Accessibility links

24 ноябрь кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Веджие Кашканың җеназасына меңнәрчә кеше җыелды. Чарага килгән Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы Эскендер Биляловны "Сатлык!" дип куып җибәрделәр.

24 ноябрь Карасубазар (Белогорски) районы Учкоз авылында кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Веджие Кашканың җеназасына Кырымның төрле урыннарыннан 4 меңгә якын кеше килде.

Тапшыруларын Киевтан алып барырга мәҗбүр булган АТР кырымтатар бәйсез телеканалы җеназаны туры эфирда күрсәтте.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял мәрхүмәне озату чарасында чыгыш ясап: "Веджие әби безгә бөек бер васыять калдырды. Ул үзе милли хәрәкәттә катнашып, безгә бу хәрәкәттә катнашырга васыять итте. Ул өйдә түгел, халкыбыз арасында, милли хәрәкәттә катнашучылар арасында вафат булды. Берничә мәртәбә гаиләсе белән Кырымнан чыгарылган, куылган, ләкин иң авыр елларда Кырымга кайткан Веджие апа көрәшене бер минутка да туктатмады. Туган ватаны өчен көрәшүдә ул барыбызга, әниләребезгә, балаларыбызга үрнәк булды", диде.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров 24 ноябрьне кырымтатарлар өчен мәтәм көне дип игълан итте, кырымтатар йортларында милли байракларны төшерергә чакырды. Мәҗлес Веджие Кашканың вафаты уңаеннан аның туганнарының кайгысын уртаклашты, оккупацион хакимиятләрне кеше хокукларын бозуны туктатырга, Кырымны азат итергә чакырды.

Җеназа узган Учкоз авылының урамнарында уннарча автозаклар торды.

Җеназага Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы Эскендер Билялов та килгән иде. Чарага җыелган халык аны "Сатлык, сатлык!" дип җеназадан куып чыгардылар.

Русиягә яраклашырга чакырган Кырымның Сакъ районы мәҗлесе рәисе, элекке фермер Эскендер Билялов Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы итеп 2015 елда билгеләнгән иде.

Кырымның Украинадагы прокуратурасы Веджие Кашканың үлемен "алдан уйланылган үтерү" дип бәяләп җинаять эше ачканын белдерде.

23 ноябрь Акмәчеттә куәт төркемнәре“Медоборы” кафесында кырымтатар активистларын тоткарлаганда алар белән бергә булган Веджие Кашка кичергән стресстан хәле начараеп ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды. Дүрт кырымтатар автивисты - Асан Чапух, Бекир Дегерменджи, Кязим Аметов, Руслан Трубач 48 сәгатькә тоткарланды, аларның яшәгән өйләрендә тентүләр узды.

Шул ук көне Акмәчеттә активист Куртсеит Абдуллаев тоткарланды, Кефе (Феодосия) янындагы Южный бистәсендә Эльмира Газиеваның өйләрендә тентүләр узды. Тикшерелмәгән, рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, тентүләр вакытында имеш экстремист листовкалар табылган.

​“Бездә Киевта чыккан 26 февраль вакыйгаларына багышланган бер китапчыкны, ноутбукларны алып киттеләр”, диде Бекир Дегирменджиның хатыны. Бекир Дегирменджиның улы Мустафа Ахтәм Чийгозның “26 февраль көне” эше кысаларында (Кырымның Русиягә кушылу хакында карары алыначагына каршы митингта катнашу) мәхкәмә карары белән өй сагында кала.

Тоткарлаганнарның барысы да актив томыш позициясе белән билгеле кешеләр, кырымтатарлар өстеннән барган барлык мәхкәмәләрдә катнашучылар.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, тоткарланганнар беркайчан да Мәҗлес әгъзалары булмады, бу эштә сәяси мотивлар бар, мондый тоткарлаулар белән Кырымда булган хәлләр хакында мәгълүматны җиткерә алган кешеләрне хакимиятләр изоляцияләргә тырыштылар, диде.

“Тоткарланганнар беркайчан үзләренең Украина яклы позицияләрен яшермиләр иде”, диде Русиядә тыелган Мәҗлес рәисенең урынбасары Нариман Джелял.

Веджие Кашка кырымтатарларны Кырымга кертмәгән чорда гаиләсе белән Кырымга 70нче елларда кайта алган кешеләрнең берсе була. Аларны сатып алган йортларыннан совет җирле хакимиятләре күрсәтмәсе белән куып чыгару өчен милиция төндә килеп өйләренә һөҗүм иткендә аның кечкенә улы куркудан яшьли вафат булган. Бу гаиләне берничә тапкыр Кырымнан чыгарсалар да, ул кире кайтып урнаша иде. Веджие Кашка Кырымда булган хәлләрне академик Сахаров белән очрашуда җиткергән кеше, 1987 елда кырымтатарлар массакүләм рәвештә Кырымга кайта башлаганда милли хәрәкәт җыелышлары еллар буе аның йортында уза иде.

Веджие Кашка хакында Казан журналисты Венера Якупова 1991 елда чыгарган “Крымские татары или привет от Сталина” китабында да язган иде.

83 яшендә булган Веджие Кашканың барлык гомере туган кырымтатар халкы өчен милли көрәштә узды, ул бу юлда җанын да фида итте. Аның фаҗигале үлеме кырымтатарлар өчен зур кайгы көненә, матәм көненә әверелде дияргә мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG