"Хворостовский гаиләсе исеменнән без авыр йөрәк белән Дмитрий Хворостовскийның вафаты туында хәбәр итәбез", диелә артистның Фейсбуктагы рәсми сәхифәсендә. Җырчының үз гаиләсендә Лондонда вафат булуы әйтелә.
2015 елда Хворостовскийның баш миендә яман шеш авыруы табылды. Ул Лондон онкология үзәкләренең берсендә берничә тапкыр химик терапия курсы узды һәм сәхнәгә кайтты. 2016 ел ахырында җырчының сәламәтлеге начарланды.
Хворостовскийга 55 яшь иде. Ул Красноярскида туган. Русиянең һәм дөньяның иң танылган опера җырчыларының берсе иде. Дмитрий Хворостовский Нью-Йоркның Метрополитен-Опера, Лондонның Ковент-Гарден, Миланның Ла-Скала опера театрларында, Вена, Берлин, Петербур опера театрларында чыгыш ясады.
Казанда ул 2013 елда Универсиада ачылышында җырлады. Шул ук елны республика көнендә "Казан көзе" Халыкара опера фестивале кысаларында күренекле опера җырчысы Альбина Шаһиморатова белән "Туган тел"не дә башкарган иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.