Accessibility links

Миләүшә Тәминдарова: "Телне җыр аша яраттырып була"


Татар дәүләт камера хоры "Алтын граммафон" концертына әзерләнә

22 декабрь Казандагы Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында беренче "Алтын граммафон" концерты узачак. Әлеге чараның идея авторы, Татар дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова татар көйләренең дөнья музыкасы белән бер дәрәҗәдә икәнлеген раслаячагын әйтә.

Татар җыры дөнья классикасы дәрәҗәсенә җитмәгән әле. Татар җыры белән чит илгә чыгып булмый. Моңарчы без музыка белгечләреннән, җырчылардан әнә шундый фикерләрне ишеттек һәм моңа ышана да башладык бугай инде. Татар дәүләт хоры җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова исә Яхин музыкасын Шопен, Рахманинов әсәрләре белән бергә яңгырата, “Киек казлар”, “Зөлхиҗҗә”, “Урман кызы”, “Әллүки” дә чит ил тиңдәшләрен тапкан. Бу - татар җыры шундый ук җыр, ул инглиз, рус һәм башка музыкалар кебек үк бер дәрәҗәдә яңгырый, ди хор җитәкчесе. “Алтын граммафон”ның беренче концерты 22 декабрь Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак.

Әлеге проектның әһәмияте татар җырын популярлаштыруда гына түгел. Миләүшә Тәминдарова шушы үрнәктә мәктәпләрдә татар телен бик җиңел һәм яраттырып өйрәтеп була дигән фикердә:

– Бу концертны оештыру идеясе фин татарлары белән очрашудан кайтканда поездда туды. Мин аннан татарларның телне саклап калуларына сокланып та, тетрәнеп тә кайттым. Минем дә телне саклауга үз өлешемне кертәсем килде. Бүген вазгыять шундый: һәрбер татар, безгә татар теле кирәкме, рус телеме дигән дилеммада үзенә анык җавап табарга тиеш. Монда битарафлык саклап булмый. Сүз көрәштерергә була, анысы, ләкин бу көрәш мәңгелек һәм нәтиҗәсез.

Миләүшә Тәминдарова: "Татар музыкасы дөнья үрнәкләреннән ким тугел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:42 0:00

Мин конкрет эшләрне яратам һәм эшем җыр өлкәсендә чагыла. Безнең хорда 32 кеше җырлый, аның 25е татарча сөйләшә белми. Ләкин аларның һәрберсе Татарстан гимнын яттан белә һәм татарча алар җырламаган әсәр булса да, бик аз. Ә бит җыр аша телне кабул итү, аны ярату, телнең нәфислеген, матурлыгын, орфоэпиясен аңлауга ирешеп була. “Алтын гарммофон” шуңа күрә туды һәм ул мәктәптә булсынмы, башка җирдәме – руска-татарга бүлгәләнүнең дөрес түгеллеген күрсәтә.

Татар музыкасы, ул начаррак та, яхшырак та түгел, ул – шундый ук!

Мин татар телен, мәдәниятен яраттыра алырлык вакыйга уйлап табарга кирәк дип сөйләгән идем бит әле? Менә бер мисал: үзебезнең “Талы-талы”ны фин полькасы белән кушып башкарган идек, сез тамашачының ничек шашынганын күрсәгез! Бу концерт шундый чыгышлардан торачак та инде. Моны төрлечә атап була: тәңгәл килү, яраклашу, тигезлек... Ничек кенә аталса да, эчтәлеге бер, татар музыкасын дөнья үрнәкләре белән янәшә куеп була һәм миңа бу идея бик ошый. Шопенның мәшһүр этюды, Рахманиновның “Язгы сулар”ы Рөстәм Яхынның “Күңелдә яз”ы белән бер аһәңдә яңгырый бит. Менә бу өч музыка бербөтен әсәргә әверелде дә куйды! Бу безнең Яхин дөнья музыкасы белән бер дәрәҗәдә дигән сүз. “Казан кичләре”ннән бик җиңел генә Стинг башкарган җырга, аннан Бейонсега күчеп була. Шәхсән үзем бу күчешләрдә бәхетле мизгелләрне кичерәм. Татар музыкасы, ул начаррак та, яхшырак та түгел, ул – шундый ук!

Мәктәптәге музыка дәресләрен телне өйрәнүгә файдаланып була

Телне өйрәнү програмы уңаеннан да конкрет тәкъдимем бар. Мәктәптәге музыка дәресләрен телне өйрәнү уңаеннан файдаланырга була. Һәм монда рәсми органнарны кушарга кирәкми дә. Гап-гади хор бәйгесен башлап җибәрик. Ни өчен хор? Чөнки хорда бер бала түгел, күп бала җыр өйрәнәчәк. Татар җырын башкарасың икән, син аны яратмыйча булдыра алмыйсың. Өйрәнгәндә исә татар теленең төп кагыйдәләрен үзләштерәчәксең. Иң беренче чиратта орфоэпиясенә төшенәчәксең. Әйдәгез, музыка дәресләрендә ун татарча җыр өйрәнәбез! Сыйныфлар, мәктәпләр, районнар татарча җырлый башлаячак бит. Бәйге оештырыйк, иң яхшысын билгелик, бүләк фонды булдырыйк. Аны гына эшләргә хәлебездән килә бит инде. Мин бу идеядә нинди өлеш кертә алам? Әйтик, репертуар төзи алам. Монда баланың яшенә, тавыш мөмкинлекләренә туры килерлек җырларны сайларга кирәк. Музыканы татар теле дәресләренә яраклаштырсак, безнең тел беркайчан да үлмәячәк. Без бик җиңел итеп бик зур проблемны хәл итәчәкбез.

Концертта чыгышлар бик төрле. Бер генә стиль яки жанрны куллану тамашачыны талчыктырыр иде, ди җитәкче. Без моңа узган елгы "Үзгәреш җиле" мисалында инандык инде. Анда һәрбер чыгыш джазга яраклаштырылган иде.

“Алтын граммафон”да нәрсә көтелә һәм кемнәр катнаша соң? Миләүшә Тәминдарова менә нәрсәләр сөйли:

Музыка өчен җан аткан кешеләр белән дуслашырга яратам

– Чыгышлар төрле. “Ак калфак” белән берләштерелгән “Половецкие пляски”дан алып, авыл такмакларына кадәр. Бездә кошлар җырларыннан поппури да бар. Анда “Кыйгак-кыйгак”, “Киек казлар” җырлары азәрбайҗан белән русча “Соловей”га кадәр керде. Бар да кошлар турында. Без әнә шундый кыю чыгышлар яклы. Yummy Music төркеме идеягә кушылды. Мин музыка өчен җан аткан кешеләр белән дуслашырга яратам. Алар һәрчак янәшәдә, магнит кебек тартылалар. Менә бу егетләр дә, акча мәсьәләсен дә кузгатмыйча, эчкерсез рәвештә катнашырга булдылар. Без үз чиратыбызда аларга вокал буенча педагогта шөгыльләнү мөмкинлеген булдырдык. Чөнки сизелеп тора, алар фикерле егетләр, кызык алымнары бар, ләкин грамота, профессиональлек җитеп бетми. Җырлау өчен дөрес сулыш алу, интонация, музыкаль киңлек нигезләрен белергә кирәк. Шул ук вакытта аларның азрак шүрләбрәк калуларын да аңлыйм. Егетләр үз асылларын югалтудан курка. Ләкин безнең систем, ул гомуммузыкаль систем һәм нинди генә юнәлештәге җырчыларны тәрбияләми. Бу алым рокерны рокер булудан һич кенә дә туктатмый. Чыгыш ясаучылардан Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльмира Кәлимуллина бар. Эльмира шунда ук ризалыгын бирде, ул чын мәгънәсендә музыкант. Ул һәрчак хәрәкәт, эзләнү яклы. Шуңа күрә аңа хөрмәтем бик зур.

Татар дәүләт камера хоры репетициясе
Татар дәүләт камера хоры репетициясе

Чыгыш ясаучылардан Лариса Семенова хорда бер тапкыр җырлап караган кешенең аннан башка яши алмаганын сөйләде. Израилдә яшәгәндә татар җырын сагынуын да яшермәде:

– Бу хорда алтынчы сезон эшлим. Беренче вакытларда ук күңелемдә татар җырына мәхәббәт уянды. Ышаныгыз, бу купшы сүзләр түгел. Бәлкем әле мин үзем дә, татар мохитеннән, татар җырыннан аерылып тормаган булсам, моңа төшенмәгән булыр идем. Эш шунда, миңа Татарстаннан китәргә һәм җиде ел Израилдә яшәргә туры килде. Шундый сагына идем татар җырын, ә ул смартфоннар заманы түгел, татарча әсәрләр дә интернетта бик юк иде. Эзли торгач, “Туган як” дигән җырны таптым. Аны кем башкаруын да белмим, ләкин бер тыңлый башласам, кабат-кабат, мөгаен дистәләгән мәртәбә әйләндергәнмендер.

Музыка – бик көчле корал ул, аны тел өйрәнүгә юнәлтсәң, миңа калса, бик отышлы булыр иде. Музыка ярдәмендә сүзнең мәгънәсенә интуитив рәвештә һәм бик җиңел төшенәсең, телнең бөтен матурлыгын тоясың. Менә хәзер без “Киек казлар” җырын өйрәнәбез. Мин аның күчмә кошлар турында булачагын музыкасыннан ук тойдым. Кызыксынып китеп, җырның сүзгә-сүз тәрҗемәсен сорадым. Шул тәрҗемә аша мин күпме сүзне аңыма сеңдереп калачакмын.

Хор солисты Ксения Романова татар җырларын җырлап татарча сөйләмне аңлый башлавы турында әйтте:

– Татар музыкасы минем өчен беренче чиратта халыкның милли үзенчәлеге. Ул халыкның йөрәге һәм шушы халыкны аңлау, аны кабул итүнең бер ысулы да. Музыка аша милләтнең портерын тәзеп була. Телне аңламасам да, музыка аша мин халыкның нәрсә белән яшәвен, нинди уйлар белән янганын белеп була. Хорда эшләп мин татарча аңлый башладым, әмма үзем җөмлә төзи белмим әле.

Татар дәүләт камера хоры репетициясе
Татар дәүләт камера хоры репетициясе

Башкортстаннан җырчы Илдар Рәхимов исә татар эстрадасы вәкилләрен хор белән җырлату отышлы алым дигән фикердә. Алар моннан баеп, музыкага мөнәсәбәтләре үзгәреп китәчәкләр ди ул:

– Хор ул шундый үзенчәлекле организм, аның белән бер чыгыш ясау да әллә никадәр гыйлем бирә. Миңа калса, бу концертта хор белән чыгыш ясаган җырчылар музыкага бөтенләй башкача карый башлаячаклар. Татар җыры инглиз җыры белән шулкадәр матур яңгырый, чөнки фонетик яктан бу ике тел бер-берсенә бик якын. Әйтәләр бит әле, татар кешесенә инглизчә өйрәннүе якынрак дип, охшаш авазлар күп чөнки.

Илгиз Зәкиев исә хорда җырлап сөйләмен камилләштергәнен әйтте:

– Татар җыры йөрәккә салынды. Татар җыры аша туган җелемә кайтып барам. Хорга рәхмәт, ул күпме милләтне берләштерде, – ди ул.

Җырчы Алинә Шәрипҗанова Миләүшә Тәминдарова композитор Шамил Шәрифуллин эшен дәвам итә дип саный:

– Миләүшә Тәминдарованы татар эстрадасының мега акылы дияр идем. Ул искитмәле микслар ясый. Алар татар җырын түбәнсетми, киресенчә, карале, безнең көй дөнья музыкасы белән бер дәрәҗәдә икән дип шаккаттыра. Аның эшкәртүендә гап-гади фольклор үрнәкләре дә затлы яңгырый. Ул татар музыкасын бик белеп, бик дөрес итеп аранжировкалый. Кайчандыр бу юнәлештә композитор Шамил Шәрифуллин эшләгән булган. Хәзер бу эш белән беркем дә шөгыльләнми диярлек. 22 декабрь концертында Шамил абый башкарган эшнең тагын да камилләшүен күрербез. Хор җитәкчесе шундый җырларны сайлады, алар радио-телевидениедә күптән яңгырамый инде.

Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина:

– Бу концерт турында иң беренче тапкыр композитор Эльмир Низамовтан ишеттем һәм татар музыкасының эзләнүдә булуына бик сөендем. Әлбәттә инде, мондый эшкә үземнән дә өлеш кертергә бик теләп риза булдым. Безнең Эльмир белән моңа туры килердәй “Бәллүр чыклар” дигән җырыбыз да бар. Бу җыр Майкл Джексонның бер җыры белән шундый аваздаш, ә Джексоннан “Керфекләрең синең нигә кара” дигән халык җырына бик җиңел күчеп була икән. Менә бу өч җырдан без бер әсәр иҗат иттек. Бу ни дигән сүз? Безнең татар җыры да, татар телебез дә дөнья җырлары һәм телләре белән бер үк дәрәҗәдә дигән сүз. Бу әлбәттә, яңалык түгел, әмма шушы фикерне гел искәртеп һәм дәлилләр белән раслап тору бер дә комачау итми. Бигрәк тә хәзерге заманда.

“Алтын граммафон” – бик зур эш. Без мәдәниятебезне сакларга һәм пропагандаларга тиеш. Мондый проектлар берләштерә һәм татар телен белмәгән кешеләрне дә үзенә җәлеп итә. Шушындый югары дәрәҗәдәге, бернинди дилетантлык булмаган тәҗрибәләр күбрәк булсын иде. Алар булмаса, кая барып чыгачагыбыз билгесез.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG