Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кануннар үтәлү рейтингында Русия 89-нчы урынны алды


"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, өч ел колония җәзасына хөкем ителгән Данис Сәфәргалиев
"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, өч ел колония җәзасына хөкем ителгән Данис Сәфәргалиев

Русия канун өстенлеге рейтингында 113 ил арасында 89нчы урынны алды. World Justice Project оешмасы төзегән исемлектә быел Русия өч урынга югарырак үрмәләп Филиппин (88-нче урын) белән Доминикан республикасы (90-нчы урын) арасына менгән.

Канун өстенлеге рейтингы 2010 елдан бирле төзелә. Анда илнең кануннар үтәлгән тирәлек булдырудагы уңышлары бәяләнә. Кануннарның үтәлүе сигез төркемдә тикшерелә: хакимият оешмаларының вәкаләтләре чикләнү, коррупциянең булмавы, тәртип һәм иминлек, төп хокукларның тәэмин ителүе, хакимият оешмаларының үтә күренмәлелеге, кануннарның үтәлүе, сивиль эшләрне карау, җинаять эшләрен карау.

Русия Эстония (12-нче урын) белән Грузиядән (38-нче урын) күпкә калышса да, Үзбәкстан (91-нче урын) белән Төркиядән (101-нче урын) югарырак бәя алган.

Дания, Норвегия һәм Финляндия белән башланган рейтинг Венесуела белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG