Accessibility links

Казанда финанс оешмаларына акча кертеп алданганнар Миңнехановка мөрәҗәгать имзалады


Төрле финанс оешмаларына акча биреп алданганнар ярдәм сорап Миңнехановка мөрәҗәгать имзалый

Казанның Ирек мәйданында 23 финанс оешмасына акча биреп алданганнар акчаларын кайтару өчен ярдәм сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать имзалады.

2 декабрь Казанның Ирек мәйданындагы бакчага төрле финанс оешмаларына акча биреп алдынган 30лап кеше җыелды. Алар акчаларын кайтаруда ярдәм сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать имзалады.

Төрле финанс компанияләренә акча биреп алданганнар ярдәм сорап Миңнехановка мөрәҗәгать имзалый
Төрле финанс компанияләренә акча биреп алданганнар ярдәм сорап Миңнехановка мөрәҗәгать имзалый

Алданучыларның күпчелеге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять СК "Наследие" (СК - Сберегательная компания-ред.) мөштәриләре. Чарага килгән 30лап пенсия яшендәге кеше арасында шулай ук "Благо", "Алмаз инвест" оешмаларына акча биреп алдандым дип күрсәтүчеләр дә бар иде. Барлыгы 23 оешма теркәлде. Алданучылар арасында 50 мең сумнан алып 8 миллионга кадәр акча кертүчеләр дә бар.

Төрле финанс компанияләренә акча биреп алданганнар ярдәм сорап Миңнехановка мөрәҗәгать имзалый
Төрле финанс компанияләренә акча биреп алданганнар ярдәм сорап Миңнехановка мөрәҗәгать имзалый

Әлеге имза җыю чарасы шәһәр хакимиятләре белән килештерелгән. "Хөкүмәттә утырганнарга махсус күренсен өчен монда җыелдык", дип белдерде Азатлыкка чарада катнашучыларның берсе. Чараны гади киемдәге полиция хезмәткәрләре күзәтеп торды.

Урам чарасы тәмамлангач, анда катнашучылар Казанның Пушкин урамы 18нче йортта урнашкан Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты бинасына юл алды. Алданганнарның җыелышы анда үтте. Җыелышта 50дән артык кеше катнашты. Алга таба эшчәнлек итү өчен координация шурасы төзелде. Әлеге җыелышны "Җинаять һәм канунсызлыкка каршы" хәрәкәт башлыгы Дмитрий Бердников оештырды һәм алып барды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG