Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Скрипальне агулаган матдә аның кызының чемоданында килгән дип фаразлана


Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипальне агулаган матдә Британиягә аның кызы Юлиянең чемоданында килгән булырга мөмкин. Чемодандагы әйберләр Мәскәүдә үк агуланган булу фаразы карала.

Юлия Скрипаль Британиягә Мәскәүдән 3 мартта очкыч белән килгән. Аның чемоданындагы киемнәр, косметика, бүләкләр Русиядә үк агуланган булырга мөмкин. Мондый фаразны The Telegraph басмасына Британия махсус хезмәтләрендәге чыганак җиткергән.

Басма чыганагының берсе белдерүенчә, һөҗүм оештыручылар Юлиянең фатирына кергән һәм чемоданына агулы матдә салган булуы ихтимал. Британия махсус хезмәтләре һөҗүм итүчеләр үзләре Солсберига килеп агулаган дигән фараздан баш тарткан, дип яза The Telegraph.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, шулай ук агуланып хастаханәгә эләккән полиция хезмәткәре Ник Бэйли Скрипаль һәм аның кызы аңсыз килеш табылган урында түгел, ә Скрипальнең өендә агуланган булырга мөмкин.

Сергей Скрипаль – Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алган иде. Берничә елдан аны ярлыкап иреккә чыгардылар. 2010 елда аны Русиянең АКШта тоткарланган агентларына алыштырдылар.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә, икесе дә мәрткә киткән.

14 мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй Сергей Скрипальне агулауда Русияне гаепләде һәм 23 дипломатның илдән чыгарып җибәреләчәге турында белдерде. Моңа җавап итеп Русия тышкы эшләр министрлыгы Британия дипломатларын илдән чыгару турында әйтте.

XS
SM
MD
LG