Accessibility links

Миләүшә Тәминдарова: "Хор белән җырлау татарда яралып кына килә"


1 ноябрь Казанда Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Миләүшә ханым фикеренчә, хор белән җырлау татарга якын булмаса да, ул барыбер популярлашачак.

Татарстан дәүләт камера хоры рәсми чараларда еш чыгыш ясаса да, гади тамашачы өчен ул әле бик үк якын түгел. Татар халкы хор белән җырлауны кабул итәме? Милли җырлар хорда байыймы, әллә ят әсәргә әвереләме? Азатлык камера хоры җитәкчесе белән шул сорауларга җавап эзләде.

– Миләүшә ханым, татар хор сәнгатенең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Бу сорауга җавап бирер өчен хор сәнгатенең үткәнен искә төшерик. Татар дәүләт камера хоры моннан ун ел элек оешты. Әмма Татарстанда хор моннан ун ел элек формалашкан дип әйтү шагыйранә ялган булыр иде. Ул хөкүмәт карары белән 1937 елда оештырылды инде. Тора-бара әлеге коллектив татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә әйләнде. Шулай да хор сәнгате үсешен, тагын да арырак китеп, 20нче елларны ук алып карарга кирәк. Драма театрының барлыкка килүе җырны коллектив рәвештә башкаруга мохтаҗлык тудыра. Шуңа күрә Солтан Габәши хор коллективы оештыра.

Солтан Габәши 20нче елларда татарда хор белән җырлау алымын барлыкка китерде

Мин Солтан Габәшинең 20нче еллардагы эшчәнлеге татарда хор белән җырлау алымын барлыкка китерде дип саныйм. Моңа кадәр татарлар бер тавышка җырлаганнар. Безнең җырлау шуңа да монодия дип атала бит инде. Көйне гармониягә салу омтылышын беренчеләрдән булып Габәши ясады.

Аннан композитор Александр Ключарев татар хорын искиткеч аранжировкалары белән баетты. 70нче елларда композитор Шамил Шәрифуллин хор жанрына музыканың заманча алымнарын кертеп җибәрде. Монда инде татар күмәк җыры эмитация полифониясе, алеаторика, контрапункт кебек ысулларга баеды. Бу инде хорал гына түгел, чып-чын хор җыры, XX гасыр музыкасының көчле бер үрнәге иде. Шамил Шәрифуллинның хор өчен "Мөнәҗәтләр" акапелла концерты татар җыр сәнгатендә яңа сүз булды.

Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова
Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова

– Сез сөйләгәннәр буенча татарда хор белән җырлау алымы акрын үскән дигән нәтиҗә ясап була. Бу нилектән шулай, бәлки ул татарга ят алымдыр?

– Хор белән җырлау татарда әле яралып кына килә. Бу җәһәттән безнең коллективның ун еллыгы – ком бөртегеннән дә кечкенә вакыйга. Теге яки бу жанр үсешен күзәтү өчен кимендә бер гасырның үтүе кирәк. Хор белән җырлауның татарга бик үк якын булмавына да күз йоммаска кирәк. Шуңа күрә дә сезнең беренче соравыгыз әлегә ачык калды. Үзегез уйлап карагыз, бездә хор коллективының зур концерты мөмкин хәлме?

– Күңелсезрәк булыр кебек...

– Мин шундый зур татар концерты оештырырга җыенам. Хәер, андый концертларны оештырганыбыз булды инде. Безгә татар эстрадасы җырчылары ярдәм итте. Менә мин хәзер юбилей концерты белән түгел, 22 декабрьдә узачак “Алтын граммафон” чарасы белән яшим. Бу – татар популяр музыкасыннан гыйбарәт булачак. Ләкин анда татар җыры дөнья үрнәкләренә кушылып башкарылачак.

– Ә бит хор өчен татарча әсәрләр дә, белгечләр дә аз, диләр.

– Килешми мөмкин түгел. Коллективта иң бәһасез белгеч булып аранжировщик санала. Ул музыканы башкача ишетә ала торган белгеч. Әнә “Үзгәреш җиле” Эйлин Кригны җәлеп итә бит әле, без дә шулай белгечләр эзлибез. Татар җырын, борынгымы ул, йә булмаса популярмы, ретромы – яңача ишетүче кирәк. Бу сорау һавада, аны бик күпләр үзләренчә хәл итәргә омтыла.

Шөкер, үз коллективымда бик яхшы аранжировщиклар үстерергә насыйп булды. Хәер, кемнәр өчендер алар бик үк яхшы да түгелдер, әмма минем өчен, минем бурычларым өчен алар бик туры килә. Аннан бу өлкәне алга җибәрү турында уйланган компанияләрнең дә булуы кирәк. Әлегә татар эстрадасы җырчылары хордан читләшми, безнең чакыруларны кире какканнары юк. Юкса бит без коммерциягә эшли алмыйбыз. Ә жанрны үстерергә кирәк. Шуңа күрә төрлечә эшләп карарга, тәҗрибәләрдән курыкмаска кирәк.

Концерттан бер күренеш
Концерттан бер күренеш

Дөрес, хор сәнгате – бик авыр сәнгать. Ул арзанлы була алмый, шул ук вакытта аны коммерцияле проектка да әверелдереп булмый. Коммерцияле дигәндә мисалга Турецкий хорын әйтеп була. Ләкин алар, булудан бигрәк, үзенә хор атамасын алган ансамбль. Бик яхшы! Ни дисәң дә, Турецкий хор дигән сүзне популярлаштыра бит. Хәтта ки ул бу теманы күтәрүче дисәк тә, ялгыш булмас. Хәзер инде хорлар көрәше һәм шуңа охшаш башка проектлар да Русиягә үтеп керде.

Минем уйлавымча, татар хоры ул барыбер популярлашачак

Минем уйлавымча, татар хоры ул барыбер популярлашачак. Безгә тамашачыбызны тоярга гына кирәк. Татар тамашачысы бик үзенчәлекле бит ул. Ихлас, самими, гадилекне сөя, юморны ярата. Аңа ясалма формалар кирәк түгел. Аңа көчләп тагылган академиклык та ят. Теләми икән – тыңламый гына. Монда перәннек тә, камчы да ярдәм итә алмый.

– Сез үз тамашачыгызны тойдыгызмы? Татар дәүләт камера хорының тамашачысы бармы?

– Безне кабул итмиләр дип зарлана алмыйбыз. Юкса, үз концертларыбыздан тыш күп кенә милли, дини чараларда катнашырга чакырмаслар иде. Мәүлид бәйрәме уңаеннан Мәскәүдә узган “Җан белән сөйләшү” тамашасы күңелдә калды. Без анда нәшидләр дә җырладык, мөнәҗәтләр, бәетләр дә башкардык. Мин музыканың шулкадәр нечкә тоемлап эшкәртелүенә сокландым. Ә барыннан да бигрәк, миңа менә бу идея ошады. Исламда демократик караш сөендерде дә, үзем өчен яңалык та булды. Моңарчы ислам сәнгатьне тыя дигән фикер генә ишеткән идем. Баксаң, бу – тар карашлы, динне өстән-өстән генә белгән кешеләр фикере икән. Аллаһы Тәгаләнең безне мондый тәҗрибәдә катнаштыруы да юкка түгелдер, мөгаен.

– Репертуарыгызда татар әсәрләре күпме? Аларны ничек сайлыйсыз?

– Татарстанда без әсәрен башкармаган композитор калмады да инде. Композиторлар берлеге даими рәвештә үзе оештырган чараларга, юбилей кичәләренә чакырып тора. Гомумән, татар дөньясында без катнашмаган чаралар бармы икән әле? Булса да, бик аздыр, мөгаен.

Хор чыгышы
Хор чыгышы

Мәсьәләнең икенче ягы бар. Композиторлар башкаручыга үпкәләүчән халык. Мин монда безнең коллектив турында гына әйтмим. Бу – гомумән шулай. Бу очракта без сезнең теләсә нинди әсәрегезне башкарачакбыз, актуаль гына булсын, дибез. Композитор кызыклы дип санаган әсәр актуаль булмаса, мин бит тамашачыны югалтачакмын. Сәнгатьтә исә халыкка ошардай түгел, үзебезгә якынны тагу күренешләре бихисап.

Рәшит Кәлимуллин "Ходай каршында без сынаулы" дигән әсәрне язганда нинди яшь иде, әле дә җырлана бит! Ник җырлана? Чөнки сорыйлар, бер тын белән үзенә алып кереп китә. Ә Ключаревның "Зөлхиҗҗә", "Әллүки", "Сорнай моңы" җырларына тетрәндергеч аранжировкаларны искә төшерегез. Алар дөньяга күпме татар җырчысын танытты!

Фин татарлары безнең чыгышка битараф түгеллекләрен күрсәттеләр

Ярый әле юбилей чарасына кадәр Финляндиягә барып кайттык дим мин. Анда да тамашачы лакмус кәгазе кебек сизгер. Һәм менә фин татарлары безнең чыгышка битараф түгеллекләрен күрсәттеләр. Татар тамашачысы газиз моңын ишетергә тели. Шул ук вакытта аларның гаҗәпләнәсе, яңалык ишетәсе дә килә. Дөрес, без Шамил Шәрифуллин иҗатын да яктырттык, нәшидләр дә җырладык. Әмма тамашачы иң кабул иткәне, тетрәнгәне “Әллүки”гә Шотландия гимнын кушып җырлаганда булды. Ничек әсәренде ул, ничек таң калды ул! Чөнки әлеге ике әсәрнең интонацион нигезе бер иде. Менә бит ул пентатоника! Шушы чыгыш, тамашачының шулай кабул итүе “Алтын граммафон”ны әзерләүгә сәбәпче булды да инде. Анда татар музыкасы дөнья әсәрләре янәшәсендә булачак. Рөстәм Яхин, Шуберт, Рахманинов әсәрләре игезәк туганнар кебек яңгыраячак.

Җырчы Илдар Рәхимов
Җырчы Илдар Рәхимов

– Татар җырларыннан торган аудиоҗыентыгыгыз бармы?

– Безнең бер генә дискыбыз да юк. Дөрес сайтыбызда бөтен концертлар да бар. Аудиодиск кирәк, сез хаклы. Ләкин чабудан тоткан бер күренеш бар. Мәсәлән, мин үзебезнең бер генә язманы да тыңлый алмыйм. Чөнки ул үзем теләгәнчә яңгырамый. Баксаң, язма аша обертоннар тапшырылмый икән. Менә шуңа күрә концертка барырга кирәк. Әгәр диск обертонны бирә икән, димәк, ул суперҗиһазда яздырылган. Әнә шундый студиядә генә үзебезнең чыгышны яздыра алыр идем.

Кызык бит, телевизордан Мария Калласны тыңлаганда аның резонатор эшчәнлегендә, гади итеп әйткәндә тавышында кимчелекләр таба идек. Мөгаен, узган гасырда шулай да ярагандыр инде дидек. Шушы ук җырны яхшы җиһазда тыңлаганда тәнебез чымырдады. Баксаң, гади телевизор, гади динамиклар Мария Калласның бөтен обертоннарын бирә алмый икән. Ә бездә телевизорга карап өйрәнгән һәм обертон техникасын бик начар белгән җырчылар буа буарлык. Тавышы бар, кычкырып җырлый, обертоннары юк.

Обертон – ул кайтаваз, проекция, атмосфера белән элемтә, авазны кайтавазга төреп бирү осталыгы. Тамашачы кайтаваздан тетрәнә, кайтаваз гына каз тәне чыгара ала. Гениаль җырчыларга обертон техникасы тумыштан салынган була. Салаватны халык шуңа ярата да инде, мәзәк кеше булганга түгел. Илһам Шакиров шул дәрәҗәдә камил, аның авазларының кайтавазы начар телевизордан да ишетелә. Ул әле җырлый гына башлый, ә синең күз алдыңда картина җанлана, син инде җырда яши башлыйсың.

Миләүшә Тәминдарова
Миләүшә Тәминдарова

– Баштарак “Үзгәреш җиле”н телгә алдыгыз. Чакырылган кеше сез әйткән, татарга гына хас алымнарны тоя аламы соң? Фестивальне кабул итүчеләрдән бигрәк, кабул итмәүчеләр шактый бит.

Мин татар җыр сәнгатендә теләсә нинди үзгәреш яклы, примитив попса туйдырды бит инде!

– Хор коллективы җитәкчесе буларак, мин татар җыр сәнгатендә теләсә нинди үзгәреш яклы! Примитив попса туйдырды бит инде. Эшләп карарга, тәҗрибәләрдән курыкмаска кирәк. Миңа калса, татар музыкасын джазга салырга авыррак. Татар җыры электрон музыка, хәтта хард, рок булып та яңгырый әле ул. Джаз авыррак. Дөрес, берничә джаз җырыбыз бар. Әйтик, “Эзләдем бәгърем сине” (Сәгыйть Хәбибуллин муз. Әхмәт Ерикәй сүз.) җыры. Алинә Шәрипҗанова “Гөлҗамал”ны асылын сындырмыйча джазга сала алды. Буеннан-буена джаз, өстәвенә бу жанрга туры килмәгән җырларны да көчләүне кабул итеп булмый, әлбәттә. Әмма эзләнүләре яхшы. Миңа калса, бер урында таптану хәтәррәк.

Татарстан камера хорының юбилей концертын карарга килгән тамашачы
Татарстан камера хорының юбилей концертын карарга килгән тамашачы

– Татарстандагы соңгы вакыйгаларга карата фикерегезне дә ишетәсе килә. Мәктәпләрдә татар телен ихтыярига калдыруга фикерегез ничек?

– Татар теле нинди генә хәлләрне кичермәгән, ләкин ул бар һәм булачак та. Үз гаиләмнән мисал китерәм. Кызым мәктәптә татар телен яратмады, елый, киреләнә иде. Әни буларак мин гел аның ягында булдым, йә Хода, балага күпме нагрузка дия идем. Укып бетерде, Мәскәүдә вузга керде, ә беркөнне урамда барганда елый-елый миңа шалтырата: "Әни, Илһам Шакировның "Сандугач"ын тыңлыйм да, тыела алмыйча елыйм. Әни, мин шундый сагындым. Шундый татарча сөйләшәсем килә... Әйдә, татарча гына сөйләшик", ди. Бу бит татар телен яратмаган бала сүзләре! Миңа калса, көчләп укытырга ярамый. Финляндиядә татарлар ни өчен татар телен шулкадәр ярата, саклый, хөрмәтли? Алар янында миңа татарча вата-җимерә сөйләшүем өчен шулкадәр оят булды.

Нишләп әле республика күләмендәге әһәмиятле чараларны татар телендә үткәрмәскә? Аңлыйсылары килсә, татарчаны ялт итеп өйрәнәчәкләр

Әйдәгез, мониторинг үткәрәбез: мәктәптә татар теленә өйрәнеп чыгучылар күпме? Бармы алар? Ә инглиз телен ни өчен яхшы үзләштерәләр? Чөнки аңа мохтаҗлык бар, урамга чыксаң, бүген Русиядә дә инглиз теле кирәк. Чит илгә чыгу турында әйтеп тә тормыйм. Тормышта татар теленә мохтаҗлык бармы соң? Куллану даирәсе булмагач, сез бу сорауга уңай җавап бирә алмыйсыз. Шуңа күрә нишләп әле республика күләмендәге әһәмиятле чараларны татар телендә үткәрмәскә? Аңлыйсылары килсә, татарчаны ялт итеп өйрәнәчәкләр бит.

Татарча чаралар оештырырга кирәк. Чара дигәннән, “Татар җыры”н беренче елларда җаным-тәнем белән күралмый идем. Чөнки анда эстрада “йолдызлары” “фанера”га җырлады. Хәзер исә хөрмәтем зур. Аның абруе бар, аңа кыйммәтле билетларны эх тә итмичә сатып алалар, аңа яшьләр йөри. Аңлыйсызмы, оештыручылар ритуал уйлап тапты һәм аңа халык тартыла. Бу татар мәдәниятен үстерүче искиткеч коммерцияле проект. Менә шундый ритуал-чараларны арттырырга кирәк.

Музыка иң көчле корал ул. Менә безнең хорда булса, 5 татар бардыр, калганнары чеп-чи урыслар. Ләкин бу 25 рус кешесе татар теленең орфоэпия кануннарын, фонетикасын, Тукай интонациясен, дикламациясен яхшы белә. Алар татар композиторлары әсәрләрен, Татарстан гимнын җырлап бирә ала. Кайчак бәлки телгә музыка аша өйрәтергәдер дип тә уйлыйм. Чөнки бит җырчыларның берсе дә ардык татар музыкасыннан, әйдәгез башканы җырлыйк әле дип әйтми, мин беләм, алар татар телен ярата. Алай булмаса, сизәр идем. Ә татар кешесенең һәркайсы һичьюгы Татарстан гимнын яттан белә микән әле?

Белешмә: Татарстан республикасы дәүләт камера хоры 2007 елда Татарстан министрлар кабинеты карары нигезендә оеша. Коллективны Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе доценты Миләүшә Тәминдарова җитәкли. Аңа кадәр ул консерваториянең опера студиясен җитәкләгән. Коллектив актив гастрольләр эшчәнлеген алып бара, башта Татарстан, Идел буе төбәкләрен колачласа, хәзер хорның чит илләрдә дә үз тамашачысы бар. Коллектив репертуары бай. Анда классик-романтик әсәрләр дә, халык җырлары, джаз композицияләре, яңа стиль үрнәкләре дә бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG