Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Керәшен татарларның тарихы һәм мәдәнияте" дип аталган академик басма дөнья күрде


Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында "Керәшен татарларның тарихы һәм мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басма дөнья күрде. Китап урыс телендә язылган.

Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшен татарларын, нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге башлыгы Радик Исхаков Азатлыкка әлеге китап бик күп сорауларга җавап бирәчәк, аңлашылмаучанлыкларга киртә куячак дип белдерде. Биредә XVI гасырдан алып керәшен тараларының килеп чыгышы, тарихы, аларның мәдәнияте үсеше турында мәкаләләр урын алган. Китаптагы текстларны тарихчылар гына түгел, сәнгать белгечләре, филологлар, керәшен проблематикасын өйрәнүче башка белгечләр дә язган.

"Китапта меңгә якын бит булса да, аңа керәшен татарларының бөтен тарихын сыйдырып булмады. Шулай да басма керәшеннәрнең барлыкка килүе турында җентекләп өйрәнелгән яңа чыганакларга таянып җавап бирә. Биредә гасырдан-гасырга керәшен татарларының үзбилгеләнү сыйфатларының ничек барлыкка килүе, аларның мөселман татарлардан аерыла башлавы, православ үзбилгеләнү сыйфатлары үсүе күрсәтелә", дип Исхаков.

Галим сүзләренчә, китап кайбер тарихи мифларны җимерүдә дә мөһим эш булып тора. "Без объектив фәнни тикшерүләргә нигезләндек. Китапны укып чыгучыларда керәшеннәрнең барлыкка килүе турында тулы бер картина туачак, "ни өчен без аларны татар милләтенең бер өлеше дип саныйбыз?" дигән сорауга җавап табылачак. Шуңа күрә бу басма галимнәр өчен генә түгел, гади халык өчен дә кызыклы булыр. Алда җанисәп тора, тарихи үзаң булдыру - безнең мөһим бурыч", дип сөйләде Радик Исхаков.

​Китапны язуда катнашкан фольклорчы-галим Геннадий Макаров Азатлыкка әлеге басманы тулысы белән күрмәвен һәм керәшеннәр темасына язганда сак эш итәргә кирәклеге турында белдерде.

"Бүгенге көндә Казан этнография мәктәбендә яңа материаллар чыгарырлык яшьләр юк диярлек, тарих өлкәсендә яңа сүз әйтерлек кеше юк. Совет заманындагы кыйммәтләргә тәнкыйди күзлектән карарга кирәк. Миңа калса, әлеге китап совет чорындагы күзлектән ерак китмәгәндер, яңа карашларны кызулык белән әйткән моментлар да булуы мөмкин. Керәшен темасы - четрлекле тема, шуңа күрә сәясәтәттән бик ерак торырга кирәк. Фән шул вакытта кыйммәтле була, әгәр ул сәяси мәнфәгатьләрдән ерак торса. Ә бүгенге көндә алай итү бик авыр", диде галим.

"Керәшен татарларның тарихы һәм мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" басмасы былтыр әзерләнеп беткән иде. Хезмәтне язу биш елга сузылган. 960 биттән торган әлеге китапка рәсми документлар, архив язмалары, галимнәрнең хезмәтләре һәм тарихи фотолар кергән.

Киләсе елда Татарстан авыллары турында алты томлык энциклопедик басма әзерләнә башланачак. Тарих институтының Керәшен татарларын, нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге керәшеннәр яшәүче районнар һәм авыллар турында мәгълүмат туплаячак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG