Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе татар телен мәҗбүри укыган өчен компенсация түләү мөрәҗәгатен кире какты


Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы

19 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде. Анда сүз "татар телен мәҗбүри укытулары өчен" мораль зыянны каплату турында иде.

Гавриленко-Зыятдинова үз шикаятендә яңа карар кабул итүне, "мораль зыян өчен компенсация түләү таләбен канәгатьләндерүне" сорады. Мәхкәмә утырышында ул үзе катнашмады, "канунсыз эзәрлекләүләрдән" куркып, Мәскәүгә киткән иде.

Гавриленко-Зыятдинова сүзләренчә, ул Юагры мәхкәмәгә утырышны кичектерүне сорап телеграм җибәргән булган, ләкин мәхкәмә аны кире каккан. Шулай итеп, Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карарны гамәлдә калдырды, аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде, дип яза "Idel.Реалии".

Былтыр көз Казаннан өч бала анасы Гавриленко-Зыятдинова улының сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булганы өчен 1 миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак ул, улының урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмавы өчен рухи зыянны каплауга өстәп, репетиторлар өчен түләнә алган "матди зыянны" да каплауны таләп итте. Бу "зыянны" ул 1 миллион 750 мең сум дип бәяләде.

"Улымның репетиторына 7 ел дәвамында бер дәрес өчен уртача 500 сумнан түләп барлыгы 1 млн 750 мең сум акча тотыла алган булыр иде дип санап чыгардым", дип аңлатты Гавриленко-Зыятдинова "зыян" өчен акчаны арттыру сәбәбен.

7 ноябрьдә Казанның Вахитов раойны мәхкәмәсе Ольга Гавриленко-Зыятдинованың "татар телен укытудан килгән зыян" өчен 2,75 млн сум компенсация түләтү турында шикаятен канәгатьләндермәде.

Гавриленко-Зыятдинованың интернетта татарларны "чаплашка" дип атаган сүзләре дә таралды. Ул бу сүзләрне "мин язмадым, улым язган," дип акланды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG