Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда татар мәктәпләре кирәк дигән мәгълүмат безгә килмәде"


Казанның 180нче санлы мәктәбе
Казанның 180нче санлы мәктәбе

Татарстан җәмәгать пулаты әгъзасы Асия Тимирясова Казанның 180нче санлы гимназиясен татар мәктәбе итмәүне "кискен каршылыкны чын ызгыш-талашка әйләндермәү" дип бәяли.

"Җәмәгать пулаты, җәмәгать шурасы һәм мәгариф министрлыгының уртак тырышлыгы белән Казанда 180нче санлы яңа күп телле гимназиянең укыту програмы тирәсендә барган бик кискен каршылыкны чын ызгыш-талашка әйләндермәү мөмкин булды."

Бу сүзләрне Казанның Тимирясов исемендәге инновацион университеты ректоры, Татарстан Җәмәгать пулаты әгъзасы Асия Тимирясова горурланып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алдында чыгыш ясаганда белдерде. Әлеге сүзләр 2 декабрь узган социаль эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумында яңгырады.

Cоциаль эшчәнлек алып баручы оешмаларның республика форумы
Cоциаль эшчәнлек алып баручы оешмаларның республика форумы

"Бу елның язында ата-аналарның 180нче яңа полилингваль гимназиянең белем бирү програмына кагылышлы бик кискен сораулары туды. Мәктәп җитәкчелегеннән җавап ала алмагач, ата-аналар "кайнар элемтәгә" мөрәҗәгать иттеләр. Һәм, җәмәгать пулаты, җәмәгать шурасы һәм мәгариф министрлыгының уртак тырышлыгы белән бу килеп туган каршылык зур ызгыш-талашка әйләнеп китмәде", дип тә өстәде ул.

Тимирясованың әлеге белдерүе форумда катнашкан татар җанлыларга татар теле, ана теленең киләчәге өчен борчылганнарга җиңелүегезне кабул итегез дигән рухта иде.

Азатлык Тимирясова белән сөйләшеп, Татарстанда яшәүче барлык кешләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш җәмәгать пулатының ни өчен татар мәктәбенә каршы чыгучылар ягына басуы белән кызыксынды.

– Асия ханым, әти-әниләр сезгә нидән зарланды, нәрсәгә ризасызлык белдерде?

– Анда татар теленнән кала кытай теле, инглиз теле укытылсын, дигән тәкъдимнәр булды. Ата-аналарның мондый тәкъдимнәре барысы да игътибарга алынды, хәзер мәктәп нәкъ менә шундый – күп телле мәктәп буларак эшли.

– Дистәләрчә еллар Казанда бер генә татар мәктәбе дә ачылмады, гомумән, барлык фәннәр дә татарча укытыла торган бер генә мәктәп калды. Тагын бер мәктәп булыр иде, анысын берничә ата-ана каршы төшеп, ачтырмадылар. Бер генә мәктәп татарча белем алырга теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмый, балаңны шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөртү дә җиңел түгел. Татарларга нишләргә соң?

Асия Тимирясова
Асия Тимирясова

– Бу мәсьәләне күтәрүегез өчен рәхмәт, киләсе җәмәгать шурасында мин бу сорауны күтәрермен. Без бит үзебезгә килеп ирешкән мәгълүмат нигезендә эшлибез. "Кайнар элемтә" аркылы да, башка каналлар аша да безгә татар мәктәпләре кирәк булуы хакында мәгълүмат килмәде. Ләкин сездә шундый мәгълүмат бар икән, без аның буенча фикер алышып, министрлыкка яңа татар мәктәбе төзү яки булган мәктәпләрнең берәрсен нәкъ менә милли мәктәп итеп үзгәртү турында үз теләкләребезне җиткерә алабыз. Минемчә, бу көнүзәк мәсьәлә, аны министрлык хуплап каршы алыр.

"Кайнар элемтә" аркылы да, башка каналлар аша да безгә татар мәктәпләре кирәк булуы хакында мәгълүмат килмәде

– Ягъни татарларга "кайнар элемтә"гә шалтырату җитә – бу мәсьәлә хәл ителәчәкме?

– Айның һәр өченче чәршәмбесендә Татарстан җәмәгать пулатында иртәнге 9дан 12 гә кадәр "кайнар элемтә" эшли, 12дән 15 сәгатькә кадәр шәхси кабул итү бара. Безгә шундый мөрәҗәгать килсә, без аны карарбыз, аннары инде алга таба аның буенча эшләрбез.

"Ваһһабичыларны үрчеттеләр"

Казанда яңа төзелгән 180нче гимназия баштан ук татар мәктәбе булачак дип белдерелде. Тик рус телле ата-аналар басым ясагач, гимназиягә "полилингваль" дип исем куштылар, укыту теле дә русча булды. Татар балалары өчен монда нибары берничә сыйныф кына оештырылды.

Татар мәктәбен башта Казанның "XXI гасыр" дип аталган микрорайонда ачарга ниятләделәр. Моны җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп өлгермәделәр, шыпырт кына бу идеядән кире кайтылды. Аннары Азино-2 микрорайонында полилингваль мәктәп ачыла, басым татар теленә ясалачак дигән хәбәр таралды.

Вконтакте төркемендә аралашу
Вконтакте төркемендә аралашу

Халык шатланды, күп кенә ата-аналар балаларын татарача укытам дип бу мәктәпкә яздырды, әмма куаныч кына озакка булмады. Ата-аналарның бер өлеше бу безнең хокукларны боза, ник бу мәктәп татарча ачыла дип прокуратурага мөрәҗәгать итте. Республикада рус милли хәрәкәте башында торучы Михаил Щеглов та бу эштән читтә калмады. Рус телле матбугат да табаны кыздырып торды.

Мәктәп җитәкчелеге журналистларны әлеге мәсьәлә уңай хәл ителәчәк дип тынычландырды, куертмыйк дип гел әйтеп килде. Ахыр чиктә күпләр Татарстан башкаласы Казанда күп еллар көтелгән элитар татар уку йортын ачу хыялына ясин чыгардылар дип белдерде.

Соңрак билгеле булганча, бу каршылыкның башында Инесса Гудочкина дигән активист торган. Бераздан ул республика мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыккан рус телле ата-аналар берләшмәсен җитәкләде. Алай гына түгел, Гудочкина мәктәптәге милли сыйныфларга да каршы чыга башлады, аларны ябарга өндәде. Моннан тыш, шул үк 180нче мәктәптә яулыклы кызларга да тел тидерде. Социаль челтәрдәге төркемнәрдә алар "ваһһабичыларны үрчетә" дип язды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG