Accessibility links

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова республикада 2018 елда тагын дүрт социаль сыену урынының ябылачагы турында хәбәр итте.

2018 елда Башкортстанда социаль сыену урыннарының һәм ятимнәр йортларының санын киметү дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова белдерә, дип яза Медиакорсеть.

Социаль сыену урыннары саны Башкортстанда 42дән 36га кадәр калган, киләсе елда тагын дүртесе ябылачак. Республикада ятимнәр йортлары 18гә калган. Ике ел элек кенә аларның саны 22 иде.

Ленара Иванова соңгы елларда балаларны асрамага алу арта, ди. Моңа 2012-2013 елларда асрамага алучыларга ана капиталы дәрәҗәсендәге акча түләү дә сәбәп булган. Иванова фикеренчә, бу мөһим фактор, ләкин балаларны гаиләгә алуның төп сәбәбе түгел. "Идеальләштереп карасак, ятимнәр йортлары бөтенләй булмаска тиеш", ди министр.

Аның фикеренчә, ятимнәр әти-әниләре үлгәндә һәм туганнары булмаганда гына барлыкка килергә тиеш. Ә социаль сыену урыннарының булуы - нормаль хәл түгел, ди Иванова. Без авыр һәм озак башкарыла торган оптимизация, киметү юлына бастык, тәнкыйтьләүчеләр дә күп, ди ул.

Белгечләр Русиядә ятимнәр санының кимүе турында белдерә. Ятим балалар турындагы мәгълүмат банкы хәбәренчә, Русиядә ата-ана тәрбиясеннән ятим калган 51,8 мең бала бар. Бу былтыргы сан белән чагыштырганда 4,2 процентка азрак. Соңгы ун ел эчендә ятим балалар саны өч тапкырдан да артыгракка кимегән диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG