Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләт шурасына милли мәнфәгатьләрне яклардайлар сайланачагына ышаныч юк"


Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары

Язучылар Татар иҗтимагый үзәгенең татар телен яклап чыкмаганга, Татарстан Конституциясе бозылуга юл куйганга Дәүләт шурасы үз-үзен таратырга тиеш дигән тәкъдимен урынлы белдерү булды дип саный. Азатлык сөйләшкән язучыларның барысы да шураның таратылачагына шикләнә. Белдерү киләсе сайлауга сабак булыр дип әйтүчеләр дә бар.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) татар теленең дәүләт статусын юк иткәнгә Татарстан Дәүләт шурасы үз-үзен таратырга тиеш дигән тәкъдим белән чыгуын язучылар урынлы белдерү дип бәяләде. ТИҮне әлеге белдерүгә Татарстан Дәүләт шурасының Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән, татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгать уку мөмкинлеге биргән уку планын хуплавы этәрде.

"Татарстан халкы ирекле һәм гадел сайлауда үзенең чын вәкилләрен – чын депутатларны, Татарстан Конституциясен яклаучыларны, Татарстан дәүләтчелеге өчен көрәшчеләрне, татар дәүләт теле өчен көрәшчеләрне сайласын!", диелгән иде әлеге хатта.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Татар иҗтимагый үзәгенең фикере игътибарга лаек, әмма парламентка вакытыннан элек сайлау була калса, тагын өстәгеләр кушканны үтәп утыручылар куелачак дигән фикердә.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

"Сайлаулар уздыруны таләп итсәк тә, итмәсәк тә бер үк хәл булачак, чөнки бездә демократия юк, сайлауның ничек узуын беләбез. Тагын бер күз буяу булачак. Татарстан, милләт мәнфәгатьләрен якларлык депутатлар сайланачагына гарантия юк. Кушканны эшли торган кешеләрне билгелиләр.

Сәяси тормышта алар бар ни, юк ни – бернинди дә әһәмиятләре юк

Гомумән алганда, парламенттан бернинди ди файда күрмим. Берни хәл итми бит алар. Сәяси тормышта алар бар ни, юк ни – бернинди дә әһәмиятләре юк. Русиядә демократия дип чит илләргә мактану өчендер алар. Бутафория, курчаклар. Тараттың ни аларны, яңадан җыйдың ни – бер кызыгы да юк.

Русия мәгариф министрлыгының бер карарын да инкарь итә алмаган парламент өчен оят, бу күренешне ничек кабул итәргә дә белмим. Авторитар режим хөкем сөргән илдә шулай була инде. Татарстан прокуроры янап чыгыш ясады бит. Курыкканнар, күрәсең. Бернинди дә үзгәрешләр булыр дип өметләнмим.

Демократияне таптап бетерделәр. Татар иҗтимагый үзәген дә хакимият юкка чыгарды. Бүген ул фикер әйтә икән, ул игътибарга лаек. Йогынтысы гына юк, кызганыч. Белдерүне мыекка чорнамаячаклар, ә менә эзәрлекләргә мөмкиннәр", диде Ркаил Зәйдулла.

"Кемне кушылган, халык шуны сайлый"

Шагыйрә Илсөяр Иксанова ТИҮ мөрәҗәгатен урынлы белдерү дип саный. Парламентның үз-үзен таратуына шикләнә. Алдагы Дәүләт шурасын сайлаганда бәлки халык татар мәнфәгатьләрен, республика мәнфәгатьләрен яклардайларга гына тавыш бирер ди.

Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова

"Халык сайлап куйган депутатлар парламентта халык мәнфәгатен кайгыртып, халык авазын җиткерә торган кешеләр булырга тиеш иде. Барсының да бердәм булып, бертавыштан кул күтәрүләре бөтенебезне дә гаҗәпләндерде әлбәттә. Дәүләт теле мәсьәләсе бик җитди мәсьәлә һәм аны фикер алышмыйча гына тавыш бирүгә чыгарулары бик гаҗәп булды. Бәлки кайберләре бу карар белән килешмәгәндер, аларның бу хакта әйтергә дә мөмкинлекләре булмады. Разил Вәлиев без бу мәсьәләгә кайтабыз дип белдерсә дә, бүгенге вазгыятьтә кайтулар күренми дип уйлыйм мин хәзер.

Парламент депутатларына карата ышанычсызлык туды

Әлеге хәл без депутатларны дөрес сайладык микән дип уйландырды. Бәлки алга таба депутатларны сайлаганда бик җитди карап, үзебезнең татар, республика мәнфәгатьләрен яклый торганнар өчен генә тавыш бирү кирәк дигән уйга да этәрде. Хәзерге парламент депутатларына карата ышанычсызлык тудырды.

Татар иҗтимагый үзәге белдерүен мин урынлы һәм халыкны уйландыра торган белдерү дип саныйм. Сайлау вакытында кемне кушылган, халык шуны сайлый, бәлки алга таба уйландыру өчен бу белдерүнең әһәмияте бардыр", ди Иксанова.

"Шурада утырганнарның дүрттән өч өлеше байлар"

Язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов та, парламент бүген үз-үзен таркатмаячак, анда байлар шурасы җыелган, әмма киләчәктә кемне сайлаганда халыкка сабак алырга кирәк, ди.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

"Бүген Дәүләт шурасында утырганнарның дүрттән өч өлеше – байлар. Безнең парламент – байлар шурасы ул. Байлар шурасы бик тар мәсьәләләрне генә хәл итә. Ул гади халык өчен көрәшми. Ул бит миллионер, ник көрәшсен? Әмма бу бит байлар дәүләте түгел, бу – халык дәүләте, бу – милләт дәүләте.

Дәүләт шурасында сатлыкҗаннар түгел, халык вәкилләре утырырга тиеш

Парламентта төрле катламнан да вәкилләр булырга тиеш. Совет берлеге вакытында язучылар, рәссамнар, артистлар арасыннан да иң югары шураларда вәкилләр булды. Һәрбер артист та сатлыкҗан түгел. Бүген син Камал театры артисты Әзһәр Шакировны сатлыкҗан итә алмыйсың, ул милләтне сатмаячак. Ә нигә, ул парламентта халык вәкиле булырга лаек түгелмени? Татарстан Дәүләт шурасында сатлыкҗаннар түгел, халык вәкилләре, милләтне, укытучыларны яклый торганнар утырырга тиеш. Әнә шул халык вәкилләре булмаганга тел мәсьәләсендә тавыш та чыкмады", ди Имамов.

Вахит әфәнде сүзләренчә, бүген парламенттагы депутатлар халык вәкилләре түгел, өстәгеләрнең теләге белән куелган кешеләр.

"Фиркаләр исемлеге дигәнне керткән булдылар, әмма ул исемлеккә бервакытта да, берничек тә татар җанлы кешеләр эләкми. Аны, бик кечкенә генә төркем җыелып, өстәгеләр төзи. Ул исемлек безгә билгеле түгел. Рәфис Борһанов мәгариф министры булып күчкәч, хәзер аның урынына Дәүләт шурасына депутат сайларга тиешләр. Хәзер тоттылар да дүрт намзәтнең исемен күрсәттеләр. Бу яшерен исемлек, без аны белмәдек тә. Бу исемлек беркайда да теркәлмәгән. Син аны интернетта да таба алмаячаксың, матбугатта басылмады", диде ул.

Вахит әфәнде сүзләренчә, депутатлар Татарстанның дәүләт теле мәсьәләсен, бик катлаулы мәсьәләне, ордым-бәрдем генә хәл итте һәм бу хәл электән үк килә. Имамов Русия президенты Владимир Путинның Конституцияне бозуына Татарстан парламентарийлары күз йомды дип белдерә.

Безнең депутатлар Татарстан Конституциясе бозыла дип чаң сугарга тиеш иде

"Имеш, телне мәктәпләрдә укытуны ике сәгатькә калдыру безнең Дәүләт шурасы вәкаләтендә түгел. Имеш, Русия мәгариф министрлыгы вәкаләтендә. Беренче чиратта, безнең депутатлар Татарстан Конституциясе бозыла дип чаң сугарга тиеш иде. Президент Владимир Путинның Русия Конституциясен бозганы һәркемгә дә аңлашыла. Конституциядә нинди дә булса бер телгә өстенлек бирү катгый тыела дигән маддә бар. Моңа күз йомдылар. Безнең депутатлар нәкъ шуны иң җитди мәсьәлә итеп күтәреп, Русия Конституциясе бозылды, Татарстан Конституциясе бозылды, бездә ике дәүләт теле дип кычкырырга тиеш иде.

Депутатларның ризалашып калуына мин каршы. Без бит милләт язмышы белән уйныйбыз. Алар Дәүләт шурасы исеменнән мәхкәмәләргә барырга, кабат-кабат Русия Думасына мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш иде. Без алай гына чигенергә тиеш түгел.

2002 ел һәм 2010 елгы җанисәпкә күрә, сигез ел эчендә 1 млн татар үзенең туган теле дип татар телен санамый башлады. 2020 елга кадәр тагын ни булып бетәр? Әгәр тагын ун ел эчендә 1,5 млн кимесә, ике татарның берсе русча сөйләшә торганга әйләнгән була. Ә моңа кем гаепле? Монда безнең хөкүмәт җитәкчеләре һәм депутатлар гаепле.

2050 елга татар милләтсез һәм телсез калачак

Татарстанда ике дәүләт теле һәм алар тигез дип игълан иткәч, ни өчен район һәм шәһәр җитәкчеләренә балалар санына карап татар мәктәпләре дә булдырыгыз дигән таләп куелмады? Илле процентка илле процент икән, димәк, һәр шәһәрдә балалар бакчалары, мәктәпләр ачу кирәк. 100 мәктәп икән, ким дигәндә 40 проценты татар балалары өчен булсын. Бу эшләнмәде. Хәзер Татарстандагы районнарның яртысында татар мәктәпләре юк.

Милләтенә карап балаларны сыйныфларга аермыйбыз дигән сүз сөйләү, ул – урыслаштыру сәясәте. Әгәр без балаларыбызны катнаш мәктәпләрдән аерып алып үз бакчаларыбызны, мәктәпләрне булдырмыйбыз икән, димәк, татар теле бервакытта да, беркайда да яңгыраячак түгел. 2050 елга татар милләтсез һәм телсез калачак.

Депутатлар шуны аңламый икән, димәк, күрә торып татар телен үтерүгә ризалык бирә. Мин депутатлар үз бурычын 25 ел буена үтәп бетермәде дип әйтәм, алар татар мәктәпләре ачуны таләп итмәде", диде Азатлыкка Имамов.

"Депутаталар арасында яхшысы да, ялкавы да, куркагы да бар"

Тукай бүләге иясе, язучы Мәдинә Маликова Татарстан Дәүләт шурасын таратып хәзерге депутатлар урынына яхшыраклары килер дип өметләнми. Булган кешеләр белән алга эш итәргә кирәк, парламент татарга каршы эшләми дигән фикердә ул. Мәдинә ханым, татар телен якламаулары ялгыш шаукымга бирелү булды дип депутатларны аклый.

Мәдинә Маликова
Мәдинә Маликова

"Татарстан парламентын куып таратудан нинди файда? Яклаган кадәр яклады бит. Татарстан җитәкчелеге аяк терәп каршы торырга тырышты, Дәүләт шурасы да аларга иярде. Татар иҗтимагый үзәге фикере белән килешмим. Безнең таркалашып беткәнне генә көтәләр бит! Татарстан болай да таралсын дип тырышалар, безгә аларның тегермәненә су коярга кирәкми. Киресенчә, җитәкчеләр халыкка таянырга, халык аларга ышанып эшләргә тиеш дип саныйм.

Путин милли мәсьәләләрдә хәбәрдәр түгел

Республика җитәкчелеге өчен көтелмәгән хәл булды. Вазгыять без белгәннән дә катлаулырак бугай, барсы да уңай хәл ителер дип өметләнде. Парламент татар милләтенә каршы эшләми. Моңа кадәр алардан зыян күрмәдем. Әйе, депутатлар идеаль түгел. Алар арасында яхшысы да, ялкавы да, куркагы да бар. Әйе, тел мәсьәләсендә бер шаукымга бирелделәр, аңламый калганнардыр дип уйлыйм.

Парламентта урыслар да шактый, булган татарларның татарлыгы да шул кадәр генә, күрәсең. Путин милли мәсьәләләрдә хәбәрдар түгел, тик торганда кинәт кенә шушы фикерен әйтеп салды. Шуңа карап бар нәрсәне җимерәләр. Тынычланырлар, киләчәктә икенче якка авышыр дип өметләнәм. Бу тел проблемы бер татарга гына кагылмый. Әмма башкалар күтәрерләрме, башка милли республика парламентлары нишләр алга таба – белмим.

Татарстан Дәүләт шурасының туган телне яклауда Русия күләмендә башка милли республикаларны күтәрерлек куәте юктыр. Зур хәрәкәт оештыра алмас. Бүгенге депутатларны куып таратырбыз да ул, әмма алар урынына килгән яңалары яхшырак булыр дип уйламыйм. Урыс ягы көчлерәк, алар тагын да ныграк басар дип чамалыйм", диде Азатлыкка Мәдинә ханым.

"Министрлык карарын хуплаулары дөрес түгел"

Шагыйрь, Дәүләт шурасының элекке депутаты Роберт Миңнуллин, Дәүләт шурасы үзе кирәк дип тапкан очракта гына үз-үзен тарата ала, ди. ТИҮнең Дәүләт шурасы үз-үзен таратырга һәм яңа сайлау үткәрергә дигән тәкъдимен ишетмәгән булган ул.

Роберт Миңнуллин
Роберт Миңнуллин

"Дәүләт шурасының эчке эше бу, әгәр алар кирәк дип тапсалар эшли, кирәк дип тапмаса эшләми. Иҗтимагый оешманың андый (тәкъдим белән чыгарга - ред.) хокукы бар, ә боларның, Дәүләт шурасының үз регламентлары, кануннары бар, алар ничек хәл итә инде", диде Роберт әфәнде.

Миңнуллин Дәүләт шурасы эшләрен игътибар белән күзәтеп бармыйм дип әйтә. Шулай да ул дәүләт теле буларак татар телен мәктәпләрдә укытуга карата шураның тавыш бирүе турында хәбәрдар.

"Министрлык карарын хуплаулары дөрес түгелдер дип уйлыйм. Ул министрлык кына бит, ә безнең Дәүләт шурасы, ул – Татарстан республикасының дәүләт оешмасы. Алар бу мәсьәләдә башкача да (карар - ред.) кабул итәргә мөмкиннәр иде", ди Миңнуллин.

Карардан соң Дәүләт шурасының татар халкы, татар җәмәгатьчелеге алдында абруе төште дип уйлыйсызмы дигән сорауга Роберт әфәнде: "Кем белә инде аны? Бик нык игътибар иткәннәрнең кәефләре дә төшәргә мөмкин, ә болай, аңа күп кеше игътибар итмәгәндер дип уйлыйм", диде.

* * * *

Азатлык 19 декабрь Казанның Бауман урамында "Татар телен яклый алмаган Татарстан парламентын таратырга кирәк дигән тәкъдимне хуплыйсызмы?" дип сораштыру уздырды. Сорауга уңай һәм тискәре җаваплар булды, күпләр җавап бирүдән баш тартты.

Сораштыру: Татарстан парламентын таратырга кирәкме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG