Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министры урынбасары Алишев вазифасыннан китте


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының хәзерге хезмәткәрләре

Фәттахов вакытында мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Тимерхан Алишев вазифасыннан китте. Икенче урынбасар Лариса Сулима, медиада таралган хәбәрләргә карамастан, китүен кире какты.

31 гыйнвар иртәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишевның вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Ул вазифадан үз теләге белән китүе хәбәр ителә. Алишев җаваплылыгында оештыру һәм техник бүлекләр иде. Әлегә аның урынына кемнең билгеләнәчәге билгеле түгел.

Шул ук вакытта кайбер Telegram каналларында һәм медиада элекке министр Энгел Фәттахов вакытында эшкә килгән соңгы урынбасар – Лариса Сулима китүе турында имеш-мимешләр йөри. Сулима Idel.Реалии соравына җавап биреп, бу хәбәрне кире какты. Аның сүзләренчә, бу – уйдырмалар.

"Бу хәбәрләр – "яхшылык теләүчеләрнең" уйдырмалары һәм гайбәтләре. Аларның барлыкка килүе министрлыктагы җитәкчелек алышынуына бәйле. Алишевның китүе билгеле булды, бу чыннан да шулай. Менә шунда "кем киләсе?" дигән уйдырмалар барлыкка килде дә", дип белдерде министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 4 декабрендә Энгел Фәттахов мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте. Аның урынына министр булып Рәфис Борһанов билгеләнде. Министр милли мәгарифне баккан урынбасар Илдар Мөхәммәтов урынына Илсур Һадиуллинны билгеләде. Соңрак министрлыкта милли мәгариф идарәсен янә Лилия Әхмәтҗанова җитәкләячәге билгеле булды.

XS
SM
MD
LG