Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны Вконтактеда мыскыллаган Ольга Гавриленко-Зыятдинова Путиннан яклау сорый


Ольга Гавриленко-Зыятдинова
Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Вконтактеда татарларны кимсетүче постлары белән танылган Ольга Гавриленко-Зыятдинова Русия президенты Владимир Путиннан яклау сорап видеомөрәҗәгать чыгарган. Ул "канунсыз эзәрлекләүләрдән яклауны" сорый.

"Мин Мәскәүдә. Казаннан китәргә мәҗбүр булдым. 9 февральдә фатирымда тентү узды. Эзәрлекләү һәм басым шартларында мине федераль үзәк кенә яклый алачак дип саныйм. Бу барысы да минем "Уютный дом" идарәче ширкәт белән бәйле эшчәнлегем өчен дип уйлыйм" ди Гавриленко-Зыятдинова.

Путиннан һәм федераль оешмалардан ул үзен һәм гаиләсен "канунсыз эзәрлекләүләрдән" яклауны, Татарстанның идарәче ширкәтләргә, аерым алганда, "Уютный дом"га карата тикшерү уздыруны, Казан башкарма комитеты түрәләрен дә тикшерүне сорый.

Күптән түгел Татарстан тикшерү комитетының Вконтакте социаль челтәрендә татарларны мыскыл итеп язылган фикер өчен җинаять эше ачуы билгеле булды. 8 февральдә тикшерү комитеты Казанның Совет районы мәхкәмәсенә Ольга Гавриленко-Зыятдинованың өендә тентү уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән. 9 февральдә аның фатирында тентү уздырылган.

Казаннан өч бала анасы Гавриленко-Зыятдинова Вконтакте сәхифәсендә татарларны "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән атады. Соңрак ул "әлеге сүзләрне мин язмадым, улым язды" дип акланды.

Берничә казанлы интернетта татарларны кимсетү турындагы сүзләр өчен Ольга Гавриленко-Зыятдинованы прокуратурага шикаять итте.

Моннан тыш, ул улына татар телен мәҗбүри рәвештә укытканнары өчен компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе белән дә танылды. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аның шикаятен канәгатьләндермәде.

XS
SM
MD
LG