Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эт өрә, бүре нишли?


Русия президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Юмэ кушаматлы эте белән, 13 декабрь 2016
Русия президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Юмэ кушаматлы эте белән, 13 декабрь 2016

АКШ финанс министрлыгының ил Конгрессына әзерләгән "Кремль хисабы" дигән исемлек дөньяга чыгуга Русиянең гаммәви матбугат чараларында шау-гөр килеп фикер алышу башланды. Анда безнең биш татарыбыз да бар.

Бу мәсьәлә Путинның киләсе сайлауларга тәгаенләнгән ышанычлылары белән очрашуда да күтәрелде. “Эт өрә, кәрван йөри”, - диде Путин. Горурлык хисе күкрәгемә тулып кая ташып чыгарга белми торгач, мин аны, гадәтемчә, ак кәгазь өстенә түгәргә булдым. Дөрес, безнең якта әлеге мәкальне “Эт өрә, бүре йөри” дип тә әйтәләр. Бүгенге вазгыятькә ул ныграк та туры килә, минемчә. Ни генә булмасын, ике вариант та безнеке! – шәрекътән. Юл чатында ләң-ләң өреп торучы әнчек кыяфәтендә күз алдына килде дә басты инде Әмерикә, тәгәрәпләр генә китим! Бүре – ә инде Путин кебек колачны киң алсак, кәрван! – аны искәрмәскә дә тиеш иде кебек, кибаранә кыяфәттә юлны дәвам итәргә генә дә бит... Ә монда шундый шау-шу... Ачыргалану, еламсырау, бер-берсен юату, янәсе, мондый исемлек АКШның үзенә генә зыян китерәчәк. Ә без, мать-ти-ти, тагын да ныгый гына төшәрбез, дөньяның бугазына басарбыз. Соң, алай булгач, атла инде үз юлыңнан, игътибар итмә ләң-ләң килгән әнчеккә.

Бераз күләгә төште, әлбәттә, горурлыкка. Путинның “Без алга ыргылырга тиеш!” – дигән өндәвеннән соң гына күңел тагын күтәрелде. Кәрванның алга ыргылуын мин, күпме көчәнсәм дә, күз алдына китерә алмадым алуын; сүз әлеге дә баягы бүре хәзрәтләре турында бара иде булса кирәк. Әйе, ул ыргылырга да, олы сикереш ясарга да бик маһир. Тамагы да ач булса, Алла сакласын. Ә тамагы аның һәрвакыт ач була гадәттә. Үлеп ятканда да бүренең ике сарык буарлык хәле кала дигән безнең борынгы бабайлар. Алар бүре белән янәшә яшәгән – белми-күрми генә әйтмәгәннәрдер. Ә эт нәрсә, өрә бирсен, әле бит ул якында да түгел, әллә кайда океан артында.

Ничек горурланмыйсың!

Нишләп исемлектә Путинның үзе юк?

Шулай ләззәт кичереп ятканда, башка янә бер вафа төште бит: нишләп исемлектә Путинның үзе юк? Монда Русиянең иң кодрәтле, иң бай кешеләре бергә тупланган ләбаса, ә юлбашчы үзе исемлектән сәер генә төшеп калган. Мондый сорау минем генә башка килмәгән икән, ышанычлы кемсәләрнең берсе очрашуда бу турыда кызыксынмый калмады. “Обидно, слюшай...” – диде Путин кавказ акценты белән. Шаяртты. Ләкин һәрбер шаяртуда үзегез беләсез нәрсә барын. Хакыйкать үк булмаса да, шуңа охшаш нидер чагылып китә анда гадәттә. Безнең дә күңелдә бераз юшкын калды. Исемлектә бит Русия хөкүмәтенең барлык әгъзалары, Дәүләт думасы җитәкчелеге, кыскасы, элита! Ә Путинны аерып калдырганнар. Әллә соң эт дигәнебез дә аңа өрергә курка микән? Җылы дулкын булып, күңелне тагын горурлык хисе биләп алды.

Эльвира Нәбиуллина өчен генә бераз борчылып куйдым ләкин. Нигә бу безнең белән түгел, дип исемлектәгеләр аңа кырын караса? Аның чын асылыннан шикләнсәләр? Исбат итеп кара аннары үзеңнең дөя түгел икәнеңне!

“Бу кешеләрнең һәрберсе артында илебездәге гади ватандашлар, хезмәт коллективлары, сәнәгатьнең бөтен тармаклары тора, 146 миллион халыкны тәшкил итүче барыбызны да ниндидер исемлеккә керткәннәр, - диде Путин үз ышанычлыларына. Монда инде бөтен Русия, күкрәк киереп, горурланып куйгандыр. Исемлектә без барыбыз да икән бит! – Путин да, мин дә, син дә, Мөхәммәтәмин дә... Беребез дә моңаеп читтә калмаган. Күздән яшьләр килде перәме. Бергәлек хисе гаҗәеп нәрсә ул.

Ничек горурланмыйсың!

Ләкин минем өчен иң нык горурлык – исемлектә үз татарларымызның булуы. Наил Маганов, Айрат Шәймиев, Радик Шәймиев, Альберт Шиһабетдинов, Рөстәм Сүлтиев... Боларга бүгеннән үк Татарстанда берәр урын табып һәйкәл куярга иде бит. Югыйсә, Татарстанны дөньяда танытырга кирәк дип күпме лаф ормадык, ә болар тавышланмый-нитми генә менә шундый ыргылышка, сикерешкә әзерләнеп яткан. Ай-һай-һай! Совет заманында Татарстанда чыккан нефть белән горурланып, Сибгат Хәким болай дип язган иде:

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

Бу абзыйлар, үзләре дә сизмичә шагыйрьнең васыятен үтәп, битләрендәге эчтән бәреп янган хисне парламентларсыз-нисез генә бөтен дөньяга чәчтеләр.

Ничек горурланмыйсың!

Иң мөһиме – татарны Әмерикәдә дә беләләр!

Үз тирәмдәге кешеләрнең аена 10-15 меңнән артык акча алмый эшләвен белгәнгә, Татарстандагы уртача хезмәт хакының утыз меңгә якынаюын белеп бик гаҗәпләнгән идем. Дөньякүләм танылган мондый абзыйлар булганда әлеге күрсәткеч илле меңгә якынлашса да гаҗәпләнмәм хәзер. Иң мөһиме – татарны Әмерикәдә дә беләләр!

Дөрес, безнең халык арасында элек тә байлар булган. Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Апанаевлар, Юнысовлар... Тик аларгамы әлеге абзыйларга җитәргә! Дөнья банкларында Әмерикә күзенә чалынырлык акча әйләндерү аларның төшләренә дә кермәгән. Гел вак-төяк белән шөгыльләнеп ятканнар бичаракайларым – татар мәктәпләре, мәдрәсәләре ачып, анда меңләгән шәкерт укысынга акча сарыф итеп, мәчетләр салдырып, милли матбугат, нәшриятлар булдырып...

Тик нигә мин боларны исә төшердем әле? Ул вакытта бит бездә нефтьнең исе дә булмаган. Хәзер заман башка – малыңнан милләтен сорамыйлар. Ул барыбер иртәме-соңмы бүтән милләт кесәсенә керәчәк. Ә хәзергә исемлектәге бу биш кеше артында без торабыз – бөтен татар милләте! Горурланырга кирәк.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG