Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәләре һәм армияләрендә мөселманнар үз тәртипләрен урнаштыра. Мөселманнар белән инде "блатной"лар да хисаплашырга мәҗбүр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имамнары тарафыннан республика колонияләрендә вәгазь атналыгы башланып китте. Мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре сишәмбе көнне Казан шәһәренең 18нче колониясендә булдылар. Алар шулай ук 19нчы колония, 1нче тикшерү изоляторы, Яшел үзән районы Карамалы Тау авылында урнашкан 5нче колониядә вәгазьләр белән чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк, ислам диненең төрмәләргә үтеп керүе арта бара.

Иректә типтереп яшәгәннәр тимер рәшәткә артына эләккәч имамга әйләнә

Русия төрмәләренең берсендә утыручы дагыстанлы Руслан (шулай дип таныштырды) үзен шәригать кушканнарны үтәп баручы мөселман дип белдерә. Исламга төрмәгә утыргач кына тартылган һәм аның кебекләр монда шактый булуын әйтә.

"Күпләр төрмәгә эләккәч диннәрен алмаштыра. Иректә типтереп яшәгәннәр тимер рәшәткә артына эләккәч имамга әйләнә, чөнки монда мөселманнар җәмәгате ул бер агым кебек хәрәкәт итә. Алар төрмәдә гадәткә кергән "блатной"лар тәртипләрен кире кага. Шул ук вакытта кайберәүләр "блатной"лар тәртипләре белән яшисе килмәгәнлектән дини булып кылана. Аларның ни дәрәҗәдә дини булуын Аллаһ кына белә”, дип сөйләде ул Idel.Реалиига.

Руслан сүзләренчә, ул утырган лагерьдә ислам җәмәгатенең нигезен Төньяк Кавказлар тәшкил итә, әмма ара-тирә башка милләт вәкилләре дә бар икән.

"Монда без бер гаилә кебек. Шул ук вакытта төрле милләт вәкилләренең үзара тарткалашу очраклары да була”, ди ул. Андый очракларда мәсьәләне "абруйлы тоткын" (положенец) һәм имам хәл итә икән. "Лагерьдә үзенең һәр тоткыны өчен положенец һәм имам җавап бирә. Кайбер мәсьәләләрне алар бергә хәл итә”, ди Руслан төрмәдә баланс булуын искәртеп.

Төрмәдә ислам кабул итүнең төп сәбәбе - "блатной"ларга буйсынырга теләмәү

Алар төрмәсендә положенец та, имам да – кавказлар икән. Төрмәдәге ике социаль төркемнең бер-берсенә яраклашуы өчен бер төбәктән булуы да мөһим дип саный ул. "Бездә положенец грузин, ягъни кавказлы, шуңа аның белән уртак тел табып була", ди Руслан.

Аның әйтүенчә, тоткыннарның ислам кабул итүнең бер сәбәбе - ул "блатной”лар кануннарына буйсынырга теләмәү. Ягъни алар куйган тәртипләргә буйсынып яшәгәнче, намаз уку, мәчеткә йөрү, ягъни мөселманча яшәү җиңелрәк. Шул ук вакытта, Руслан сөйләвенчә, исламны кабул итүчеләр арасында, ислам динендә тынычлык, гаделлек таптык дип сөйләүчеләр дә шактый икән.

Мөселманнар төрмәдә
Мөселманнар төрмәдә

Элегрәк Алтай өлкәсенең Рубцовски төрмәсендә утыручы Илмир Имаев Азатлыкка хат юллаган иде. Ул үзенең язмасында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен аңлатты. Ул мөселманнарга намаз укырга рөхсәт ителгәнен һәм мәчет төзелә башлаганын да язды.

"Тоткыннар 2015 елның 9 маенда баш күтәрмәсә һәм өелешеп сугышуда күпләгән мөселман катнашмаса, болар мөмкин булмас иде ди Илмир ага. Бу ризасызлык гамәлендә катнашкан күпләгән мөселманнарны Алтай өлкәсенең башка төрмәләренә таратканнар һәм шулай ук кайберләрен кырыс шартлы "Мичкә"гә дә ("Бочка") җибәргәннәр.

Шулай ук Татарстанның Нижние Вязовые төрмәсендә утыручы Мисбах Сәхәбетдиновка да башка мөселманнар ярдәм итүе билгеле. "Мисбах бабай ятып тормый. Намазларга йөри, кәефе яхшы. Мөселман кардәшләр аны "безнең бабай" дип йөртәләр. Мөмкин булганча булышалар", дигән иде "Ярдәм" мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов.

Армиядә ислам кабул итүчеләр бар

Армиядә төрмә белән чагыштырганда күпкә ябык мохит хөкем сөрә, әмма анда да төрмәдәге кебек процесслар күзәтелә. Гаскәрдә хезмәт итүче кавказлы Мурад сүзләренчә, армиядә егетләр күбрәк чыккан төбәккә карап төркемгә бүленә. Бигрәк тә бу кавказларга хас.

"Армиядә азәрбайҗан һәм әрмәннәр дә бер-берсенә карата бертуганнар кебек", ди ул. Шул ук вакытта намаз укучылар бер тирәдәрәк йөри икән. Намаз укырга рөхсәт ителә, әмма хәрби бүлектә мәчет юк.

Мөселман кешесе ислам нигезендә гамәл кыла икән, аны башкалар да яклый

"Минем бүлектә кавказлар таҗикларны бик хөрмәт итә, чөнки алар гамәлләрендә бер-берсенә охшаш. Татарларның бер 30% шулай ук кавказлар, таҗиклар кебек намаз укый. Әгәр мөселман кешесе ислам нигезендә гамәл кыла икән, алар бер-берсен яклый. Әгәр юк икән, ул инде урыслардан берни белән дә аерылмый, шуңа мөнәсәбәт тә башка”, ди Мурад.

Мурад әйтүенчә, "урыслар белән артык якын килеп аралашу юк, алар безгә охшамаган, үз-үзләре тотышлары да, гадәтләре дә башка". Ул Татарстаннан чыккан татарларның күпчелектә тәртипле, тыныч, низаглар тудырмаучы буларак сөйли. Аларның кайберләре нәкъ армиядә намазга басуын әйтә. Армиядә ислам кабул итүче башка милләтләр дә очрый икән.

“Бер урыс ислам кабул итте. Аны мөселманнар үгетләде. Мин бер татар белән казакъка намаз укырга өйрәтәм. Тагын бер татар кызыксыну белдерде”, ди Мурад.

Гаскәрдә. Архив фотосы
Гаскәрдә. Архив фотосы

Башта Тольятти, аннары Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә хезмәт иткән Азат Хөснетдинов элегрәк Азатлыкка белдерүенчә, Тольяттида Дагыстаннан килгән мөселманнар булган, алар намаз да укыган.

Татарстаннан килгән татарлар барсы да мөселманнар, әмма намаз укымый иделәр

"Безнең Татарстаннан килгән татарлар барсы да мөселманнар, әмма намаз укымый иделәр. Намаз укучылар командирлардан сорый иде һәм аларга каршы килмәделәр. Алар күп очракта намазларын иртән һәм кичен укыдылар. Алар сыер итен генә ашады, сосискалар ашамадылар. Түбән Камада Кавказдан, Дагыстаннан чакырылганнар бар иде, әмма намаз укучыларны күрмәдем", диде ул.

Мөселманнарның хокукларын яклаучы адвокат Дагир Хасавов Азатлыкка, төрмәләрдә мөселманнарга карата мөнәсәбәт начар, әмма бу хакта кычкырып әйтелми, зурга китсә мөселман тоткыннары өчен хәлләр аянычлы тәмамланырга мөмкин, дип әйтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG