Accessibility links

Татарстан республикасының җыр һәм бию ансамбле үзенең 80 еллыгын билгеләргә җыена. 16 ноябрь шушы уңайдан матбугат очрашуы үтте. Сүз ансамбльдәге татар мохите турында барды.

Татарстан республикасының җыр һәм бию ансамбле киләсе айда үзенең 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шушы уңайдан ансамбль җитәкчесе Юрий Жуков, сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, баш балетмейстер Раилә Гарипова, баш хормейстер Нияз Гәрәев, оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин матбугат очрашуына килде.

Сүз башлыча ансамбльдәге татар мохите турында барды. Азатлык хәбәрчесенә алар соңгы вакытта татар теленә барган һөҗүм уңаеннан борчылулары турында да сөйләделәр. Ансамбль җитәкчесе Юрий Жуков моны ясалма куптарылган ыгы-зыгы дип бәяли:

Бу ансамбльдә мин татар мәдәниятенең бөеклеген аңладым

– Татар коллективында минем хокукларым кысыламы? Мәгънәсезлек бит бу. Ясалма тудырылган каршылык. Чөнки бу ансамбльдә мин татар мәдәниятенең бөеклеген аңладым. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнергә кирәк. Моннан беркем дә бернәрсә дә югалтмый.

Мин үз мисалымда аңлатырга тырышам. 1991 елда Калугадан Казан консерваториясенә укырга дип килдем. Аннан берничә ел татар филармониясендә эшләдем. Мин шундый бәхетле: Илһам Шакировның эшләп йөргән чакларына эләктем һәм җырның нинди куәткә ия булганын үз күзләрем белән күрдем. Кызганыч, андый таланталар гасырга бер генә туа. Аннан ансамбльгә чакырып алдылар. Рус кешесе буларак, татар ансамблендә хокукларым кысылды дип мин һич кенә дә әйтә алмыйм! Ә монда татар телен өйрәнгәнгә күрә имештер кемнеңдер хокуклары кысылган. Абсурд әйбер бу.

Сулдан: Рәшит Мостафин, Раилә Гарипова, Айрат Хәмитов, Юрий Жуков, Нияз Гәрәев
Сулдан: Рәшит Мостафин, Раилә Гарипова, Айрат Хәмитов, Юрий Жуков, Нияз Гәрәев

Без бит милли республикада яшибез, ничек инде татар телен өйрәнмәскә була?

Ансамбль миңа татар мәдәниятенең бөек булуын төшендерде. Татар телен исә Казанга килеп төшкәннән бирле өйрәнәм, чатнатып сөйләп бирә алмасам да, аңлыйм. Без бит милли республикада яшибез, ничек инде татар телен өйрәнмәскә була? Минем кызым 3нче гимназиядә укый, без бергәләп татар телен өйрәнәбез. Без бу яктан бик уңдык, аңламаган сүз яки темабыз булса, сабыр итеп тагын бер кат аңлаталар. Миңа калса, татар телен белмәгән һәрбер кешегә карата нәкъ шундый ук сабыр мөгамәлә күрсәтелә. Татар минемчә, теләсә нинди халык белән уртак тел таба белә.

Миллилекне, милли телләрне бетерергә ярамый, аларны сакларга кирәк. Без әнә шуның белән шөгыльләнәбез дә инде. Русия – милли ил. Калмык иле, Татарстан – шул ук Русия бит инде ул. Нишләп без Татарстан белән Русияне бер-берсенә каршы куябыздыр, һич кенә дә аңламыйм.

Русиягә алмагач та татардан, Болгар дәүләтеннән кергән

“Изге бакчалар” дигән програм әзерләгәндә тарих институты галимнәренә дә мөрәҗәгать иттек. Програмда Ефәк юлының Болгар аша узуы турында өлешләр бар. Баксаң, Ефәк юлы аша Болгарга алмагачлар килгән икән. VIII-IX гасырда Чулман белән Идел буенда алмагачлар гөрләп үскән, ә Русиядә юк. Русиягә бу агач татарлардан кергән. Нинди дәүләтле булган халык ул! Бу турыда, кызганыч, мәктәптә өйрәтмиләр.

– Җитәкче буларак сезгә, програмда татар номерлары күп, русчаны да кушыгыз әле дип әйтмиләрме?

– Беркайчан да андый сүз ишеткәнем булмады. Читтә безнең концертны күбрәк рус телле тамашачы карый. Татарлар булса, өчтән берен тәшкил итә. Сәнгать бит ул, нинди генә телдә яңгыраса да, ахыр чиктә мәхәббәт, матурлык турында. Кем инде мәхәббәтне инкярь итә ала?

Ансамбль оркестрының җитәкчесе Рәшит Мостафин исә мәктәпләрдәге вазгыять башка оешмаларга да күчмәгәе дип борчыла:

Татарларны мыскыл итеп җиденче татарча факультатив дәрескә калдыралар иде. Яңадан шуңа кайтабызмы?

– Өч кызым да элек-электән татар мәктәбе булып саналган 80нче мәктәптә укыдылар. Андагы мохитне мин эчендә кайнаганга яхшы беләм. Чөнки заманында җырчы Таһир Якупов белән шунда эшләп тә алдык. Хәтта менә шушы белем йортында да каршылыклар килеп чыкты. Балаларга тигез караш бетте. Берсенә татар телен укымаска да ярый, берсенә ярамый. Шундый заманны үттек бит инде: рус балалары өйләренә кайтып китәләр иде, ә без татарларны төрлечә мыскыл итеп җиденче итеп куелган татарча факультатив дәрескә калдыралар иде. Яңадан шуңа кайтабызмы? Мәктәптәге бу каршылык хәзер башка коллективларга да таралырга мөмкин.

Ансамбльдә татар мохитен сакларга тырышабыз. Бер тапкыр безгә шәп тавышлы егетләр килде. Матур җырлыйлар, тотарга да кабул итәргә инде менә. Ноталар тоттырдык та, әйдәгез әле, татарча да җырлап карагыз, дибез. Юк, без русча гына җырлаячакбыз, татарча җырларга башка кешеләрне алырсыз, ди болар. Бездә алай була алмый. Татар ансамблендә татар телен хөрмәт итмәгән кеше эшләми генә. Шуны аңлатып, саубуллаштык.

Сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов татар телен камил белгән яшьләрнең аз булуын искәртте:

Педагоглар һәр чәршәмбене татарча сөйләшүгә багышлый. Ул көнне фәкать татарча гына эндәшергә була

– Дөрес, телне начар белгән артистларыбыз да бар. Алар бер елда җырларга, ә инде озаккарак калса, татарча сөйләшергә дә өйрәнә. Моның өчен педагоглар атнаның һәр чәршәмбесен татарча гына сөйләшүгә багышлый. Ул көнне фәкать татарча гына эндәшергә була. Аңламый икән, менә шул җөмләнең татарчасы ничек була әле, дип сорый ала. Ярдәм итәбез, сабырлык белән татар теленең матурлыгын сеңдерергә тырышабыз.

Баш хормейстер Нияз Гәрәев моңны татар кешесе генә аңлый дигән фикердә:

– Хорда татарны аңламаган, шушы җыр үзенчәлекләрен белмәгән кеше эшли алмый. Моң дигән сүзнең хикмәтен аңламаса, ничек җырласын ди инде ул.

Баш балетмейстер Раилә Гарипова ансабльне кечкенә бер дәүләт белән чагыштырды. Ләкин бу дәүләтнең үз концерт залы юк. 200 кешелек коллектив күмәк репетицияләрне дә кысан шартларда үткәрә. Юрий Жуков исә ансамбльне ниндидер залда өйдәш итеп күз алдына да китерә алмый. Аның күзаллавынча бу – ансамбль тарихын чагылдырган музейлы, эчтәтәлекле бина булырга тиеш. Казанда елга бер мәртәбә генә концерт куюлары да шуннан: үз заллары юк. Опера театры бинасын ел саен ике көнгә алалар. Юбилей концерты исә 12-13 декабрьдә узачак.

Белешмә: ​Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә 1937 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хор студиясе – И.Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. Бию төркеме җитәкчесе итеп Казан шәһәре опера театрының балет биючесе Юрий Муко билгеләнә. Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый. Ансамбль оешкач, татар халкының күпгасырлык рухи мирасы, легендалары, аның йолалары, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклор бәйрәмнәре, милли киемнәре сәхнәгә менде. Шулар нигезендә югары сәнгати кимәлдәге җырлы-биюле композицияләр төзелде һәм тамашачыга күрсәтелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG