Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан басмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киметмәячәкбез"


Башкортстан нәшрият йорты
Башкортстан нәшрият йорты

Башкортстан басмаларында эшләүчеләр яңа тариф кертелгәнгә хезмәт хакларыбыз кимер дип борчыла. Башлык Рөстәм Хәмитовка һәм республика прокурорына да мөрәҗәгать иткәннәр. Республикадагы барлык басмаларны берләштергән Нәшрият йорты җитәкчесе Венера Хәкимова Азатлыкка әңгәмәдә хезмәт хаклары кимемәячәк дип белдерде.

Башкортстан басмаларында эшләүче журналистлар киләчәктә акчаларыбыз кимер дип борчыла. Медиа "Башкортстан Республикасы" Нәшрият йорты мөдире Венера Хәкимова тәкъдиме белән газет-журналларда эшләүче журналистларның хезмәт хакларын исәпләү тарифы 2539 сумнан 1867 сумга калачак, акчалар якынча 30 процентка кими дип язып чыкты.

"Республика Башкортстан" газеты хезмәткәрләре һәм шулай ук мәдәни басма "Истоки" журналистлары бер-берсенә бәйсез рәвештә хезмәт хаклары тарифын үзгәртүгә ризасызлык белдереп республика җитәкчелегенә шикаятьләр дә юллады. "Республика Башкортостан" басмасында эшләүчеләр башлык Рөстәм Хәмитовка һәм прокурор Андрей Назаровка язган мөрәҗәгатьләрендә акча кимесә дә шул ук хезмәтне башкарачакбыз, бу кануннарны бозуга китерә дип белдерә һәм әлеге гамәлне хокукый яктан тикшерүне сорыйлар.

Башкортстан хөкүмәтенең 17 февраль имзаланган фәрманы нигезендә хезмәт хакларын яңача түләү тәртибе 1 апрельдән көчкә керәчәк. Журналистлар арасында инде бүгеннән үк гонорарларның кимүен белдерүчеләр дә бар.

Башкортстан басмалары
Башкортстан басмалары

Азатлык әлеге язманы әзерләгәндә Башкортстан басмаларында эшләүче журналистлар белән сөйләшеп, аларның күпме хезмәт хакы алуы белән кызыксынды.

"Республика Башкортостан" (русча) – 29 мең сум
"Башкортостан" (башкортча) – 17 мең сум
"Кызыл таң" (татарча) – 17 мең сум
"Өмет" (татарча яшьләр өчен) – 15 мең сум
"Йәшлек" (башкортча яшьләр өчен) – 15-16 мең сум
Район газетлары – 12-15 мең сум.

Ни өчен 1 апрельдән тарифларны киметергә җыеналар, төбәк казнасында акча җитешмиме, әллә башка сәбәп бармы? Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп медиахолдинг "Башкортстан Республикасы" Нәшрият йорты мөдире Венера Хәкимова белән сөйләште.

– Венера ханым, ни сәбәпле тариф киметелде? Моның төбендә ни ята?

Венера Хәкимова
Венера Хәкимова

– Безнең элек газетлар, шул исәптән "Респбулика Башкортстан" да һәрберсе аерым бер дәүләт оешмасы булып (ГУП - государственное унитарное предприятие) санала иде. Республикадагы 104 редакция, алар арасында бик кеченәләре дә бар, хәзер (2014 ел ахырыннан - ред.) бер оешмада. Бер оешма булып берләшкәнгә кадәр хезмәт хакларын түләү (тарифлар) һәр редакциядә төрлечә иде. Һәм хезмәт хакларына килгәндә зур аерма килеп чыкты. Хөкүмәтнең карары бар. Анда әгәр редакция субсидия ала икән тариф ставкасы хөкүмәт тарафыннан расланырга тиеш диелгән.

Без әлеге тарифлар турында документны әзерләгәнгә кадәр озак, төрле яклап тикшердек. Ничек эшләсәк яхшырак булыр дигән сорауга җавап эзләдек. Канун нигезендә теге-йә бу оешмада бер генә тариф ставкасы булырга тиеш. Әнә шул сәбәпле, без бер оешма булгач, яңа бер уртак тариф ставкасы эшләргә дигән карарга килдек.

Бу хәлне һич кенә дә хезмәт хакларын киметү, йә булмаса арттыру дип карарга ярамый. Бу хәлне оешмада түлүне тәртипкә китерү дип карау кирәк. Мин төшергән фәрманда да моңа кадәр булган хезмәт хаклары сакланырга тиеш дип әйтелә.

Хезмәт хакын түләү фонды да, һәр редакциягә бүленә торган акча да кимемәячәк

Хезмәт хакы тариф ставкасыннан гына тормый бит. Аның башка өлеше дә бар. Әгәр хезмәт хакының тариф өлеше кими икән, аның башка өлеше артырга тиеш. Кемнең дә булса әлеге яңалыктан соң тариф өлеше күтәрелә икән, башка өлеше кимиячәк. Әмма оешмада хезмәт хакын түләү фонды да һәм һәр редакциягә бүленә торган акча да кимемәячәк. Бу безнең катгый караш.

Республикада дөрес булмаган мәгълүмат таралган, чөнки башкарылган эшкә карата коэффициент куелган. Мисал өчен, бер редакция атнага сигез, ә икенче берсе 16, ә өченче берәү 24 баганалы (колонка) газет чыгара. Билгеле, журналист башкарган эш күләме төрлечә килеп чыга. Шулай ук газетларның статуслары да төрле. Район газетлары да, шәһәрнекеләр дә, республикакүләмнәр дә бар. Әнә шуңа күрә, бу коэффициентлар кертелгән иде.

Республикада хезмәт хакы тарифы, алар (шикаять белдерүчеләр - ред.) әйткәнчә, 1800 сум тирәсе түгел, ә 2200 тирәсе булачак. Берничек тә 30 процент тирәсе хезмәт хакы кимемәячәк. Мин тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм, хезмәт хакын түләү фонды алга таба берничек тә үзгәрмәячәк. Үзебезнең оешманың бизнес планын әзерләдек, анда да түләүләр 2017 елдагы кебек. Мин бу очракта "Республика Башкортстан" редакциясенә борчылу урынсыз дип әйтер идем. Без аларга да түләү фондын киметмәдек, ничек булган, шулай калачак.

Кирәк акчаны җыеп бетерә алмасалар, без редакцияләргә булышабыз

Хәзер керемнәр кими. Әгәр дә кирәк акчаны җыеп бетерә алмасалар, без редакцияләргә булышабыз. Алар кирәкмәгәнгә вакытыннан элек борчыла. Без бу яңалыкны 1 апрельдән генә кретәбез. Канун нигезендә шулай. Ике ай алдан барсына да бу хакта белдердек. Ничек булачагын да аңлаттык. Оешмага "компенсация түләве" дигән төшенчә керттек. Әгәр кемнең дә булса хезмәт хакы кими икән, компенсация карала.

– Башкортстан башлыгына, республика прокуратурасына язылган шикаятьләр килеп туган әлеге вазгыятькә нинди дә булса үзгәреш кертерме?

– Алар да (җитәкчелек - ред.), оештыручы буларак, әлеге хәлләрне белә. Журналистларның хезмәт хакларының бик үк югары булмау белән дә хәбәрдар. (2017 ел ахырында "Истоки" журналистлары хезмәт хакларының нык кимүен белдереп Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде - ред.) Әнә шуңа күрә, хәзер бюджеттан өстәмә акчалар бүлү өчен чаралар күрелә. Бу журналистларга ярдәм өчен эшләнә. Күз ачып йомганчы эшләнә торган эш түгел ул. Бюджетның үзенең регламентлары һәм кагыйдәләре бар. Анда кесәңнән чыгардың да бирдең кебек итеп булмый.

1 февральгә кадәр тәкъдим әзерләү миңа куелган бурыч иде. Яхшы тәкъдим әзерләнде дип саныйм. Аны республика җитәкчелеге, башка дәүләт оешмаларындагы җитәкчеләр дә, финанслар министрлыгы да хуплады. Аның нигезендә бөтен журналистларның да хезмәт хакларын яхшырту ята. Хәзер ул төрле тикшерүләр уза.

– Ә каләм тотып яза торган журналистларның бүгенгә кадәр хезмәт хаклары күпме иде?

– 2017 ел нәтиҗәләренә күрә, 20 мең 412 сум тирәсе. Бу уртача хезмәт хакы. Район, шәһәр һәм республика газетларын, журналларын барсын бергә кушып исәпләгәндә әнә шулай килеп чыга. Башкалар белән чагыштырганда "Республика Башкортстан"да иң күп хезмәт хакы алучылар эшли. Аларның уртача хезмәт хакы бүген 29 мең тәшкил итә.

– Сезнең барлык басма матбугатнының бер оешмага берләшүе Татарстанның "Татмедиа" үрнәгендә булган идеме?

– Әйе, нәкъ шулай.

– Нигә берләштерү кирәк дип санадыгыз? Бөтен яктан да караганда файдасы нидә иде аның?

– Эшне оештырганда һәр редакциядә дә кабатлана торган гамәлләр бар. Аңа көч тә, акча да сарыф ителә. Хәзер без беркадәр эшләрне бер офиска күчердек. Үзәкләштерелү булмаган булса, икътисади кыенлыклар сәбәпле күпләгән редакцияләр ябылган, алар соңгы чорда барлыкка килгән хәлләргә түзә алмас иде.

Акчаның иң күп өлешен кәгазь газетлар китерә

Аны икътисади кризиска гына аударып калдырырга да ярамый, чөнки укучыларның күбесе хәзер интернетта, алар басмаларның электрон вариантларын укый. Ә акчаның иң күп өлешен кәгазь газетлар китерә бит. Интернеттан без тиеннәр генә алабыз. Чөнки төп керемне агрегаторлар үзләрендә калдыра. Хәзер безнең интернеттагы аудитория 1 млн 200 мең кеше. Әмма ул акча китерми дияргә була. Абунәчеләр саны да кимүгә таба бар. Үзәкләштерелгәнгә күрә, безнең оешма керем һәм чыгымнарны баланста тота. Керемнәр кими, әмма үзәкләштерелгәнгә, күп кенә чыгымнарны да киметә алдык.

Мисал өчен, без үзәкләштерелгән сатып-алулар оештырабыз. Бу эштә без зур акчаларны янга калдыра алдык. Биналарны җыештыруны гына алыйк. Элек барлык редакцияләрдә дә җыештыру 13 млн сумга төшә иде. Тендор үткәрдек һәм бу эшләрнең барсын да эшләячәк ширкәт килде. Ул аны 9 млн сумга башкара. Әнә шулай итеп 4 млн янга калды.

Полиграфия хезмәтләрен алыйк. Тендорга чыгарганда бәяләрне ике мәртәбә төшерергә була. Газетны 600 мең сумга бастырырга телибез дип белдерәбез, ә тендор үткәреп килешүне 300 меңгә төзибез. Хәзер бу базарда көндәшләр бик күп. Үзәкләштерү нәтиҗәсендә күпләп сатып алганда акчаны янга калдырган мисаллар шактый күп. Безнең керемнәр дә кими һәм шулай ук чыгымнарны да киметәбез.

– Тендорлар үткәргән вакытта үзләренә якын булган оешмалар катнаша, җитәкчелеккә якын булган оешмалар ота дип тә әйтәләр. Башкортстанда мондый хәлләр күзәтеләме?

– Мин бөтен кеше өчен дә әйтә алмыйм. Кайдадыр андый очраклар да бар. Мин үзебездә үтә торган сатып алуларны күзәтәм, куелган таләпләргә күрә үз кешеңне, үз фирмаңны, йә булмаса компанияңне үткәреп булмый дирялек. Син ачык базарга чыгасың һәм күп кенә сатып алу акционда үтә. Анда үз кешеңне китерү мөмкин түгел диярлек. Тендорда катнашучылар куелган таләпләрне үти алганга бәяләр нык төшә. Ә кайбер юнәлешләрдә аукционда катнашырга теләүчеләр бик аз, йә бөтенләй юк. Әнә шул сәбәпле без бик зур кыенлыклар белән аны үткәрәбез.

"Кызыл таң" газеты редакциясе ишегендәге язу
"Кызыл таң" газеты редакциясе ишегендәге язу

– Татарстанда "Татмедиа" системындагы газет-журналлар үзәктә әзерләнгән хәбәрләр җыелмасын да үзләрендә биреп барырга тиеш. Һәр районның, каланың үз үзенчәлеген исәпкә алганда, бу җыелма аларга кызык та булмаска мөмкин. Сездә бу ягы ничек тора?

– Без уртак контект булдырдык. Ул бер багана, баган ярым да булырга мөмкин. Анда республика өчен әһәмиятле яңалыкларны бирәбез. Район газетларына андый язмалар эшләү, хәбәрләр туплау кыенга туры килер иде. Мисал өчен, ул террорга каршы, экстремизмга каршы көрәш темалары булырга мөмкин. Башта халык моңа каршы булган иде.

Минемчә, хәзер без халыкка, укучыга кызыклы булырдай темалар таптык дип исәплим. Без аны "Республика бүген" дип атадык. Күләме белән дә, мәкаләләре белән дә Татарстанда әзерләнә торган кушыматадан кимрәк ул. Ә калган балык материалларны редакция үзе әзерли.

– Татарстандагы татар телле мәгълүмат чаралары үзләренең интернет сайтларында русча хәбәрләр, мәкаләләр бирә башлады. Башкортстанда башкорт телен, башкорт телендә басылган матбугатны саклау сәясәте киләчәктә ничегрәк булачак?

– Без әлегә кадәр бер генә башкортча басманы да япмадык. Шулай ук татар, чуаш, мари, удмурт телләрендәге басмалар да калды. Бер оешма булгач та алар ничек эшләгән, шулай эшләүләрен дәвам итә. 150-200 тиражлы басмаларны без региональ газетлар белән берләштердек. Безнең ябу, йә булмаса форматларын үзгәртүгә карата бернинди планнарыбыз да юк. Милли басмаларның тиражлары аз, бу безне борчый. Без район һәм шәһәр хакимиятләрен дә, милли үзәкләрне дә үз якларыннан булышырга чакырабыз. (Нәшрият йортының үзенең интернеттагы сайты рус телендә генә - ред.)

– Акрынлап милли проблемнар турында да русча язмаларга күчәргә дигән уегыз юкмы?

– Ул хакта уебызда да юк. Милләтләр турында рус телле басмалар болай да яза. Әмма милли басмаларның эчтәлеге бөтенләй башка. Алар традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәният, тарихны, милли бәйрәмнәрне яктырта бит. Без дә үз ягыбыздан булдыра алганча ярдәм итеп киләбез.

* * * *

Азатлык Башкортстан басмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары тирәсендәге вазгыятьне күзәтеп барачак. Акча кимү очракларын сәхифәбезнең форумына да язарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG