Җомга көнне Камал театрында яңа форматта эшли башлаган "Яңа татар пьесасы-2017" бәйгесенең финалга чыккан сәхнә әсәрләрен укулар тәмамланды. Бу юлы бәйгедә яшьләр катнашты. Алар өчен яшь татар драматурглары лабораториясе оештырылды. Яшьләрне "Любимовка" фестивале арт-директоры, драматург Евгений Казачков, драматург Юлия Тупикина, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хәбетдинова укытты. Ахырда җиде кешенең пьесасын Камал театры артистлары өч көн дәвамында укыды. Һәр укудан соң педагоглар катнашында фикер алышулар булды.
"Хатын-кыз дөньясыннан чыгып, тормышка киңрәк карасагыз иде"
Камал театрының кече залында Алсу Газетдинованың "Хөкем", Сөмбел Гаффарованың "Парковка", Энҗе Гыйззәтованың "Ишекләр", Алинә Бикмуллинаның "Булдырабыз...", Гүзәл Сәгыйтованың "Томан", Рәдиф Кашаповның "Алия галәмнәре", Миләүшә Имамназарованың "Юкка түгел..." әсәрләре укылды.
Аларның барысында да диярлек хатын-кыз язмышы, аның психик халәте, үз-үзен эзләнүләре, нинди дә булса вакыйгага карата кичерешләре сурәтләнде. Пьеса укуларда катнашкан Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин фикер алышулар вакытында "хатын-кыз дөньясыннан чыгып, тормышка киңрәк карасагыз иде", дигән теләк тә белдерде. "Ике пьеса укылды, сез аларны аерым-аерым әсәр буларак тикшердегез, ә миндә алар беренче һәм икенче серия дигән тойгы калдырды. Авторлары да бер дип уйладым", диде артист.
Яшь драматургларның башлыча бу беренче тәҗрибә булганлыктан, жанр таләпләренә туры килеп бетмәгәннәре дә бар иде. Хәрәкәтләр җитмәде, монологлар озын булды, образлар ачылып бетмәде. Пьесаларда урыс сүзләре күп кулланылды, "Ишекләр" пьесасы яртысы диярлек урыс телендә барды.
Белгечләр аутист баланың әнисе кичерешләре турында язган Энҗе Гыйззәтова һәм үз-үзен таба алмый бәргәләнеп, нәтиҗәдә үз баласын үтереп, психиатрик хастаханәгә эләккән хатын турындагы Гүзәл Сәгыйтованың пьесаларына уңай бәя бирде. Гыйззәтованың "Ишекләр" әсәрен "Любимовка" яшь драматургия фестиваленә тәкъдим итәргә киңәш ителде.
Үзе дә филология фәннәре кандидаты, драматургия белгече Гүзәл Сәгыйтованың пьесасында гына милли тема чагылып узды. Дөресрәге, әлеге тема әсәрдә фон булып кына узып китте. Автор моның белән әлеге мәсьәләләрнең күпчелек кеше өчен чит, аларга кагылмый торган бер проблем гына икәнен күрсәтте, "Шартнамә төзелмәде", "Мәктәпләрдә татар теле ике сәгатькә генә калды" дигән репликаларны пьеса геройлары игътибарга алмады.
"Иң борчыганы – пьесаларда бер тамчы да миллилек булмау"
Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова әлеге пьеслалар турында Азатлыкка фикерләрен белдерде. "Мине иң борчыганы – әсәрләрдә бер тамчы да миллилек булмау. Бер әдәбият икенчесеннән миллилек белән генә аерыла. Япон авторларын, Маркесларны алыгыз. Алар милли традицияләрдән зур язучыларга әйләнгән", ди галим.
Аның фикеренчә, моның бер сәбәбе – соңгы елларда алга сөрелгән мультикультурализм принцибы. "Без ун ел мультикультурализм дип яшибез. Бөтен дөнья, галәм безгә ачык, дибез. Ләкин дөнья чәлпәрәмә килде. Кеше рефлексиягә бирелә һәм томанда югала. Ислам динендә дә татарлык югалып бара, ул да мәдәниятне һәм әдәбиятны саклап кала алмас", дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.
Галим мәдәнияткә бүленгән акчаларның һәр тиенен төптән уйлап, милләт өчен тотарга кирәк дип саный. "Мультикультурализм белән бер буынны югалттык. Алар эгоцентристлар, алар тормышка үпкәләп карыйлар, имеш, аларны аңламыйлар. Ә "мине аңламыйлар" дип әйтү – бик җиңел. Безнең бурыч – яшьләрне үз эголарыннан галәмгә чыгарга ярдәм итү", ди әдәбият белгечлеге.
"Яшьләрнең үзләрендә казынулары һәм пессимистик рухлы әсәрләр язуы куркыта. Алар "бытовуха" темасыннан чыга алмыйлар. Бер яктан, бу мода гына инде. Ләкин тормышны "Россия" каналында барган мелодрамалар яки ток-шоулар аркылы гына бәяләп булмый," ди галим.
Миләүшә Хәбетдинова мондый иҗат лабораторияләренең мөһимлеген билгеләп үтә. "Зур драматурглар чорын исегезгә төшерегез. Алар бит бөтенесе Мәскәүдә Югары әдәбият курсларын тәмамлаган, елга ике тапкыр драматургия буенча семинарларга йөргәннәр. Яшь драматургларга белемнәр җитми. Сәхнә әсәре - ул тема гына түгел әле, аның структурасы, ритмы, хәрәкәтләре бар. Тулы канлы пьеса язу өчен күп укырга, күп белергә кирәк. Пьеса язу - ул бик зур эш", ди әдәбият белгече.
Һәр пьесадан соң фикер алышу да файдалы, дип саный Миләүшә Хәбетдинова. "Язучыларның бер-берсенең әсәрләрен укып, тәнкыйть язу эше дә тукталды хәзер. Укысалар да, мактау сүзе генә көтәләр, тәнкыйтькә әзер түгелләр. Ә бит тәнкыйть әсәрне үстерә генә, аның җепшек урыннарын күрсәтә һәм әле берәр идея дә бүләк итәргә мөмкин. Шулай ук олыгаеп барган язучыларга, драматургларга алмаш күренми. Узган гасыр башы талантларга бай булды, XXI гасыр башы өметләрне акламый. Быел "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә катнашучыларны читкә этәрмәскә иде, аларга драматургия өлкәсенә кереп китәр өчен ярдәм итәсе иде", дигән фикердә Миләүшә Хәбетдинова.
Белешмә: "Яңа татар пьесасы" бәйгесе беренче тапкыр 2003 елда үткәрелде. Быелга кадәр ул ике елга бер мәртәбә уза иде. 2003 елдан алып, әлеге конкурсның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 30га якын әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде. 2014 елны узган бәйгедә беренче урын бирелмәде. Былтыр беренче премияне "Борһан йорты" пьесасы өчен Илгиз Зәйниев алды. Бәйге гадел булсын өчен әсәрләрне тапшырганда драматурглар чын исемнәрен куймый иде.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.
Быел "Яңа татар пьесасы-2017" конкурсы беренче тапкыр лаборатория форматында узды. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы: иҗади белем алу һәм пьесалар язу этаплары узды.
"Яңа татар пьесасы-2017" лабораториясе һәм конкурсы яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.