Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалин өлкәсенең элекке губернаторы ришвәт өчен 13 ел төрмә җәзасына хөкем ителде


Александр Хорошавин мәхкәмәдә
Александр Хорошавин мәхкәмәдә

Элекке губернатор Александр Хорошавин ришвәт алуда гаепләнеп, 13 ел кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Моннан тыш, ул 500 млн сум күләмендә штраф та түләргә тиеш диелә.

Александр Хорошавин бөтен дәүләт бүләкләреннән дә мәхрүм ителәчәк, дип яза Русиянең мәгълүмат агентлыклары.

Мәхкәмә шулай ук Хорошавинның кул астында эшләгәннәргә дә хөкемнәр чыгарды. Алар җинаятьчел төркемнең әгъзалары дип танылды. Губернаторның элекке киңәшчесе Андрей Икрамовка 9,5 ел төрмә һәм 176 млн сум штраф түләтү җәзасы бирелде. Сахалин өлкәсенең элекке хөкүмәт рәисе урынбасары 8 елга хөкем ителде һәм ул 4 млн штрф та түләргә тиеш булачак. Өлкәнең элекке авыл хуҗалыгы министры Николай Борисовка 4,5 млн сум күләмендә штраф түләү карары чыгарылды.

Александр Хорошавинны 2015 елның язында тоткарлаганнар иде. Тикшерү белдерүенчә, губернатор һәм аның белән эшләүчеләр дәүләт килешүләре төзер өчен бизнесменнардан 522 млн сум ришвәт сораган.

1 февраль Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны сигез елга кырыс шартлы төрмәгә ябу карары чыгарды. Ул шулай ук 48,2 млн сум штраф түләргә тиеш диелде. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр.

Медиа язуынча, Белых белән Хорошавинны тоткарлауны ФСБ генералы Олег Феоктистов контрольдә тоткан. Элекке иктисади үсеш министры Алексей Улюкаев эше белән дә ул шөгыльләнде.

XS
SM
MD
LG