Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында боралак казасында бер кеше һәлак булган


6 ноябрь иртән Казан янындагы Югары Ослан районында "Ак барс Аэро" ширкәтенә караган боралак җимерелеп төшкән. Очучы һәлак булган, дип хәбәр ителә.

Вакыйга дүшәмбе иртән булган. Татарстанның Югары Ослан районындагы "Красный пахарь" бакчачылык ширкәтенә боралак төшүе турында хәбәр килә. "Bell 407" боралагы "Ак Барс Аэро"га карый. 43 яшьлек очучы һәлак булган. Борлакта башка кеше булмаган, дип белдерелде.

Әлеге вакытта җимерекләрне аралау, коткрау эшләре бара, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG