Accessibility links

Русия үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка намзәтләр теркәүне тәмамлый


Үзәк сайлау комиссиясендә (архив фотосы)
Үзәк сайлау комиссиясендә (архив фотосы)

Русия Үзәк сайлау комиссиясе пәнҗешәмбе президентлыкка намзәтләр теркәүне тәмамлый. Русия президенты вазифасына сигез кеше дәгъва кыла.

Иң соңгылардан булып 8 февральдә "Гражданская инициатива" фиркасеннән Ксения Собчак һәм "Коммунисты России"дан Максим Сурайкин теркәлде.

Чәршәмбе "Яблоко" фиркасеннән Григорий Явлинский, "Российский общенародный союз" фиркасеннән Сергей Бабурин һәм "Партия Роста"дан Борис Титов теркәлгән иде. Аңа кадәр, 6 февральдә Владимир Путинны теркәделәр. Путин партия аша теркәлмәскә булды.

ЛДПРдан Владимир Жириновский һәм КПРФтан Павел Грудинин парламент фиркаләре намзәте булганга, имза җыймый гына теркәлде.

Шулай итеп, сайлау бюллетенендә сигез исем булачак. "Ведомости" газеты сайлау бюллетене расланган дип хәбәр итте һәм аның фотосын күрсәтте.

18 мартта узачак бу сайлауда катнаштырылмаган оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный, кәгазьдәге намзәтләрне "мескеннәр" дип атады.

XS
SM
MD
LG