Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел галиме Русия мәктәпләрендә милли телләр саны дүрт-бишкә генә калырга мөмкин дип фаразлый


Русия мәктәпләрендә укытылучы милли телләр саны елдан ел кими. Берничә елдан алар дүрт-бишкә генә калыр дип фаразлый тел галимы Михаил Осадчий.

"Русиядә 100ләп тел бар. Ләкин аларның азы гына белем бирү теле булып тора. Аларның саны чынлап та бик тиз кими. Мәсәлән, 2015 елда Русиядә 18 телдә белем бирү алып барыла иде. 2016 елда 13кә калды. 2017 ел турында мәгълүмат әлегә юк, ләкин тагын кимү булыр дип шикләнәм. Күрәсең, берничә елдан белем бирү телләре дүрт-бишкә генә калачак", дип белдергән РИА Новостига Александр Пушкин исемендәге урыс теле дәүләт институты профессоры Михаил Осадчий.

Аның сүзләренчә, әгәр нинди дә булса телдә укыту процессы бармый икән, ул табигый рәвештә юкка чыга. Осадчий бары тик мәгариф системы гына телне коткарып кала, яисә үтерә ала дип саный.

"Монда проблем бер яктан сәяси, икенче яктан, икътисади. Телләр өйрәнү өчен шартлар тудыруга күп акча кирәк. Күп илләр моңа моны эшли. Әйтик, Германиядә бер баланың ата-анасы туган телендә белем алуны сорап гариза язса, мәктәп идарәсе аның бер үзенә генә булса да әлеге мөмкинлекне тудырырга тиеш", ди профессор.

Осадчий сүзләренчә, Русиядә ана теле дип аталган дәрес бар. Ул мәҗбүри програмның төбәкләр формалаштыра торган өлешенә карый. Шуңа күрә күп төбәкләр әлеге програм нәтиҗәсендә үз телләрен саклый ди Осадчий.

Татарстанда узган көзгә кадәр татар телен өйрәнү барлык мәктәпләрдә дә мәҗбүри иде. Ләкин Русия президенты Владимир Путин урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту - ярамаган хәл дип белдергәннән соң Татарстан мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды. Нәтиҗәдә татар теленең дәүләт теле буларак та, ана теле буларак та бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG