Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 февраль – Башкортстан һәм Татарстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне. Быел аның 100 еллыгын Башкортстанда зур концерт, Дүртөйледә һәм туган авылы Миңештедә очрашу, искә алу кичәләре белән билгеләп үтәчәкләр. Казанда искә алу кичәсе үткәрү каралмаган.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтүенчә, Татарстан әдипләре Башкортстандагы чараларда катнашачак. Наҗар Нәҗмине үзенең остазы дип атаган Роберт Миңнуллин, соңрак булса да искә алу чарасын үткәрү кирәк дигән фикердә.

Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Наҗар Нәҗми нинди шәхес булган? Аны искә алалармы, әллә ул да онытылучылар рәтендәме? Азатлык бу сорауларга җавап эзләп, шагыйрьнең кызы, туганнары белән аралашты, татар әдипләренә мөрәҗәгать итте.

Наҗар ага тормыш ваклыкларыннан өстен була белде. Шагыйрь Рәдиф Гаташ шундый фикердә:

Наҗар ага исән чакта Татарстан белән Башкортстан юлына тузан төшмәде

– Наҗар ага Татарстан белән Башкортстанны якынайткан олпат зат иде. Ул бөтен кеше белән хат языша, яшь татар әдипләре белән аралашырга, киңәш бирергә вакытын беркайчан да кызганмады. Наҗар ага исән чакта Татарстан белән Башкортстан юлына тузан төшмәде. Гел йөреп тордык. Хәзер менә бер-беребезне белмибез дә... Ул татар телен иң яклаган кеше булды. Татар әдипләре җөрьәт итмәгән заманда “Татар теле” дигән шигырь язды. Ләкин син ике яклы хәнҗәр, тегендә дә, монда да ярарга тырышасың дип канына тоз салучылар да бар иде. Эше, гамәле белән ул гайбәт, гаепләү, ваклыклардан өстен иде. Наҗар ага чын мәгънәсендә ак шәхес ул.

Татарстан язучылары да Наҗар аганы зурлап искә алырга тиеш ди, шагыйрь Роберт Миңнуллин:

– Наҗар абый татар шигьриятенең яклаучысы, башкорт шигъриятенә нигез салучыларның берсе. Ул Мостай Кәримнән соң Башкортстан язучылар берлеген җитәкләде. Аның эшләгән эшләрен саный китсәң, шактыйга сузылыр иде. Быел Наҗар абый елы. Бу ел дәвамында аның хатларын туплап китап итеп чыгарга исәплим. Чөнки ул – чын мәгънәсендә хатлар остасы, хатны әдәби жанрның бер төре дәрәҗәсенә күтәрүче. Мин аны Татарстанда да искә алып китәргә кирәк дип саныйм. Әле соң түгел, без аны кайчан да булса үткәрербез дип уйлыйм.

Кечкенә чакта мин бөтен кеше дә әти кебек дип уйлый идем. Үсә төшкәч, әти төсле кешеләрнең аз булуын аңладым. Хәзер андыйларның берничә генә булуына төшендем. Бусы – кызы Алсу Нәҗметдинова фикере:

Аның иң төп сыйфаты – акыл иясе булуында

– Әтием тормышыбызның мөһим һәм иң кадерле кешесе. Бөтен нәрсә аның иҗади холык-табигатенә, мохитенә буйсындырылды. Чөнки безнең өебез иң элек аның иҗади остаханәсе булды. Аның иң төп сыйфаты – акыл иясе булуында. Ул безнең тормышыбыз барышында чагылды. Әтинең бүлмә ишеге ачык булганда, дөньяны онытып уйнарга, йөгерергә, ыргылып сикерергә була. Бүлмә ишеге ябык икән, димәк әти эшли, ул вакытта тынып кала идем. Әти – дәртле, энергияле кеше. Әгәр ул өйдә икән, бар нәрсә дә аның янында хәрәкәтләнә, бар нәрсә дә сәгать кебек эшли иде. Без бала чакта язучылар халык арасында, гел сәфәрдә булды. Әтинең чыгып китүе була, өйдә берәр нәрсә ватыла. Кайткач, әти бөтенесен дә төзәтә, тормыш янә көйләнә иде.

Тормышы беркайчан да җиңел булмады. Чөнки һәрвакыт дөресен әйтә иде. Андый кешеләргә беркайчан да җиңел булмый. Ләкин, якты кеше булганга, авыр чакларда да ул ялгыз булмады. Рухи яктан да, матди яктан да ярдәм булды. Ул бик күп эшли, төннәр буе яза иде. Ә көндезләрен редакцияләрдә йөрде. Әсәрләре басыла, ләкин гонорары тиеннәр генә булды. Менә шундый вәзгыятьтә республика хөкүмәте, Дүртөйле хакимияте аның гомерен озайтты, эшләргә мөмкинлек бирделәр.

Наҗар Нәҗми әнисе белән
Наҗар Нәҗми әнисе белән

...Әткәйнең биш хыялы бар иде. Аның беренчесе – туган авылына яшәргә кайту. Бу хыялы тормышка ашты, тау башына иҗат йорты салынды. Тик кызганыч, ул анда 7 ай гына яшәде.

Икенче хыялы – әнисенә һәйкәл кую булды. Бу һәйкәлнең озак кына куелмый торуының хикмәте: әти аңа тиешле юллар таба алмады. Үзенең ничек бәргәләнүе турында ул “Әниемә” дигән шигырендә сурәтләде. Шөкер, әлеге хыялы да тормышка ашты. Кабер ташына:

"Бирдең миңа кояш нуры,
Бирдең миңа бу җир моңын.
Җаным синнән, тәнем синнән
Сиң тәүге һәм соңгы җырым"
, – дип язды.

Өченче хыялы оныгы Ансафка кагылышлы булды. Бер айлык сабыйны кулларына ала да, шушы баланың 16 яше тулганын үз күзләрем белән күрергә насыйп булса ярар иде дип тели иде. Бу теләге чынга ашты.

Әти XXI гасырга кадәр яшәргә хыялланды. Ләкин бу теләге чынга ашмады, аның гомере яңа гасырга 4 ай кала өзелде.

Cоңгы сүзләре – соңгы хыялы турында иде. Ул аны үлеменә 36 сәгать кала әйтте. Урын өстендә ятса да, кулъязмалары салынган кызыл папканы соратып алды.

"Җырны язып бетерергә кирәк!" диде. Бусына өлгерә алмады... Эшлисе эшләре калды. Җыр булып өлгерә алмаган шигырьләре, кулъязмалары калды. Ул безгә атап махсус васыять калдырмады. Аның бөтен барлык булмышы, яшәеше безгә үрнәк, васыять инде.

Сулдан: Наҗар Нәҗминең абыйсы Кәрам, Наҗар Нәҗми үзе
Сулдан: Наҗар Нәҗминең абыйсы Кәрам, Наҗар Нәҗми үзе

Лена Зәйдуллина-Нәҗметдинова, Наҗар Нәҗминең Кәрам абыйсының кызы, филолог:

– Әтиләре бакыйлыкка күчкәндә Наҗар абыйга нибары ике яшь була. Минем әтигә исә, 20 яшь. Аның: “Кәрам миңа әти урынына калган кеше”, дип әйткәне истә.

Наҗар абый 1941 елны ук сугышка алына. Илле кешене сайлап алып, Иркутскига укуларга җибәрәләр. 1944 елның апрелендә аларны фронтка җибәрәләр. Наҗар абый поездларының Яңавыл станциясе аша үткәнен белешә дә, әтигә поезд станциядә 5 минут туктап торачак, кил әле, дип хат яза. Әти язгы юлсызлыкта, 120 чакрымлыктагы станциягә ат җигеп чыгып китә. Ул чак кына соңга калмый, алай да өлгерә. Күз алдына китерәсезме, бу бит нибары 5 минут күрешү өчен эшләнә! Аннан ул солдатлар арасыннан танымыйча перрон буйлап йөренгәндә, агай, бу бит мин, дип Наҗар абый аны кочаклап ала. Шөкер, ике туганга сугыш беткәннән соң очрашу насыйп була.

Наҗар абый шат күңелле, кайгыртучан, ихлас булды

Наҗар абый кайгыртучан, шат күңелле, ихлас булды. Ул һәр мәҗлестә табын күрке иде. Җырлый, тавышы искиткеч, аккордеон, пианино, скрипкада уйнады.

Аның бердәнбер кызы – Алсу, ике оныгы Айдар белән Ансафы бар иде. Баласы һәм оныклары ата-ана назын күреп үстеләр. Наҗар ага аларга бар күңел җылысын салды, һәрберсенә багышлап шигырь язды.

Туган җанлы булуына бер мисал китерим әле. Сугыш вакытында аларның уртанчы туганнары Гыйләҗ абый хәбәрсез югалды. Бу турыда белгәч, абый әтигә хат язган. Кәрам, ялангач йөрсәм, йөрермен, ашамасам ашамамын, мәгәр Гыйләҗ абыйның дүрт баласын карап үстерермен, дигән. Ул шулай булды да.

...Абый Миңештегә 1999 елны кайтты. Җәй көне һәрвакыт янында булырга тырыштым. Бер кичтә ул миңа шалтыратып, сиңа кымыз җибәрәм, диде. Абый, кунакларың да күп, башкаларга эчер кымызыңны, дим. Ул, монысын синең өчен алдым дип, сүзендә нык торды. Наҗар абыйның соңгы күчтәнәче булган икән бу.

Миңештенең тау башында аның йорты (хәзер анда музей), тау астында – минеке. Җәйге бер көндә бакчада төнге уникегә кадәр эшләдем. Өйгә кердем дә, үзем генә булгач, күңелгә әллә нинди шом йөгереп, абыйга менеп куныйм әле дип, җыенып чыгып киттем. Абый, әйдә инде хәзер чәй эчеп алыйк, ди. Мин шаккаттым инде, шушы вакытка кадәр чәй дә эчмәдеңмени, дим.

...Бервакыт туган-тумача җыелып безнең бакчада мәш килеп эшләп йөрибез. Бераз эшлибез дә, Наҗар абый янына менәрбез инде, дибез. Шулай бераз дия-дия вакытның узганын да сизми калганбыз. Берзаман артымда кемнеңдер басып, текәлеп карап торганын сизеп, башымны күтәрсәм, Наҗар абый басып тора! Күпмедер дәшми торганнан соң: “Картайгач кирәкмиммени инде...” – ди. Сискәнеп киттем, кирәк, Наҗар абый, нишләп алай дисең дип, эзенә басып диярлек тау башындагы иҗат йортына менеп киттек. Наҗар абыйның күңеле шунда ук аязды. Үпкә тота, кинә саклый белми иде ул.

Наҗар Нәҗми оныклары Айдар һәм Ансаф белән
Наҗар Нәҗми оныклары Айдар һәм Ансаф белән

Наҗар абыйның кабере дә Миңештегә керер юлда, тау башында. Еш кына каберенә барып догалар укыйм, аннары гына Миңештегә төшәм.

– Наҗар абыйның тормышында авыр чаклар булдымы?

– Наҗар абыйның тормышы гел авырлыклардан гына торды... Университетта укыганда Уфада алар фатирында торганга, төрле күңелсезрәк вакыйгалар шаһиты булырга да туры килә иде. Бервакыт аңа дүрт башкорт язучысы килеп керде. Залга үтеп ишекне яптылар. Берзаман залда гауга купты, сагаеп калдык. Шунда берсе: “Күп булса, башкорт халык шагыйре исемен бирерләр, башкасы тәтемәс сиңа”, – диде. Бу сүзләрне җәмәгате Флорида апа да ишетте булса кирәк, кулына уклау алып, ишекне киереп ачты да, теге дүрт кунакны куып диярлек чыгарды.

1966 елда язылган “Татар теле” шигыренә килгәндә... Аны бит башта беркайда да бастырмадылар. Татарстанда да чыкмады ул, Башкортстанда да. Беренче тапкыр “Учительская газета”да Козловский тәрҗемәсендә дөнья күрде. Күпмедер вакыттан соң гына Татарстанда басылып чыкты.

– Үзен башкорт шагыйре дип әйтүләренә ничек карый иде?

Татар белән башкортны бүлгәләнүне беркайчан да кабул итмәде

– Бүлгәләнүне беркайчан да кабул итмәде. “Ут күршеләр” дигән шигырендә ул ике халыкның бер тамырдан булуын ачык күрсәтә. Гомере буе арага чөй какмасыннар дип, ике араны якынайтуга бөтен көчен куйды. Ул үзен ике милләтнең улы дип кабул итте. Башкорт, татарга яла яккан кешеләргә аяусыз булды.

Миңештедә һәр кеше кечкенәдән татар теле тәрбиясендә үсә. Үзем дә Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһаповларны тыңлап, Тукай шигырьләрен ятлап үстем. Шул ук вакытта башкорт радиосын да тыңлый идек. Дүртөйле районы ул, гомумән, тегендә дә, монда да түгел. Наҗар абыйдан еш кына сезнең туган телегез нинди, дип сорыйлар иде. Ул менә шушы Дүртөйле теле инде, дип җавап бирә иде. Әмирхан Еники монда килеп киткәч болай язды: “Тыңлап торам чиста татар сүзе, азагы башкортча”. Мин исә Наҗар абыйны дөнья кешесе дип әйтер идем. Аның Карабах, Чечня һәм башка халыкларның йөрәк авазын тоеп язган шигырьләре бар иде. Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Константин Ваншенкин, Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәр белән аралашып яшәде. Уфада яшәсә дә, Казанга тартылды.

– Татарстанда да, Башкортстанда да туган тел аянычлы хәлдә калды. Мондый вазгыятьтә Наҗар абый нишләр иде икән?

– Көрәшер иде! Ул бит бөтен халык дәшмәгәндә, 1966 елда ук “Татар теле” шигырен язды. Аны аяз көндә күк күкрәү белән тиңләделәр. Өстәвенә, ачы телле публицист та бит әле ул. Кулыннан каләме төшмәс, авызына су капкан әдипләрне аңламас иде.

– Наҗар абыйның соңгы сүзләре, васыяте нинди иде?

– Наҗар абый бөтен нәсел-нәсәпне бер йодрыкка туплап яшәгән олпат агабыз булды. Балалар аңа Ак бабай дип дәшәләр иде. Барыбызга да туган җанлы булыгыз, бер-берегезгә терәк булыгыз дип әйтә иде. Башта үзегезне түгел, туганыгызны кайгыртыгыз, диде. Яхшылыкка ышанып яшәргә кушты. Бервакыт без аның белән ишегалдына өч алмагач утырттык. Шушы алмагачларга карап, мине искә алырсыз, дигәне әле дә колакта чыңлый. Наҗар абыйның бер генә мизгелгә дә истән чыкканы юк инде.

Авылдашлар әле дә, ак чәчләрен җил иркенә куеп урамнардан узганда тәрәзәгә капланып карап кала идек, дип искә алалар... Күз тидердек, дип тә әйтәләр. Үзенең, Миңештегә үләргә кайттым, дигәне дә бар...

Наҗар Нәҗми мәктәптә очрашуда
Наҗар Нәҗми мәктәптә очрашуда

Алсу Зәйдуллина, Наҗар Нәҗминең туганы:

Ул тормышны шулкадәр ярата иде. Үтә сизгер кеше иде

– Ул тормышны шулкадәр ярата иде. Туган авылы Миңештегә кайтканда, безнең янга Дүртөйлегә сугылмыйча калмый иде. Ак бабай туганнары белән очрашуга һәрчак шат, ул һәркемнең күңеленә ачкыч ярата белде. Ул – үтә сизгер кеше. Әнинең, йә булмаса минем кәеф юклыкны сизеп алса, төпченеп, сәбәбен ачыкламыйча калмый иде. Проблемалар барлыгын ачыкласа, аларны хәл итүгә һичшиксез катнаша. Без аны бик ярата, Ак бабабыз белән горурлана идек. Әтиебез бик яшьли үлеп киткәнлектән, Наҗар абый безгә ата кайгыртучанлыгын күрсәтте. Мин үземне беркайчан да ялгыз итеп сизмәдем.

Бер җәйдә ул мине Дим буендагы язучылар бистәсенә – Акланга кунакка алып китте. Мин аны күзәтергә ярата идем. Бер минут та эшсез тормый. Нәрсәнедер төзәтә, бакчада эшли, Уфага азык-төлек алырга көненә ике мәртәбә барып кайта. Тәрәз төбендә чыршылар үсә, ул аларга ымлап, эш арасында гына таныйсыңмы, дип сорап куя. Миңеште чыршылары алар, ди елмаеп. Аның шундый шигыре дә бар:

Дим буенда, өй артында
Миңеште чыршылары.
Алар белән күңелем дә,
Дөньям да җырлы әле...

Бу чыршыларны Гыйләҗ туганының улы Равил абый алып килде аңа. Шагыйрьгә алар ватанының бер кисәге буларак кадерле иде.

Дачаның китапханәсе бик зур. Мин исә укырга бик яраттым. Шуңа китапханәдән тәүлекләр буе чыкмыйча мавыгып укыдым. Наҗар абыйга бу мавыгуым бик ошаган икән. Дүртөйлегә кайткач, әнигә: “Беләсеңме, кызың кем синең? Татьяна Ларина ул”, – диде. Акыл иясеннән мондый сүзләр ишеткәч, башым күккә тиде инде.

1993 елда университетка укырга керергә килдем. Ак бабай балаларымны, миңа әзерләнергә комачауламасыннар дип, дачага алып китте. Ул миңа шулкадәр терәк булды. Имтиханнарымның расписаниесен соратып алды һәм һәрберсендә янәшәмдә булды. Бишле алып чыксам, молодец, безнең нәсел бит дип, аркамнан сөя иде. Менә нинди олы йөрәкле, кече күңелле кеше иде ул!

Белешмә: Наҗар Нәҗми (Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов) – татар һәм башкорт шагыйре, сүз остасы, Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1972).

Наҗар Нәҗми (1918-1999)
Наҗар Нәҗми (1918-1999)

Ул 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. Наҗар Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар һәм башкорт милли әдәбиятын үстерүгә, аны бөтен илгә танытуда зур роль уйнады. Башка татар шагыйрьләре кебек үк, башкорт әдәбияты дәрәҗәсен күтәрүгә бәяләп бетергесез өлеш кертсә дә, Наҗар ага үзенең ана телен, үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады һәм икейөзләнмәде. 1999 елның 6 сентябрендә вафат булды.

Халык арасында танылу алган популяр җырлар авторы буларак. Аеруча "Өфе юкәләре", "Мине юллар чакыра", "Сиңа тагын мин бер киләм әле", "Юкка түгел, юкка түгелдер", "Кышкы романс" һәм башка шигырьләренә Рим Хәсәнов музыка язган җырлар, "Таулар юлы" җыры Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган, татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Дүртөйле шәһәрендә һәм Миңеште авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында Наҗар Нәҗми исемендәге премия булдырылган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG