Accessibility links

Кайнар хәбәр

7 февраль Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповны күзәтүгә алу турындагы мөрәҗәгатьне карап тормады. Моны Кашаповның мәхкәмәгә килмәве белән аңлаттылар. Активист Русиядән киткән иде.

"Кашапов утырышка килмәү сабәпле, мөрәҗәгать каралмады, ул административ күзтәтүгә алынмады", дип хәбәр итте Азатлыкка активистның хатыны.

Кашаповны күзәтүгә алу мөрәҗәгате белән Русия эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсе чыккан иде. Әгәр активистны күзәтүгә алу мөрәҗәгате канәгатьләндерелсә, татар милли хәрәкәт активисты полиция билгеләгән көннәрдә аена дүрт тапкыр полиция бүлегенә килеп теркәлергә, моннан тыш кичке уннан иртәнге алтыга кадәр өйдән чыкмаска, эчке эшләр идарәсенең язмача рөхсәтеннән башка Чаллыдан китмәскә, хәмерле эчемлекләр сатылган һәм эчелгән урыннарга бармаска, кешеләр күпләп җыелган урыннардагы чараларда (сайлау һәм референдумнардан кала) катнашмаска тиеш булыр иде.

Кашапов мәхкәмә аны күзәтүгә алу карарын чыгарса, кулга алынудан шикләнеп, Русиядән китәргә карар кылды. Ул хәзер Украинаның Киев шәһәрендә яши. Активист Азатлыкка ни өчен Русиягә кайтырга җыенмавы турында сөйләде.

Кашаповның Русиядән китүе турында Азатлык соравына җавап биреп, милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин аның бу адымын хуплавын белдерде: "Рәфиснең китүен хуплыйм. Русиядә дөреслек юк. Тоталитар режим ныгый гына бара. Сталинизмның яңа чоры башланды. Русия кайбер Африка дәүләтләре дәрәҗәсенә төште. Хәзер анда да кеше хокуклары яклана, демократия бар. Ә бездә бары урыслаштыру сәясәтенә генә зурлап игътибар бирелә".

Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Раиф Галиев Кашаповка чит илгә чыгып китү юлын Аллаһы тәгалә күрсәткәндер дип саный. "Империядә бернинди дә кануннар эшләми. Рәфис төрмәдән чыккач та, кайту хөрмәтенә оештырылган мәҗлестә дә "кечкенә төрмәдән зур төрмәгә чыктым", дип белдергән иде. Бу илдә калырга теләмәвен халык аңлый һәм күпләр хуплыйдыр да", диде Галиев.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп өч ел иректән мәхрүм ителгәннән соң узган ел ахырында иреккә чыкты. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG