Accessibility links

Милли республикаларда телләр тирәсендәге вазгыять катлаулана. Мәктәптә телне мәҗбүри укытыргамы, әллә ихтыяримы дигән бәхәс Коми республикасында да каршылык тудырды. Азатлык андагы вазгыять хакында җирле оешма активисты Ольош Рассыхаев белән сөйләште.

Русия президенты Владимир Путинның Русия мәктәпләрендә урыс булмаган халыкларның ана телләрен укытуны ихтыярига калдыруны тикшерергә дигән күрсәтмәсе милли республикаларда ыгы-зыгы, җәнҗал чыгарды. Прокуратура тикшерүләре мәктәп тормышын астын өскә китерде. Прокуратура Коми республикасындагы мәктәпләргә дә күрсәтмәләр чыгарды. Коми теле артык күп укытыла, әмма урыс теленә зыян салына дигән нәтиҗә ясалмады. Шулай да 1 гыйнвардан мәктәпләрдә коми теле сайлау нигезендә 1 сәгатькә генә калырга мөмкин. Коми республикасы җитәкчелеге дә көрәшмичә телне ихтыярига калдыруны хәерлесе дип санады. Әмма җәмәгатьчелектә бу ризасызлык тудырды. Кечкенә Ижма шәһәрендә халык коми теленең киләчәге өчен борчылып урамга чыкты. Коми активистлары да татарлар, башкортлар, якутлар кебек Русия президенты, мәгариф министрына телләр тигезлеге саклансын, милли тел факультативка кала икән, аны беркем дә укымаячак, ә бу телсез буыннарны барлыкка китерәчәк, Русия Конституциясен бозмагыз, дип ачулы хатлар юллый.

Мондый каршылыкны Коми җитәкчелеге дә көтмәгән булып чыкты. Республика башлыгы Сергей Гапликов телне ихтыярига калдыру турында карар ашыгыч булды дип аңлады булса кирәк. 14 ноябрь көнне республика мәгариф министрлыгы карарын вакытлыча туктатып торды. Гапликов канунны эшкәртергә кушты.

"Коми войтыр" иҗтимагый оешмасы сәркатибе һәм активисты, блогер Ольош Рассыхаев сүзләренчә, коми телен дәүләт теле буларак укыту чорында телнең дәрәҗәсе шактый күтәрелгән. Бүгенге көндә коми телендә белем биргән бер мәктәп тә юк, ди ул.

– Киң җәмәгатьчелек Комида булган хәлләрдән хәбәрдар түгел дисәң дә була. Бүгенге көндә Комида тел вазгыяте ниндирәк?

"Мәгариф турында" канунга ярашлы коми телен өйрәнү мәҗбүри, уку предметы инвариатив өлештә урнашкан

– Бүгенге көндә Коми республикасы мәктәпләрендә коми теле ике програм нигезендә – дәүләт теле һәм туган тел буларак укытыла. Урыс теллеләр өчен коми теле дәүләт теле буларак атнасына 2 сәгать укытыла, бу мәдәни (культурология) нигездә алып барыла. Воркутада атнасына 1 сәгать кенә укытыла. Коми республикасының "Мәгариф турында" канунына ярашлы коми телен өйрәнү мәҗбүри, уку предметы инвариатив (үзгәрешсез) өлештә урнашкан.

Ольош Рассыхаев
Ольош Рассыхаев

Авырлык шунда ки: күп кенә мәктәпләр "туган тел буларак коми теле" програмыннан "дәүләт теле буларак коми теле" програмына күчә. Бу укучыларның укуын җиңеләйтү өчен эшләнә, бушатылган дәресләр, кагыйдә буларак, урыс теленнән БДИга әзерлеккә бирелә. Коми телендә укыту исә инде 70нче еллардан бирле алып барылмый.

Русия президенты боерыгыннан соң Коми мәгариф министрлыгы чаралар планы белән карар чыгарды. Әлеге карарга ярашлы ата-аналардан гаризалар җыелырга тиеш, 2018 елның 1 гыйнварыннан исә коми теле дәүләт теле буларак вариатив өлештә генә нибары 1 сәгать укытыла ала.

Коми телендә укыту 70нче еллардан бирле алып барылмый

Бу хакта хәбәр җәмгыятьтә зур бәхәсләр тудырды. Әлеге карарны кире кагу таләбе белән берничә ачык хат һәм мөрәҗәгать кабул ителде. Карарның Коми Конституциясен, "Коми дәүләт телләре турында" һәм "Мәгариф турында" кануннарны бозуы телгә алынды. Әйтик, Вконтакте сайтында урнашкан, Русия президенты, Коми башлыгы һәм башка затларга юлланган ачык хатны инде 3600дән артык кеше имзалаган (аноним һәм мәктәп укучылары тавышлары бу санга кертмәдек).

Шулай ук фән һәм иҗат вәкилләре дә аерым ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр. "Коми войтыр" (Коми халкы) төбәкара иҗтимагый хәрәкәт президиумы да министрдан бу карарны кире кагуны таләп итте. Коми җирле идарәләрендә еллык конференцияләр дә уза, ике муниципалитет инде министрлык карарын кире кагу һәм министрны вазифасыннан азат итү резолюциясен кабул итте.

– Республикагызда прокурор тикшерүләре уздымы? Аның нәтиҗәләре нинди?

Прокуратура республикада урыс телен укытуда канун бозу очракларын тапмады

– Коми мәгариф министрлыгының карары прокуратурадан күрсәтмә алудан соң чыкты. Сүз уңаеннан, прокуратура республикада урыс телен укытуда канун бозу очракларын тапмады. Әлегә мәктәпләрдә гаризалар җыялар. Нәтиҗә соңрак ясалыр мөгаен.

Тикшерүләр ничек узганын үзем әйтә алмыйм. Безнең мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры сүзләренчә, бөтен мәктәпләрне тикшертмәс өчен министрлык күпчелек эшне үз өстенә алды.

– Владимир Путинның телләрне ихтыяри өйрәнү турында сүзләре һәм прокурор тикшерүләре җәмгыятьтә ничек кабул ителде? Коми җитәкчелеге үзен ничек тотты?

– Путин белдерүеннән соң күпләр Комида канун бозулар юк дип белдерде. Бердәнбер проблемыбыз – коми теле дәреслекләренең федераль исемлеккә кермәве. Коми хакимияте дә үзен тыныч тотты, коми теле элекке кебек укытыла дип ышандырып килде.

Бу хәлләрдән соң коми телен мәҗбүри укыту яклы активистлар уянды. Алар күбесенчә төньяк шәһәрләрдә тупланган (Воркута, Инта). Бу шәһәрләрне депрессив дип тә атап була. Биредәге халык үз киләчәген Коми белән бәйләми, алар күченү програмы нигезендә чиратларын көтә. ​

Error rendering VK.

– Республикагызда коми телендә укыткан белем бирү оешмалары бармы?

– Юк, ни кызганыч, андый мәктәпләр бездә юк.

– Сез республикада коми теленең кулланылышын ничек бәялисез?

– Мәктәпләрдә коми теле мәҗбүри укытылган вакыт эчендә телнең дәрәҗәсе шактый күтәрелгән, аның кулланылыш даирәсе киңәйгән. Коми теле социаль челтәрләрдә яхшы гына кулланыла, бу электрон сүзлекләр, 40 миллион сүзлек коми теленең электрон корпусы, дөрес язылышны тикшерү програмнары, ирекле куллануда булган китаплар һәм матур әдәбият булуына бәйле.

2002 елгы җанисәп мәгълүматлары нигезендә Русиядә 256,5 мең коми кешесе яшәсә, 2010 елгы җанисәптә бу сан 202,3 кешегә калган.

* * * *

Коми теле (яки коми-зырян теле) – коми-зырян һәм коми-пермякларның милли теле. Коми республикасы һәм Пермь краенда таралган, шулай ук Киров өлкәсенең төньяк-көнчыгышында, Кола ярымутравы һәм Себернең кайбер районнарында кулланыла. Гомуми сөйләшүчеләр саны – 219 мең кеше (2010 елгы җанисәп).

Коми теле фин-угыр төркемнең пермь телләренә карый. Коми теленең өч төп сөйләше аерыла, һәрберсенең үз әдәби стандарты бар: коми-зырян, коми-пермяк һәм коми-язьвин. Язу кирилл әлифбасына нигезләнгән.

Коми республикасы Русиянең төньяк-көнбатышында урнашкан. Башкаласы – Сыктывкар шәһәре. Республикада 850 мең кеше яши, шуларның 61,69%-ын урыслар тәшкил итә, 22,45%-ы – коми халкы. Республикада 10 меңләп татар (1,20%) һәм 2,3 мең башкорт (0,26%) яши. Комида ике дәүләт теле – коми һәм урыс телләре.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG