Accessibility links

Хафиз Миргалимов: "Сайлауда Грудининга телләр мәсьәләсен дә күтәрергә киңәш итәчәкбез"


Хафиз Миргалимов

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үз фиркаләреннән президентлыкка тәкъдим ителгән намзәт Павел Грудининга милли телләр мәсьәләсен дә күтәрергә киңәш итәчәген белдерде.

КПРФның Татарстан комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов Русия президенты сайлавына чыккан намзәтләр мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укытуны алга сөрергә тиеш ди. Азатлыкка биргән әңгәмәдә Миргалимов КПРФтан тәкъдим ителгән намзәт Павел Грудининга телләр мәсьәләсен дә күтәрергә киңәш итәчәген белдерде.

– Минем депутат буларак үз фикерем бар. Республикалардагы дәүләт телләрен мәктәпләрдә һичьюгы ике сәгать мәҗбүри укытуны калдыру кирәк иде. Осетиядә галимнәр Путинга мөрәҗәгать иткән. Татарстанда ике теллелек булырга тиеш. Ник дигәндә, монда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы татар. Бу мәсьәләгә әле нокта куелмаган дип уйлыйм. Безнең министрлыклар федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барырга тиеш.

– Сайлауда үгетләү эшләре башлангач намзәтләргә бу фикер әйтеләчәкме?

Халкыбызны алдарга кирәкми. Булмаган нәрсәне булыр дип әйтергә ярамый. Тел мәсьәләсен Татарстан белән генә бәйләп карап булмый. Бөтен Русия турында фикер йөртергә кирәк. Осетия дә, Башкортстан да чыкты. Намзәтләр моңа күз йоммас дип өметләнәм.

– Ә КПРФ намзәте Павел Грудинин бу хакта нәрсә уйлый икән?

– Әлегә Грудинин әйтмәде. Икетеллелекне һәрберебез хуплый. Татар телен кеше, сөйләшерлек, кино карарлык, базарда сорашырлык дәрәҗәдә булса да, белергә тиеш.

– Сез Грудининга милли республикаларда дәүләт телен мәҗбүри укытуны тәкъдим итә аласызмы?

– Тәкъдим итәчәкбез. Ә ул ничек кабул итәр?! Әмма бу мәсьәләне Татарстан дип кенә түгел, бөтен Русия күләмендә куярга кирәк. Дөнья үзгәреп тора. Шуңа да, федераль үзәк белән төбәкләр бу мәсьәләгә кире кайтыр әле дип уйлыйм мин.

– Татарстанда Грудинин күпме тавыш җыяр дип фаразлыйсыз?

– Әгәр Русиядә сайлау хәрәмләшүләрсез узса, тавыш бирү комиссияләре гадел булса, КПРФның өлкә комитетлары Грудининны лаеклы күрсәтә алса, процент зур булачак. Ул 15-20 дә, 40-45 процент та булырга мөмкин. Шулай ук халыкның күпләп сайлауга килүе дә мөһим. Чөнки Дума сайлавына 50 проценттан күбрәге генә килде. 1996 елдагы кебек сайлауда икенче тур да булырга мөмкин. Чөнки КПРФ намзәте оппозициядәге төп кеше.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG