Accessibility links

Туган телгә дәүләт тарафыннан соңгы һөҗүм башланган көннәрдән бирле миңа шушы нәрсә тынгылык бирми торды: Ник Татарстаннан читтә яшәүче татарлардан мәркәзебезгә ярдәм күрсәтүче, көрәштә катнашучы юк? Ник татарстаннар тарафыннан чит төбәкләрдәге татарлар өчен борчылу белдерү сизелми?

Бу сорауларыма җавапны Төмән өлкәсе татар теле укытучылары белән фикер алышканнан һәм Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров белән очрашып сөйләшкәннән соң таптым. Укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, яшьләр күзәтеп баралар икән Татарстанда булган хәлләрне, ләкин яшьләрнең тынлык сәгате чарасын үткәрүләреннән гайре, тавыш кубармаска булганнар.

Укытучылар шундый фикердә: безнең өлкә мәгариф департаменты җитәкчеләре белмиләр әле бу хәлләрне, белми торсыннар, әгәр дә без ризасызлык белдерә башласак, файдага түгел, зыянга гына булуы бар, безне дә кыса башларлар.

Ринат Насыйров та борчылган туган тел өчен, ләкин ул татар теле бетмәс, онытылмас, үзебез өйдә сакларбыз, татарча сөйләшербез дип ышана. Татарстан президенты идарәсе белән телефон аша сөйләшеп ризасызлыгын белдергән ул, аннан артыгын эшләүнең мәгънәсен күрми, чөнки БТК өстендәге Милли шура төбәкләрдәге филиаллары исеменнән дә туган телне саклануның нинди әһәмияткә ия булуы турындагы фикерләрен Мәскәү Кремленә һәм Дәүләт думасына җиткергән.

"Ә бит әле БТК канаты астында оешкан Русия татар эшмәкәрләре берлеге бар. Ул берлек элекке зыялы татар меценатлары үрнәгендә татар мәктәпләре ачарга уйламыймы?" дигән сорауга да Ринат әфәнде Насыйров өметле җавап бирә алмады.

"Элек җиңел булган ул: үз акчаңа мәдрәсәләр, татар мәктәпләре ачу, бүген ача башласаң, бердән, бетмәс-төкәнмәс киртәләргә килеп терәләсең. Икенчедән, бай татарларыбыз да ул кадәр күп түгел. Без бит, беләсез, Төмәндә татар гимназиясе ачарга тырышып караган идек, булып чыкмады," диде үзе дә кәсепчелек белән шөгыльләнүче Ринат әфәнде.

Соңгы елларда төбәкләр белән Казанның элемтәләре хәлсезләнде

Шулай булды шул. Төмән шәһәрендә татар гимназиясен ачып үстерер өчен дип "Ак калфак" җәмгыяте хакимияттән алган өстәмә белем бирү оешмасын татар җәмәгатьчелегенең битарафлыгы нәтиҗәсендә берәүләр җиңел генә аны барлык милләт балалары өчен “Этнос” дигән үзәккә әверделәр дә куйдылар. Соңрак эшмәкәрләрнең татар гимназиясе ачу идеясенә хакимият кушылмады, байларның омтылышы тиз сүнде.

Шулай итеп, үзгәртеп кору чорында бирелгән форсаттан телне үстерү өчен файдаланып калмады татар. Күңел ачу чараларына бирелеп, сабантуебызны да “интернациональ бәйрәм”гә әверелдереп, җыелышып чәйләр эчүгә өстенлек биреп, татар туган телебезне саклау турында кайгыртмады, телебезне юк итүгә юнәлдерелгән кануннарга да каршы чыга алмады. Ә Мәскәү Кремле бүген әдәпле мөрәҗәгатьләргә карап кына чигенүне, әйткән сүзеннән кире кайтуны кирәк дип тапмый, ялгышлыгын танымый торган хәлгә җитеп ныгыды.

Беркем өчен дә сер түгел: соңгы елларда төбәкләр белән Казанның элемтәләре хәлсезләнде, озак та үтмәс, элемтә җепләре тәмам өзелү хәленә җитәр, чөнки федераль үзәк төрле юллар, төрле ысуллар белән мәдәният, мәгариф өлкәсендә милли республиканың читтәге татар төбәкләренә йогынтысын юкка чыгарырга тырыша, гәрчә Казан хәленнән килгәнчә элемтәләне сакларга тырышып караса да.

Менә хәзер татар дөньясы таркалып барганда Татарстан белән элемтәләр кылдай нечкә хәлендә торганда себер татарларының Себернең азсанлы асаба халкы булып күтәрелүләре кирәк булып чыкты дип әйтүчеләр бар. Бу фикер белән килешәсе дә килә, килешү дә читен. Себер татарларына сакланып калуның бердәнбер юлымы – аерылып чыгу?

Урыслашу көчәя барган заманда себертатарларның аерым халык булып саклануы өчен нигез бармы

Урыслашу көчәйгәннән-көчәя, тизләшкәннән-тизләшә барган бу заманда себертатарларның аерым телле, аерым мәдәниятле мөстәкыйль халык булып сакланып үсеш алуы өчен рухи-мәдәни, икътисади нигезе бармы дигән сорау калкып чыга. Милләт рухы сакланган авылларда картлар гына калып барган, барлык мәдәният һәм тел үсеше һәвәскәрлек кыяфәтендә генә барган, мәктәпләр урыс мәктәпләренең филиалларына әверелеп юкка чыгып барган, мәдәният, сәнгать өлкәсендә милли кадрлар әзерләү гомердә булмаган, өлкә үзәгендә дә милли китапханәсе генә дә өлкәгә бер милли мәктәбе дә булмаган халыкның татар дөньясыннан аерылган хәлдә милләт буларак үсеш алуын күз алдына китерү читен. Кызганыч хәлдә бүген себертатарлар!

Шулай итеп, Татарстанда туган телне мәктәпләрдән кысрыклап чыгару хәрәкәте ил буйлап сибелгән татарны тәмам таркату, араларын өзү, урыслаштыруны тизләтү чарасы да булып чыга.

Русия президенты сайлаулары якынлашып килә. Сайлаулар үткәч, дөнья үзгәрерме, юкмы? Намзәтләрнең програмнарында чагылыш табармы милли сәясәт, ничек чагылыр? Бу сорауга җавапны 2012 елда узган сайлауларга карап чамаларга булыр, бәлки. Ул сайлауларда Владимир Путиннан кала президентлыкка намзәтләрнең барысы да програмнарында бу теманы нибары бер-ике җөмлә белән генә билгеләп үткәннәр иде.

Путинның милли сәясәткә карашлары аның сайлауалды програмының шактый зур өлешен алып торды. Програмының милли сәясәткә багышланган шул зур өлешеннән берничә җөмләсен генә искә төшерсәк тә, аның милләтләр алдында биргән сайлауалды вәгъдәләре зурдан булган булуын күрербез. Үзенең милләтләргә карата ихтирамлы булуын раслау өчен Путин бер халык икенчесеннән өстен була алмый, Аллаһы алдында барлык халыклар да тигез дигән идеяне нигез итеп алган “Слово о законе и благодати” дип аталган урыс фәлсәфи-дини хезмәтне дә милли сәясәт төзүчеләр өчен уңай үрнәк итеп күрсәткән иде.

Русиянең милли сәясәте концепциясендә исә ”Русиянең урыс булмаган халыклары да үз телләрен, үз культураларын үстерергә хаклы, ләкин урыс теле, урыс культурасы нигезендә” диелгән.

Илнең башка халыкларын урыс дөньясында ассимиляцияләп юк итү 2000 елдан башлап социализмга алмашка килгән демократларның төп идеясенә әверелде. Алар чигенмәячәк, әлеге идеология көннән-көн тирәнәя, көчәя генә бара.

Халыкларны урыслаштыру идеологлары тарафыннан төбәк җитәкчеләренә "көймәне чайкалдырмаска" кушылган

Халкыбыз исә татарның үсеш юлына басуына ышанып, сабантуйларда шау-гөр килеп йөргәндә республика җитәкчеләре, татар галимнәре, язучылар, мәгариф хезмәткәрләре, милләт зыялылары, журналистлар аңламый калмагандыр бит дәүләтнең әлеге сәясәтен, тик аларга агымга ияреп бару җиңелрәк булды шул. Хәзер халыкларны урыслаштыру идеологлары тарафыннан төбәк җитәкчеләренә “көймәне чайкалдырмаска” кушылган.

Хәзерге вакытта милләт булып сакланып калу өчен бер генә юл кала – иллюзияләргә бирелмичә, халыкның үзенә дәррәү күтәрелү, халыкара хокук саклау документларына таянып, үз хокукларыбызны яклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG