Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә президент сайлау

18 март Русиядә президент сайлау узды. Азатлык көннең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

  • Президентлыкка сигез намзәт дәгъва итте:​ Сергей Бабурин (59), Павел Грудинин (57), Владимир Жириновский (71), Владимир Путин (65), Ксения Собчак (36), Максим Сурайкин (39), Борис Титов (57), Григорий Явлинский (65) (намзәтләр турында белешмә)
  • Рәсми нәтиҗәләр: Владимир Путин – 76,67%​, Павел Грудинин – ​11,79%, Владимир Жириновский –​ 5,66%, Ксения Собчак – 1,76%, Григорий Явлинский – 1,04%, Титов – 0,76%, Cурайкин – 0,68%, Бабурин – 0,65%.
  • Тавыш бирүдә сайлаучыларның 67,98% катнашкан
  • Татарстанда Путин 82,09% җыйган, Башкортстанда – 77,65%

ТАТАРСТАНДА да хәрәмләшүләр әз түгел. Төрле фиркаләр, штаб вәкилләре күпсанлы канун бозулар яки сәер хәлләр турында хәбәр итә. Менә аларның кайберләре:

  • Саулау кәгазьләрен күпләп тартмага ыргыту. Мисал өчен, видеокүзәтүчеләр хәбәр иткәнчә, Бөгелмәнең 1111нче сайлау бүлгесендә көн дәвамында кайбер сайлаучылар берничә сайлау кәгазен ыргыткан.
  • Кешеләрне эш һәм уку урыннарыннан тавыш бирергә мәҗбүр итү. Мисал өчен, "Голос" күзәтүчесе сүзләренчә, "Позис" җитәкчесе хезмәткәрләрен тавыш бирергә мәҗбүр итә, ширкәтнең кайбер хезмәткәрләре шалтыратып, башкаларның тавыш бирү-бирмәүләрен контрольдә тота.
  • Сайлау бүлгеләрендә чит кешеләр булу. Мисал өчен, Казанның 331нче бүлгесендә бюллетеньлы сейф бүлмәсендә чит кешеләр бар дип хәбәр итә Грудинин штабы. Күзәтүчеләрне ул бүлмәгә кертмиләр.
  • Кайбер күзәтүчеләрне сайлау бүлгеләренә кертмиләр яки чыгаралар. Казанның 351нче бүлгәсенә Явлинскийның ышанычлы кешесе Борис Фанюкны таныклыгына карамастан кертмиләр.

Грудинин штабының Татарстан бүлеге матбугат үткәргән очрашуында аның вәкиле Артем Прокофьев төрле дәрәҗәдәге сайлау комиссияләренә барлыгы 133 шикаять җибәрүләрен белдерде. "Бу сайлауда телдән әйтелгән шикаятьләргә бөтенләй игътибар бирмиләр", ди ул.

Сайлау көнендә сайлау урыннары ярминкәгә әйләнде, күп урында очсыз бәягә тауар саталар. Азатлык сайлау урынында һәм очсыз саналган "Магнит" кибетендә бәяләрне чагыштырды.

Сайлау бәяләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Казанда "Мин тавыш бирдем" дигән концерт-тамаша башланды.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе: Мәскәү вакыты белән 17:08гә сайлаучыларның 51,9%-ы тавыш биргән.

Иң актив төбәкләр (15:00га мәгълүмат) – Чуашстан (71,76%), Ямал-Ненец автоном төбәге (69,93%), Чечня (68,56%).

Дагыстан, 380 номерлы сайлау бүлгәсе. Видеода җирле вакыт белән 12:40та ачыктан ачык сайлау тартмасына күпләп сайлау кәгазьләрен кертү күренә.

Facebook-тан бер фикер:

15:00гә Татарстанда сайлаучыларның 58.78% тавыш биргән дип хәбәр итә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе.

Иң күп тавыш биргән район – Кайбыч (95%). Икенче урында Әтнә районы (89,98%), өчен урында Апас районы (89,39%) бара.

"Артта калучы" районнар исә Казанда: Идел буе районы (44,44%), Киров районы (43, 20%), Совет районы (43,03%).

дәвам

XS
SM
MD
LG