Accessibility links

7 ноябрь – Октябрь инкыйлабына 100 ел тулган көнне Уфа коммунистлары көтеп алса да, чара алар теләгәнчә узмады. Башка елларда башкала урамнары буйлап Ленин мәйданына кадәр тантаналы йөреш булса, быел ул рөхсәт ителмәде.

Уфа коммунистларына Октябрь инкыйлабының 100 еллыгында тантаналы йөреш кенә дә түгел, ел да һәйкәл янында уза торган урам җыенына да рөхсәт бирмәгәннәр булып чыкты. Башка елларда коммунистлар “Искра” кинотеатры каршында җыелып, Ленин мәйданына кадәр тынлы оркестр озатуында тантаналы йөреш уздыра иде. Быел хакимият бәйрәм чарасын үз кулына алу сәбәпле, бәйрәмгә килүче коммунистлар Ленин һәйкәленә чәчәк салу белән генә чикләнделәр. Тынлы оркестр мәйданның бер кырыенда үги бала кебек басып торды.

Тынлы оркестр
Тынлы оркестр

Чәчәк салулар узгач, башкаланың Орджоникидзе районы коммунистлары җитәкчесе Салават Тангатаров ризасызлык белдереп чыгыш ясый башлаган иде. Ләкин аны Башкортстан коммунистлары җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин туктатып, халыкны бәйрәм уңаеннан концерт булачак урынга чакырды. Чарага килүчеләр мәйдандагы Ленин һәйкәле яныннан тезелеп, концерт буласы урынга килде. Тынлы оркестр аларга дәрт биреп торды. Чарага килүчеләрнең бер өлеше һәйкәл янында торып калды. Алар республика коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗинны рәсми хакимият кесәсенә керүдә гаепләде. Орджоникидзе районы коммунистлары бүлекчәсе башы Салават Тангатаров Азатлыкка бу хакта шулай диде:

Салават Тангатаров
Салават Тангатаров

“Бәйрәмне ел буе көтеп алган идек. Хуҗалар безгә кинотеатр яныннан Ленин һәйкәленә кадәр уза торган, инде гадәткә кергән йөреш уздыруга рөхсәт бирмәгәннәр. Юнир Котлыгуҗин Уфа шәһәре шурасына депутат булып сайлангач, хакимиятләр белән килешеп эшләгән. Анда безгә сүз бирелми, шуңа монда гына калабыз”, диде Салават Тангатаров.

Республика коммунистлары фиркасенең беренче сәркатибе Юнир Котлыгуҗин “Октябрь инкыйлабының тарихи-мәдәни мирасы” исемле бу чараның Уфа хакимияте тарафыннан оештырылуы, шуңа коммунистларның тагын бер чара уздырырга рөхсәт алмауларын белдерде.

Коммунистлар йөреше
Коммунистлар йөреше

Коммунистлар мини-йөреш белән генә чикләнеп мәйданның икенче ягына уздылар һәм урыс драма театры бинасы янында бушлай концертка тамаша кылдылар. Концерт өч телдә: татар, башкорт һәм урыс телләрендә узды. Тамаша вакытында Юнир Котлыгуҗинга да сүз эләкте. Дөрес, башта аңа шактый тыпырчынырга туры килде. Чөнки концертның яртысы узса да, аңа сүз бирүче булмагач, ул алып баручылар янына килеп үзенең кемлеген тегеләрнең исләренә төшерергә мәҗбүр булды.

Шулай итеп, коммунистлар инкыйлабның 100 еллыгы бәйрәмен авызлары ябылган килеш уздырдылар. Бердәнбер чыгыш ясаучы Юнир Котлыгуҗинның чыгышы да бик шома булды.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

"100 ел элек зур тарихи вакыйга нәтиҗәсендә дөньяда беренче социалистик ил төзелде. Инкыйлаб кан түгүләрсез, тыныч юл белән ясалды. Яңа дәүләт тигезлеккә нигезләнде. Дөньяда беренче тапкыр Җир турында декрет кабул ителде. Җир – крестьяннарга, завод-фабрикалар – эшчеләргә бирелде. Бушлай белем алу һәм сәламәтлекне ныгыту, бушлай фатир алу мөмкинлеге тудырылды. Ленин биш ел эчендә социаль юнәлешле көчле дәүләт төзеде”, диде Юнир Котлыгуҗин.

Ул чыгышын ил таралса да, бүген дә коммунизм идеясенең искермәвен әйтеп тәмамлады. Республика коммунистлары башы берничә кешегә Октябрьнең 100 еллыгы уңаеннан чыккан түшкә тагу билгесе тапшырды.

Юнир Котлыгуҗин чыгышыннан соң халык сафы тагы да сирәкләнә төште. Шулай итеп, инкыйлабның 100 еллыгы шактый зәгыйфь узды.

Чарага килгән “Башкортстан коммунисты” гәзитенең элекке мөхәррире Мадриль Гафуров хакимиятләрнең чараны үз кулларына алуларын соңгы чорларда узган каршылык чаралары белән бәйләп аңлатты. Аның сүзләренчә, соңгы чорларда башкорт телен яклап узган чараларда хакимият тарафына бик күп тәнкыйть яуган. “Шуңа хакимиятләр андый чыгышлар булмасын өчен чараны концерт рәвешендә генә уздырды”, диде Мадриль Гафуров.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG