Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәпше халкы үзсалымга тавыш бирде


Шәпше авылы
Шәпше авылы

19 ноябрь Татарстанның күп кенә авылларында үзсалым референдумы узды. Азатлык хәбәрчесе Биектау районы Шәпше авылына барып, андагы тавыш бирүне күзәтте, җирле халыкның бу гамәлгә карата фикерен белеште.

Шәпше авылының сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Шәрипова сүзләренчә, алар бу эшне инде өченче ел уңышлы гына башкарып килә. Шәпшедә үзсалым 100 сумнан башланган, хәзер 200 сумга җиткән. Һәр ел сайлауга авыл халкының 60% чамасы килә. Килгән һәркем бу салымны хуплый, шуңа да референдум гамәли санала.

Шәпше - зур авыл. Монда 1500лап кеше яши. Һәрберсе 200 сум бирсә, өстәвенә республика хөкүмәте моңа дүртләтә өстәсә, шактый күп акча җыела. Алар авылда юлларны төзекләндерүгә, паркларны, багана утларын тәртиптә тотуга тотыла, ди Гүзәл Шәрипова.

Авыл халкының исә, үзсалымга карата мөнәсәбәте төрле. Күбесе бу гамәлне уңай бәяләсә, кайберәүләр, җыелган акчалар тиешенчә сарыф ителми ди.

Шәпше авылында үзсалымга карашлар төрле
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00

19 ноябрь якшәмбе көнне Татарстанда 43 муниципалитетның 872 авылында үзсалым референдумы узды. Сайлаучыларга төрле авыл йә шәһәр мәнфәгатьләренә, урынына карап, 100 сумнан алып 500 сумга кадәр түләргә әзер булу-булмаулары соралды. Бу акчалар яктырту корылмларына, юл төзелешенә, зират эшләренә һәм хәтта террорга каршы көрәшкә дә тотылачак диелә. Сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән очракта референдум гамәли санала. Бу очракта референдумга бармаучылардан да салым алына, дип аңлатты Азатлыкка юридик фәннәр кандидаты Илшат Миңнегулов.

Референдум узган дип саналса, Татарстан хөкүмәте һәр җыелган бер сумга өстәп тагын дүрт сум бүлеп бирәчәк. Бу акча җирле халык хәл иткәнчә, шул авыл йә шәһәрнең мәнфәгатьләренә тотылачак.

Авыл халкы арасында болай да күп салымнар түлибез дип, үзсалымга каршылар да бар. Татарстан, донор төбәк буларак, ел саен 700 млрд. сум салым Мәскәүгә җибәреп тора, ә үзенә 180-200 млрд. сум гына кала. Бу хакта 2016 елның маенда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергән иде.

​Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 ел ахырында Кремльнең алга киткән төбәкләргә төрле програмнар өчен федераль субсидияләр бүлүдән баш тартырга җыенуын кискен тәнкыйтьләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG