Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексеева Изместьевны ярлыкау исемлегенә кертү турында белдерде


Игорь Изместьев

Хокук яклаучы сүзләренә караганда, Башкортстаннан элекке сенатор, гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Игорь Изместьевны гыйнвар ахырында ярлыкарга мөмкиннәр. Ул Русия президентына тәкъдим ителәчәк ярлыкау исемлегенә кергән.

Күренекле хокук яклаучы, Мәскәү-Һелсинки төркеме рәисәсе Людмила Алексеева РБКга сөйләвенчә, Башкортстанның экс-сенаторын ярлыкау исемлегенә керткәннәр. "Русия президенты әлеге исемлекне гыйнвар ахырында имзалаячак", ди ул.

"Зона права" оешмасының Башкортстан бүлеге вәкиле Илдар Исәнгулов та бу хәбәрне раслый. "Изместьев былтыр да ярлыкау турында гариза язган иде. Ул Мәскәү комиссиясенә кадәр барып җитте, ләкин төп исемлеккә эләкмәде. Хәзер аны ярлыкау өчен президент имзасы гына кирәк", ди ул. Ләкин Исәнгулов сүзләренә караганда, Изместьевка гомерлек төрмә урынына башка җәза булырга мөмкин. "Барысы да президент карарыннан тора" ди хокук яклаучы.

Изместьевның ярлыкау сорап үтенеч җибәрүе турында былтыр август аенда билгеле булды.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков Путинның гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Изместьевны ярлыкау мөмкинлеген әйткән иде. Июль аенда Путин Алексееваны туган көне белән котларга килгәч, хокук яклаучы аннан Изместьевны ярлыкауны сорады.

Элек Федерация Шурасында Башкортстан вәкиле булган Изместьев 2010 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Аңа карата берничә маддә нигезендә хөкем карары чыгарылды. Шулар арасында яллап кеше үтертү, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртү, Уфада машина шартлату һәм салымнар түләүдән читләшү кебек гаепләр бар.

Изместьевның гаепле булу-булмавы турында төрле имеш-мимешләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимов белән якын мөнәсәбәтләрдә булган эре эшкуар соңрак сенатор булып та торды. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында хакимиятләрдән читләтелгән Изместьев бераздан мәхкәмә алдына басты. Сорау алуларда ул үзенең гаепләрен танымады, шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә килде.

XS
SM
MD
LG