Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан рәсмиләре Рәми Гарипов исемендәге гимназиядән "башкорт" статусы алынмаячак дип ышандыра


Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясе бинасы

Башкортстан мәгариф министрлыгы Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясеннән "башкорт" атамасы алына дигән хәбәрне кире кага. Бу турыда Азатлык соравына министрлыктан килгән җавап хатында белдерелә. Хатта "башкорт" сүзе кала диелгән.

"Рәми Гарипов исемендәге гимназия атамасыннан "башкорт" сүзен алу мәсьәләсе каралмый. Киресенчә, бүгенге көндә Башкортстан мәгариф министрлыгына караган барлык дәүләт мәктәп-интернатларында белем бирү сыйфатын арттыруга бәйле эш алып барыла", дип язган министрлык вәкиле Жанна Миңнекәева.

Хатта белдерелүенчә, гимназиядә башкорт телен өйрәтү гамәлдәге кануннар һәм белем бирү телләре турындагы нигезләмәгә таянып башкарыла. "Әлеге нигезләмәгә ярашлы, төп белем бирү програмнары урыс телендә, өстәмә белем бирү програмнары башкорт һәм урыс телләрендә башкарыла" диелә.

Башкорт мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен махсус оештырылган "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев сайлаулардан соң гимназияләрнең статусын үзгәртү кабат калкыр дип уйлый.

Ирек Агишев
Ирек Агишев

"Бездәге мәгълүматларга караганда, Башкортстанда урыс телле балалар һәм аларның ата-аналарының хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Галина Лучкина Мәскәүгә республикадагы кайбер уку йортларының статуслары уңаеннан шикаять язган. Ул Рәми Гарипов исемендәге республика һәм Уфадагы Мостай Кәрим исемендәге гимназия статусларын күтәргән. Әлегә министрлык һәм мәктәп җитәкчеләре статус үзгәрми дип тынычландырса да, бу мәсьәлә сайлаулардан соң кабат күтәрелер дип уйлыйм. Без, әлбәттә, гимназиянең язмышы өчен көрәшәчәкбез. Кирәк икән, мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итәрбез дип торам. Башкорт телен укыту сәгатьләре кимү уңаеннан без Башкортстанның Мәгариф министрлыгын мәхкәмәгә бирергә җыенабыз. Шулай ук Русиянең Мәгариф министрлыгын да мәхкәмәгә бирү турында уйлыйбыз. Чөнки милли телләрне кысу канунга каршы килә, диде Азатлыкка Агишев.

Март башында Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназия-интернатыннан "башкорт" сүзе алып куела дигән хәбәр шау-шу тудырган иде. Гимназиянең яңа низамнамәсендә башкорт теленә урын юк дип ПроУфу басмасы язып чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG