"Сәнгать училищесы - уникаль архитектур һәм тарихи объект, Казан өчен мөһим бина, ул тергезеләчәк. Мин хөкүмәткә тиешле күрсәтмәләр бирдем", дигән Рөстәм Миңнеханов. Президент сүзләрен Твиттерда матбугат сүзчесе Эдуард Хәйруллин китерә.
Берничә көн элек Инстаграмда уку йортын коткарып калырга чакырулар барлыкка килде. Әгәр бернинди дә реакция булмый икән, студентларның укуы куркыныч астында калачак, архитектура һәйкәле шәһәр үзәгендә җимерелергә мөмкин дип язды белдерү авторлары.
Казан сәнгать училищесын саклауны сорап Интернетта петиция да куелды. 14 февральгә анда 1400 имза җыелган.
"Казан сәнгать училищесын ябу Казан һәм Русиянең бөтен дөнья алдында хурлыкка калуы булачак, чөнки бөтен дөньяда мәдәният һәйкәлләрен саклыйлар, бигрәк тә эшләп торучы, иң югары дәрәҗәле белгечләр әзерләп чыгаручы белем бирү оешмаларын. Ничек инде без дөньяның мәдәни, сәнгать һәм мәгариф җәмәгатьчелекләре алдында үз дәрәҗәбезне шулкадәр түбән төшерик?" диелгән петициядә.
Сәнгать училищесы урнашкан бина ХХ гасыр башында төзелгән.
Былтыр көз Казанда Суриков исемендәге сәнгать институтының филиалы ябылды. Бу вакыйга Татарстанда милли сәнгатькә карашның бик начар булуын күрсәтә диде белгечләр.