Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:52

"Нигә Татарстан үз сәнгать институтын булдырмый? Бу бит бер хоккейчы бәясе!"


Казанда Суриков исемендәге сәнгать институтының филиалы ябылды. Бу вакыйга Татарстанда милли сәнгатькә карашның бик начар булуын күрсәтә ди белгечләр.

Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтының Казан филиалы ябылу турында сүз 2013 елдан бирле барды, Татарстан хөкүмәте шушы көнгә кадәр аны саклап калырга тырышты. Ләкин 3 октябрь институттагы гыйльми утырышта филиалда укытуны дәвам итү кирәк түгел дигән карар чыгарганнар.

Соңгы һәйкәлләрне генә алсак та, Казанда сынлы сәнгать мәктәбенең аяныч хәлдә булуын чамалап була. Хәзер исә бу тармакта милли кадрларны әзерләү бөтенләй туктатылачак дигән сүз. Ни өчен Татарстан сынлы сәнгать институтын саклап калу юлларын таба алмаган? Ни өчен Мәскәүгә милли сынчыларны әзерләү кирәк түгел? Бу вазгыятьне үзгәртү юллары бармы? Азатлык белгечләр ярдәмендә шул сорауларга җавап эзләде.

Институтның Казан филиалы җитәкчесе Мәхмүт Ваһапов Азатлык язма әзерләгәндә элемтәгә чыкмаган иде. Бу көннәрдә ул янә институтта күренә. Дөресен әйтик, җитәкче уку йорты ябылуга әллә ни борчылуын белдермәде. Моны инде күптән хәл ителгән мәсьәлә булганга, хәзер мөрәҗәгать кабул итүне, сакларга тырышуны кирәк санамый. Ул вазгыятьне болай аңлатты:

Мәхмүт Ваһапов
Мәхмүт Ваһапов

– Суриков институтының Казан филиалы ябылу турындагы хәбәр 3 октябрьдә үткән утырышта расланды. Аның нәтиҗәләрен алып кайттым, министрлар кабинетына, мәдәният министрлыгына хатлар юллаячакбыз.

Килешүдә 2013 елдан финанс ягы Русиягә күчә дип язылган иде, ләкин Мәскәү безне финанслауны үз өстенә алмады

Татарстан бүгенге көнгә кадәр институтны үз кулында тотты. Безне Татарстан финанслады. Миңтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итте. Бу Татарстан уку йорты түгел, ул бары тик Татарстанның министрлар кабинеты, мәдәният министрлыгы, Русия сәнгать академиясе, Суриков институты җитәкчелеге арасындагы килешү белән оештырылган филиалы. Килешүдә 2013 елдан финанс ягы Русиягә күчә дип язылган иде, ләкин Мәскәү безне финанслауны үз өстенә алмады. Шул елны кабул ителгән мәгариф турындагы канун нигезендә контроль саннар белән идарә итү мөмкинлеге дә кулдан ычкынды. Элек күпме студент кабул итү, укыту сәгатьләрен үзебез билгели идек. Шулай 6 курс җыйдык. Ә 2014 елдан башлап студентларны кабул итә алмадык. Укытучылар кыскартуга эләкте.

Ябылу турындагы хәбәрне төрле студент төрлечә кабул итте. Кайсылары шатланды, чөнки болай да имтиханнарны Мәскәүгә барып, анда 4-5 ай яшәп бирәләр иде. Кайсыларына бу хәбәр бик авыр булды. Бер студент кызыбыз монда әбисен тәрбияләп тора, ул инде Мәскәүгә бара алмаячак.

Суриков институты үзе дә бик яхшы яшәми. Сәнгатькә кайда да караш бик әйбәт түгел

Суриков институты үзе дә бик яхшы яшәми. Әйтәсем килә, сәнгатькә кайда да караш бик әйбәт түгел. Милли кадрларны үстерү буенча мәдәният һәм сәнгать институты белән бергә эшләргә дигән планыбыз бар. Бу уку йортында монументаль сәнгать бүлеге ачылган, бәлки безнең базаны аларга кушу хәерле булыр, – дип сөйләде Азатлыкка Мәхмүт Ваһапов.

Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, филиалда өлкән педагог булып эшләүче Илнур Сираҗиев "мөдир эшне агымга куйды, җитәкчелек белән уртак тел таба алмады", ди. Хәзер филиал килеп туган хәлдән чыгу юлын Казан мәдәният һәм сәнгать институты белән бергә кушылуда күрә. Әмма Илнур Сираҗиев укытуны шушы бинада дәвам итәргә кирәк дип саный, чөнки монда гына бөтен шартлар тудырылган:

Илнур Сираҗиев
Илнур Сираҗиев

– Суриков филиалы иң кирәкле чорда ачылды. Шул ук вакытта аны ачу бик зур хата булды. Безгә филиал түгел, әйтик, Бакый Урманче исемендәге Казан дәүләт сәнгать институтын оештырырга кирәк иде. Хикмәт исемдә түгел, аны төрлечә атарга була. Хикмәт үзебезнең югары уку йортын оештыруда иде. Бездә исә Русия буенча филиаллар ябыла башлаган чорда филиал ачылды. Мәскәүгә без кирәк түгел. Алар көндәшлек булуын теләми. Чынлыкта барысы да Мәскәү аркасында бозылды. Ә Татарстан өчен мондый уку йорты кирәк, чөнки сәнгать училищесы, 17 махсус мәктәбебез бар. Казанда югары белемне мәдәният институтында алырга була дигән булалар. Анда бит сынлы сәнгать өчен сыйныфлар да яраклаштырылмаган. Монументаль сәнгать юнәлеше бик мөһим. Калада архитектура корылмаларын бик күп төзиләр. Һәр бина зәвыклы, һәрберсенең үз йөзе булырга тиеш. Әлегә бездә чын сәнгать түгел, футуризм чаткылары гына.​

Урманче нигез салган мәктәп югала

Урманче нигез салган мәктәп югала бара, аны күтәрергә, коткарырга кирәк. Моңа алынабыз икән инде, җитди нигез кору мөһим. Әлегә хәлнең нәкъ киресе. Сәнгать училищесы студентларны әзерләп чыгара да, алар Мәскәүгә, Петербурга китәргә мәҗбүр була.

Укып бетергән кешенең мондагы вакуумга кайтасы килми билгеле. Монда вакуум һәм югары уку йортлары бер-бер артлы ябыла. Хәтта КНИТУ да сәгатьләрне кыскату, педагогларны эштән җибәрү бара. Мин мәдәният институтына кушылып шушы ук бинада укуны дәвам итү өчен көрәшеп карыйм. Ләкин барыбер ябылуга дучар булырбыз дип куркам.

Яхшы, үзебездә сынчылар, рәссамнар әзерләмик тә ди. Ләкин бит Миңтимер Шәймиевнең үзенә дә, Рөстәм Миңнехановка да портрет ясатырга кирәк булуы бар. Читтән чакырырлармы? Читтән чакырылган синең үзенчәлекләреңне чагылдыра алырмы соң? Болгар академиясе дистәләп портретка заказ бирде. Бүген тарихны, борынгы бабаларыбызның анатомик төзелешен, физиологиясен белгән рәссамнар бар әле. Ә бездән соң булмаячак бит. Бу – бик зур бәла.

Мондый уку йортының бюджеты елына 21 миллион сум, бу – "Ак барс" хоккейчысының хезмәт хакы

Нишләп Татарстан үз уку йортын булдыра алмый? Бу сорауга мин дә җавап таба алмыйм. Мондый уку йортының бюджеты елына якынча 21 миллион сум тәшкил итәр иде. Тупас итеп әйткәндә, бу – “Ак барс” хоккейчысының бер хезмәт хакы. Ә без мәдәниятне үтерәбез. Димәк, милли асылыбызны юкка чыгарабыз, – дип сөйләде Азатлыкка Илнур әфәнде.

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев та Мәскәүгә милли кадрларны әзерләү кирәк түгел дигән фикердә. Ә Татарстан җитәкчелеге үз рәссамнарын, сынчыларын күтәрү урынына акча савучы Никас Сафроновларга мөкиббән китә ди.

Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

– Филиал чыгымлы булды дигәннәренә шаккатам. Штат күп акча алмады. Үзем дә анда бераз эшләдем, ситуацияне яхшы беләм. Дөрес, анда эчтән дә хәл бик әйбәт түгел иде. Ниндидер бер төркем оешып, көчлерәк педагогларны читкә этәрделәр. Бу да тәэсир итми калмагандыр. Ләкин ничек кенә булса да филиалны саклап калу кирәк иде. Ул бит Русиянең Идел буе төбәгендә бердәнбер. Анда Башкорстаннан да, Чуашстаннан да, башка милли республикалардан да килеп укыдылар. Аларны Мәскәү төрле сәбәпләр аркасында укырга кабул итмәде. Әмма бу балалар Мәскәүдә имтиханда аерылып торалар иде. Инде төпле рәссам булып җитешкәннәр, тәкъдим ителгән эшләре бик бай, чөнки милли үзенчәлекләрне дә чагылдыра беләләр. Әйтик, башта “өчле” билгесенә укыган Вера Шмакова институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Иманым камил, ул зур рәссам булачак.

Татарстанда, гомумән, рәссамнарга караш яхшы түгел

Татарстанда, гомумән, рәссамнарга караш яхшы түгел. Мөгаен шуңа да бу филиал ябылу уңаеннан уфтанучы булмагандыр. Нинди хәлгә килеп җиттек бит, биш берлек оешты. Мондый хәл башка беркая да юк. Үзара тарткалаш иҗади мохитне юкка чыгара. Моннан оста файдаланучылар да бар. Рәссамнар килеп, бәлки махсус эшләнәдер бу эшләр дип сораучылар бар. Бәлки шулайдыр. Татар телен көч-хәл белән астан чыгардык, ә бүген нинди хәлгә калды. Туфан Миңнуллиннар тырышты, ә күп кеше кычкыра гына, эшләп күрсәтми.

Никас Сафронов күргәзмәсе ачылды. Миңнеханов ачты. Ул бит аңларга тиеш, мондый Никаслар үрчесә, бездә иҗат булмаячак

Никас Сафронов күргәзмәсе ачылды, президент ачты. Ул бит аңларга тиеш, мондый Никаслар үрчесә, иҗат булмаячак бездә. Ул – миллионер, бизнесмен малай, рәссам түгел. Чөнки рәссам бизнесмен була алмый. Менә шушы кешегә бушлай күргәзмә залын бирәләр, ә керү билетын, ялгышмасам, 500 сумнан саталар. Ә бит анда иҗат юк. Хәер, халык иҗат карарга түгел, исемгә йөри. Никас исем ясый белде. Акчам булса, бер миллион долларга үземә реклама ясасам, мин дә номер беренче рәссам булыр идем. Ә бит бу дөрес юл түгел. Өстәгеләр шуны аңларга тиешләр юкса. Күп нәрсә халыктан тора, халкы нинди – җитәкчесе шундый, – диде Зөфәр әфәнде.

Җитәкчеләр исә милли белгечләр мәсьәләсенә күз йомуны кулайрак күрә. Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган җавап әнә шундый фикер тудыра. Без юллаган хатка җавап итеп түрәләр рәсмиләрчә, болай да билгеле сүзләр генә язган.

"В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының Казан филиалы федераль уку йортының бер тармагы санала һәм аның гамәлгә куючы – Русия мәдәният министрлыгы. 3 октябрьгә булган мәгълүматлардан чыгып, Русия мәдәният министрлыгыннан институтта Казан филиалының язмышы хәл ителгән гыйльми утырыш уздырылуы һәм ябу карары кабул итү турында хәбәр алынмавын җиткерәбез”, диелгән анда.

Министрлык киләчәктә милли кадрлар кайда әзерләнәчәк дигән сорауны җавапсыз калдырган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG