Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрогорски мөселманнары: "Бинабызны төзергә ирек бирмиләр"


Түбәне ябу өчен тагын ун көн җитмәгән

Мәскәү өлкәсе Электрогорски шәһәрендә быел ислам мәдәни үзәге эшли башларга тиеш иде. Әмма шәһәр җитәкчелеге һәм полиция тарафыннан аяк чалулар сәбәпле ул инде бер еллап төзелеп бетә алмый тора.

Ислам мәдәни үзәге рәисе Дамир Булатов Азатлыкка әйтүенчә, бина 1982 елда төзелгән, элек мәдәният йортының бер филиалы булган һәм торак йортка тоташкан. Мөселманнар аны дүрт миллион сумга сатып алган. Бер ел намазлар укыганнан соң мөселманнар анда ремонт ясарга булган. Шәһәрнең элекке мэры бу башлангычны хуплап чыккан. Әмма яңа башлык билгеләнгәч, бинаны ремонтлау белән проблемнар башланган.

Дамир Булатов: "Ислам үзәге бинасын төзергә ирек бирмиләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:16:04 0:00
йөкләү

"Без аны кирпеч белән тышларга тотындык, матур тәрәзәләр ясадык, түбәсен яңарта башлаганда Электрогорскига яңа мэр килде һәм проблемнар башланды. Полиция хезмәткәрләре түбә ябучыларны полиция бүлегенә алып китә башлады. Аларны анда өч сәгать утырталар да, аннары "башка ул эшкә бармагыз" дип кайтарып җибәрәләр.

Бу канун нигезендә эшләүче төзүчеләр, "Строитель" дигән ширкәт белән килешүебез бар. Анда Электрогорскиның җирле халкы, күбесе урыслар эшли. Аларның да сәгатьләр буе полиция бүлегендә утырасы килми.

Элек бу урында мәдәни йорт филиалы булган
Элек бу урында мәдәни йорт филиалы булган

Бик тырыша торгач яңа мэр белән сөйләшә алдык. Ул, мин комачауламыйм, дип ышандырды, әмма үзгәреш барыбер булмады. Бинада ниндидер эш башлауга полиция вәкилләре килеп җитеп эшчеләрне бүлеккә алып китә. Алар якында яшәүче халык белән сөйләшеп куйганнар. Ниндидер эш башлауга полициягә хәбәр итәләр", ди Булатов.

Аның сүзләренчә, соңгы очракта полиция бүлеге урынбасары баскычлы машина белән килеп, түбәдә эшләүче егетләр янына менеп үзе белән бүлеккә барырга кушкан.

"Бу өмә вакыты иде. Түбә ябылмау сәбәпле матчага кар, яңгыр ява һәм такталар чери, шуңа егетләр "Сенеж" дигән сыекча белән эшкәртергә булдылар. Шул вакыт полиция хезмәткәре түбәгә менеп үз таныклыгын күрсәтте. Егетләр куркып "хәзер паспортларны китерәбез" дип аска төштеләр дә качтылар. Аларның өчәр сәгать участокта утырып торырга теләкләре юк", ди Булатов.

Аның сүзләренчә, полиция хезмәткәрләренең аларга комачауларга бернинди хокуклары юк. Шуңа да карамастан, алар төрле сәбәптән бәйләнә алуларын әйткән.

"Без теләсә нинди сәбәп таба алабыз, коймагыз юк, банер юк, объектта билгесез кешеләр йөри, аларны тикшерергә кирәк дип килә алабыз диләр. Шул ук вакытта коймагыз юк дисәләр дә, аны ясаган вакытта килделәр дә эшчеләрне алып киттеләр. Кыскасы, бернәрсә дә эшләргә ирек бирмиләр. Инде тикшерүчеләргә дә шикаять итеп карадылар.

Дамир Булатов
Дамир Булатов

Былтыр декабрьдә мэр: "Сез ремонт эшләргә тиеш, ә үзегез реконструкция алып барасыз дип" белдерде. Имеш, кулланачак мәйданны зурайтканбыз дип әйтмәкче була. Безне тикшерү өчен Стройнадзор оешмасын җибәрмәкче иде. Стройнадзор ул безгә карамый, мең ярым квадрат метрдан артык булган объектларны гына тикшерәбез дип бу эштән баш тартты. Шуннан мэр прокуратурага язды. Фәрман булгач прокуратура баш тарта алмаган, безне килеп тикшерделәр. Барысы да кануни икәнне раслап кәгазьләр бирделәр.

Апрельдә тагын бер тикшерү булды. Анда инде активистлар шикаять язганнар. Иң кызыгы, бу ислам үзәгенә каршы булучы активистлар үзләре бу тирәдә яшәми, ә мондагы халыкны безгә каршы котырта. Тагын Стройнадзор килеп тикшерү ясады да башкарак сүзләр язып шундый ук кәгазь бирде", ди Ислам үзәге рәисе Дамир хәзрәт Булатов.

Аның сүзләренчә, әлеге каршылыклар бинаның тышкы кыяфәте белән бәйле булырга мөмкин. Чөнки алар тәрәзәләрне шәрык стилендә ясаган.

Ислам үзәгенең проекты
Ислам үзәгенең проекты
Тәрәзәләрнең өсләре гөмбәз рәвешендә булды. Аларның шуңа мәчет төзиләр дип ачуы килде. Тышкы кыяфәт ошамый аларга

"Аны төзегән вакытта манара, гөмбәз булмасын диелде. Без ризалаштык: гөмбәз дә, манара да, ай да булмас, гади түбә ябарбыз, әмма шәрык стилендәге тәрәзәсе булыр дидем. Шулай ук Сәмәркандтагы кебек арка ясадык. Бу бина шәһәргә кергәндә бер мәчетне хәтерләтә. Тәрәзәләрнең өсләре гөмбәз рәвешендә булды. Кыскасы бик матур килеп чыкты. Аларның шуңа мәчет төзиләр дип ачуы килде. Ремонтны башкача ясаган булсак сүз дә әйтмәсләр иде. Тышкы кыяфәт ошамый боларга. Гәрчә без проектны мэрга күрсәттек һәм ул хуплады, аннары Электрогорски архитектура бүлегендә килештердек", ди Булатов.

Аның сүзләренчә, түбәне ябу өчен тагын ун көн кирәк.

"Без инде 60%ка атламалар һәм җепсәләрне куйдык. Быел эшне бетермәкче идек, булмады. Каршы килүче җепнең кайда барып тоташуын да белмибез. Кайбер чыганаклар аяк чалу хакимияткә бәйле дисә, икенчеләре полиция башлыгына сылтый.

Активистлар да Ислам үзәге төзелешенә каршы 50 хат язды. Аннары ике меңнән артык имза җыйдылар. Бу хәлдән соң мөселманнар төзелешне яклап имза җыюга кереште. Мең ярым имза җыелды", ди Булатов.

Аның әйтүенчә, хәзер мөселманнар намаз уку өчен бүлмәне арендага ала. Электрогорски шәһәре кечкенә булу сәбәпле, җомга намазына бары 20-30 кеше генә йөри. Гает намазларына 200ләп кеше җыела. Шәһәрдәге 23 мең кешенең бер меңе мөселман.

Яңа бинада күргәзмәләр залы, мәҗлесләр, төрле чаралар өчен урыннар булачак.

Апрель аенда ислам үзәге эченә хулиганнар керә, соңрак диварларда төрле язулар калдыралар.

Азатлык ислам үзәге мәсьәләсендә аңлатма бирүне сорап, Мәскәү өлкәсе эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәгенә хат юллады. Әлегә җавап килмәде. Җавап килгәч Азатлык аның белән таныштырыр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG