхкәмәсе, административ хокук бозуда гаепләп, килештерелмәгән митингта катнашучы кайбер активистларга хөкем карары чыгарды. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә.

Әлфия Үзәнбаевага - 18 мең сум, Шөгаеп Усманов һәм Буранбай Әскәровка - 15 мең сум, Диана Демидова һәм Эмил Шәяхмәтовага - 10 мең сум күләмендә штраф салынган, Айнур Ишкилдин һәм Гадел Ишморатовка утызар сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән.

Активистлар мәхкәмә карарларын Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Сибайда 8 октябрьдә башкорт теленең дәүләт теле статусын яклап 300дән артык кеше митингка чыккан иде. Чарада катнашучылар башкорт теленә рус теле кебек дәүләт статусы бирү, мәктәпләрдә рус теле белән тигез күләмдә укыту, югары уку йортларында да башкорт телендә белем бирү һәм республикада ана теленнән бердәм дәүләт имтиханы булдыру таләпләре куйды.

Резолюциягә дәүләт хезмәтенә эшкә кергәндә башкорт теленнән мәҗбүри имтихан бирү, һөнәри һәм югары уку йортларына керүчеләрнең рус һәм башкорт телләрен яхшы белү таләбе куелырга тиеш дип тә язылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG