Accessibility links

Чәршәмбе иртән Казанның дары җитештерү корылмасында янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, завод биләмәсендә аерым торган бинанынң түбәсе янган. Зыян күрүчеләр турында әйтелми, халыкка куркыныч янамый, диелә.

Казан дары заводында янгын чәршәмбе иртәнге сәгать алты белән җиде арасында чыга. Корылмага килгән янгын сүндерүчеләр завод биләмәсендә аерым торган бинаның түбәсе януын ачыклый. Янгын тиз арада сүндерелә, дип хәбәр ителә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

"Халыкка куркыныч янамый. Әйләнә-тирә мохитка тәэсирен күзәтү оештырыла", диелә министрлык хәбәрендә.

Корылмада янгыннар еш була. Соңгы тапкыр быел җәй чыккан иде. Дары заводын башка урынга күчерү кирәклеге турында да хәбәрләр булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG